Логотип
Йолдызнамә

Син нинди кайнана, әби ягъни тёща булачаксың?

(йолдызнамә)


(йолдызнамә)

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Әлеге йолдызлыкта туганнар баласының икенче яртысына менә дигән кайнана (тёща) булачак. Кулыңнан килгәнчә, аңа ярдәм итәргә, юнәлеш бирергә тырышачаксың. Аларның гаилә эшләренә дә катышмаячаксың, үзең дә теләмичә ачуланышуларының шаһиты булсаң, кайсы як хаклы, шул якка басачаксың. Кияү яки килен ягыннан сиңа карата хөрмәтнең эзе дә булмаса, «сугыш» игълан итәргә дә күп сорап тормассың.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Һәрвакыт бушлай консультацияләр бирергә яраткан кайнана булачаксың, шуңа күрә кияү/килен киңәшеңне бер сүзсез үтәп барганда гына синең белән дуслаша алачак. Шуның өстенә синдә булган көнчелекне алар җиңә алса гына дуслык күпере ныгыячак. Кыскасы, сезгә бер дөньяда икәүләп яшәргә өйрәнергә туры килер. Балаңның мәнфәгатьләрен үз амбиция һәм хисләреңнән өстенрәк куйсаң гына, тыныч тормыш барып чыгачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Искиткеч каенана булырсың. Ә беләсеңме, ни өчен? Чөнки син яшьләр гаиләсендәге хәлләргә битараф булачаксың. Катышырга да, өйрәтергә дә омтылмассың. Сирәк күрешү хәерле дип яшәүчеләрдән син. Чөнки үзең тулы канлы тормыш белән яшисең. Хоббиең, планнарың, үз тормышың бар. Балалар зур инде, проблемаларын үзләре хәл итәргә тиеш дип уйлыйсың. Ләкин бер түбә астын бүлешергә туры килсә, килен йә кияүнекен генә түгел, үз балаңның да канын эчәчәксең. Юк, сәбәп тә кирәк түгел, профилактика да бар бит әле.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Бик куркыныч кайнана булырсың кебек. Кияү яки киленең синең балаңа начарлык эшләмәсен дип даими рәвештә тикшереп торачаксың. Моңа әле көнләшү дә өстәләчәк. Балаңның игътибары өчен икенче яртылары белән көндәшлек тә итәчәксең. Кияү яки киленең алтынга тиң булсалар да, балаңа лаек түгел кебек тоелачак. Оныклар тугач кына ярсуың басылыр, чөнки игътибарың аларга күчәчәк, шулай да күз кырые белән булса да гаилә мөнәсбәтләрен күзәтеп торачаксың.

Арыслан (23 июль – 22 август)

Бер караганда, кияү/килен белән дуслашыр өчен барысын да эшләячәксең: бүләкләр бирү, төрле темаларга аның белән сөйләшү, ярдәм итү... Икенче караганда, әлеге кеше синең балаңа начар мөнәсәбәттә кебек тоелса, һәр уңайлы очракта аңа «төрттереп» алачаксың, ә ул җавапсыз калмаса, ахыры хәерле булмас.

Сөмбелә (23 август – 22 сентябрь)

Син шундый кайнана булачаксың, балаң икенче яртысын үзе үк синең күз уңыннан яшерергә тырышачак. Беренчедән, сиңа ярап булмый: балаңның яры идеаль булырга тиеш дип саныйсың, ә бу мөмкин хәл түгел. Икенчедән, килен/кияү аз акча эшли, хуҗалыкны начар алып бара, балаларны дөрес тәрбияләми, гомумән, аның бер җүнле сыйфаты юк кебек. Һәм бу хакта авыз йомып утырырга җыенмыйсың да. 

Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь)

Кияү/килен хакына күп нәрсәләр эшләячәксең, тик һаман да нәрсәдер таләп итәчәксең, бәйләнәчәксең. Болар барысы да елмаеп кына эшләнәчәк. Шуның өстенә гаиләнең яңа әгъзасын үз территорияләреңә: кухняга, бакчага, хәтта ваннага кертү психологик яктан авыр булачак. Тулысынча ияләшеп беткәч кенә аның белән мөнәсәбәтләр җылыначак, ышаныч артачак. Әмма бу конфликтлар булмаячак дигән сүз түгел. 

Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь)

Кеше алдында мактап туя алмассың, яшь гаиләгә акчалата ярдәм итәргә тырышырсың, түземсезләнеп оныклар көтәрсең. Тик килен/киявеңнең һәр адымын тикшереп, кирәксә-кирәкмәсә шәрехләп, үзеңнең фикерләреңне ирексезләп тагып торачаксың. Әгәр бер тапкыр хаталана икән, ул гафу ителмәячәк. Кан дошманга әйләнергә дә мөмкин. 

Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь)

Менә дигән тёща булырсың, ә менә кайнана... Эш шунда: син хатын-кызларны бик яратмыйсың. Үз кызыңны да, киленеңне дә игәүләп кенә торачаксың. Хаклымы, хаксызмы һәрвакыт улың/киявеңне якларсың. Ә аларның хатыннары ни генә эшләсәләр дә, гаепле булып калачак. Моннан кала, киявең белән мөнәсәбәтләрең әби-кияү рамкаларына гына сыймаячак. Аның белән утырып чөкердәшә-чөкердәшә чәйләр эчү гадәти хәлгә әверелер, хәтта бергәләп футболга барырырга да риза булырсың . 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 21 гыйнвар)

Синнән искиткеч, матур, сокландыргыч кайнана килеп чыгачак. Балаларыңның тормыш иптәшләре хөрмәт итеп, яратып «Әни» дип атаучылар кавеменнән үзең! Төрле сораулар, хәтта интим мәсьәләләр буенча да киңәш сорап килергә мөмкин сиңа. Һәрьяклап ярдәм итәргә әзерсең. Балалар арасында сүз йөртмичә, булган аңлашылмаучанлыкларны зирәк кенә бетереп яшәячәксең.

Сукояр (20 гыйнвар – 18 февраль)

Кияү/киленеңне бик тиз гаилә әгъзасы итеп кабул итәчәксең, шулай да яшьләр белән үз территорияңне бүлешергә теләмәячәксең. Балалар аерым яшәргә тиеш дигән фикереңнән бер адым читкә тайпылмыйча, үз почмакларын булдырырга ярдәм итәчәксең. Аларның көнкүреше синеке белән генә кисешмәсен! Бәйрәмнәрдә исә рәхәтләнеп кунак итәрсең, айга бер тапкыр идеаль кайнана булу кыен түгел анысы. 

Балыклар (19 февраль – 20 март)

Син иң яхшы кайнана булырсың төсле, ләкин тормышта алай булмаячак. Кияү/киленеңә туйның икенче көнендә үк урыннарын «күрсәтеп», синең белән дистанция тотарга кирәклегенә ишарә ясарсың. Яшьләр аерым яшәсәләр, гаилә хәлләре белән кызыксынуны да кирәк тапмассың. Ләкин шул ук вакытта балаңның тормыш иптәше берәр ярдәм сораса, ике дә уйламыйча кулыңнан килгәннең барысын да эшләячәксең. Аның өчен түгел, ә балаңның тынычлыгы өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мин бу йолдызлэмэ белэн хич килешмим, мин чаян бием киленемне уз кызым кебек яратам , бер эшенэ дэ тыкшынмыйм ,улымнын осте чиста ,тамагы тук балалар тэрбияле ,ой чиста , тагы нэрсэ дип аны таларга

    Хәзер укыйлар