Логотип
Йолдызнамә

Сез гашыйк булучанмы? (Йолдызнамә)

Язга аяк басабыз, димәк, һәркемнең гашыйк буласы килә башлаячак. Әмма кайберәүләр ел фасылына карамастан, һәрвакыт кемгәдер гашыйк, икенчеләргә яз да тәэсир итми. Алар – тугры. Йолдызлык буенча билгеләп карыйк әле. Туры килерме?


Язга аяк басабыз, димәк, һәркемнең  гашыйк буласы килә башлаячак.  Әмма кайберәүләр  ел фасылына карамастан, һәрвакыт кемгәдер гашыйк, икенчеләргә яз да тәэсир итми. Алар – тугры.  Йолдызлык буенча билгеләп карыйк әле. Туры килерме?


12 нче урын — Сөмбелә
Сөмбелә йолдызлыгында туучылар  соңгы урында, чөнки гомерләре буе бер генә кешене яраталар.  Бер тапкыр һәм мәңгегә гашыйк булалар. Әмма аларны пуритан дип атап булмый. Киресенчә, бу билгенең сексуаль тормыш төрлелеге һәркем көнләшерлек. Алар кайнарлык белән  уңайлы хисләрне бутамый: хисләр — гомер буе, ә роман — эш пошудан гына. 


11 нче урын — Кәҗәмөгез
Типик Кәҗәмөгез балачагында ук уйлап табылган образга гашыйк була, аннары шуны гомере буе эзли. Үтә төгәл Кәҗәмөгез бары идеалын таба. Иң кызыгы — балачактагы образның соңгы штрихына кадәр туры килгән кешене табуы. Ә менә калганнар  борчып та тормагыз, юкка гына тырышасыз.


10 нчы урын — Чаян
Менә бу борылыш! Иң җәнҗаллы, дәртле билге дигән репутация Чаянга очраклы гына ябышкан: алар бик сирәк гашыйк, аның каравы, үлгәнче яратачаклар. Бу бик дәртле һәм көчле ярату. Аның ялкынында пешәргә дә мөмкин.  Бик җитди гашыйк булган Чаян гаилә кора, тугрылык саклый, йорт төзи.


9 нчы урын — Кучкар
Бу йолдызлыкта туганнар һәрвакыт гашыйк дигән тәэсир  алдавыч.  Үз-үзенә ышанган һәм нык, тәвәккәл тәкәләр, күңел түрләрендә  кыюсыз бәрәннәр. Көчле хисләрдән бик куркалар. Бу гаҗәп тә түгел: мәхәббәт алар өчен иң авырткан урын. Бу югары хис Кучкарларны көчсезгә әйләндерә. Шуңа күрә потенциаль партнерларын бик озак күзәтәләр, соңыннан гына көрәшкә ташланалар. Һәм менә бу вакытта аларны туктатып булмаячак.

 
8 нче урын — Кысла
Кыслалар мәхәббәттән курка, чөнки  бу хистән ни көтәсен белми. Бәлки, ул тыныч тормышны катлауландырыр?! Юк инде, мондый игелек кирәкми аларга.  Икенче яктан, Галәм  аларны бик тиз гашыйк булучан итеп тудырган. Шул сәбәпле, һәр симпатиянең ахырында  бәхетле мәхәббәт булыр дип өметләнә.  Шуңа күрә үз-үзләрен кулда тотарга мәҗбүрләр. Ә төнне җавапсыз мәхәббәттән елап үткәрә.


7 нче урын —  Үгезбозау
Үгезбозаулар тугры кешеләр репутациясен  алган, әмма лаексыз. Бу билге вәкилләре еш гашыйк була. Алар өчен язылмаган кагыйдә бар: башта гашыйк булырга кирәк, ә аннары  гына мөнәсәбәтләрне бәяләргә. Ләкин алар аны бәяләп тормый. Үзләренең гашыйк булганнарын беркемгә дә сөйләмиләр, хәтта сөеклесенә дә, чөнки мөнәсәбәтләрне законлаштыруга бик авырдан баралар. 


6 нчы урын — Сукояр
Рейтинг уртасындагы Сукояр йолдызлыгында туучылар һич аңлап бетерми: йә беренче караштан ук гашыйк булалар, йә еллар буе иң яхшыны эзлиләр. Бу халәт аларда дулкын кебек бара. 


5 нче урын — Балыклар
Алар һәрвакыт идеаль мәхәббәт эзли, чөнки бу  хиссез яши алмый. Әгәр гашыйк икән, алар яши һәм сулый. Ул кешенең янәшәдә булуы да кирәк түгел. Бу мөһим түгел. Балыкларга чын кешеләргә гашыйк булганчы, үз фантазияләренә гашыйк булу уңайлырак. 


4 нче урын — Арыслан
Арысланнарга, киресенчә, гашыйк булалар. Ә йолдызнамәнең патшалары бу мәхәббәтне бүләк итеп кабул итә, әмма үзләре гашыйк булмыйлар. Алар ярата белә. Бу бөек хиссез  яши дә алмый. Әмма ничек яратсалар, шулкадәр тиз кызыксынулары да сүнә. 

3 нче урын — Үлчәү
Үлчәүләрнең төп тормыш шигаре: күбрәк мәхәббәт, күбрәк, хис, күбрәк игътибар телим.  Әмма бер генә проблема бар: үз хисләрен бүләк итәргә теләгән кеше табылуга, аларның мәхәббәткә ихтыяҗлары сүнә. 


2 нче урын — Игезәкләр
Бу йолдызлыкта туган кешеләр тиз арада, бик дәртле һәм гомергә гашыйк була. Төгәлрәк әйтсәк, ярты ел саен. Алар һәрвакыт бу мәхәббәтнең гомерлек булуына, эзләгән кешесен табуына ышана. Бу – чынлап та шулай. Әмма Игезәкләр бүген – мондый, иртәгә башка төрле. Шуңа күрә бүген алар – берәүне, иртәгә икенчене ярата. 


1 нче урын — Укчы
Иң тиз гашыйк булучан һәм тугрылыксыз билге.Тугрылык буенча бәхәсләшергә була әле, әмма башкалары  дөп-дөрес. Укчылар мәхәббәтсез дә яши ала, ләкин алар ялгыз икән, бөтен тормыш мәгънәләре югала. Бирелеп, онытылып яраталар, әмма тиз яналар. Тагын бер яклары бар: сөйгән ярларына әледән-әле гашыйк булып яши алалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар