Кысла исеннән чыгармаячак, Сөмбелә компромат җыя башлый: йолдызлык билгеләре ничек үпкәли

12 урын – Кучкар
Соңгы урында Кучкар. Аны бөтенләй үпкәләтеп булмый. Кеше үпкәли икән, димәк, үпкәләткән кешенең фикере аңа мөһим. Тик бу сүзләр Кучкар йолдызлыгында туучыларга кагылмый. Алар, гомумән, читләр фикеренә колак салмый. Үпкәләмиләр, тик ачулары чыга. Сак булыгыз!
11 урын — Укчы
Укчылар Кучкарлар кебек үк бик нык темпераментлы. Укчыны үпкәләтим әле дип авыз ачу – мәгънәсез эш. Моннан кала сәламәтлек өчен дә файдалы түгел. Урыныгызга бик тиз утыртыр. Укчы белә: ул – дөньяның кендеге.
10 урын — Игезәкләр
Беркайчан да үпкәләми. Аны үпкәләтергә теләгән талпынышыгызны үзегезгә үк каршы куячак: ачы теле белән «тешләп» алачак, мыскыл итәргә дә күп сорамас, ә иң мөһиме: үзбәягезне төшерәчәк.
9 урын — Сукояр
Сукоярны үпкәләтергә теләү чынга ашмас хыял. Аңа кычкырудан да мәгънә юк. Үзбәясе кайдадыр стратосферада йөри. Сукояр белә: ул һәрвакыт хаклы. Ә моны кабул итәргә теләмәүчеләр – җүләрләр. Ә аларны өйрәтеп булмый, алар хакында бөтен кешегә сөйләргә генә мөмкин.
8 урын — Кәҗәмөгез
Кемгәдер үпкә тотып йөрергә вакыты юк. Аны эшсезләр шөгыле дип саный. Кәҗәмөгезне үпкәләтеп булмый, ләкин хәтерен калдырырга бик мөмкин. Аның иң авырткан урыны – тәнкыйть. Ләкин бер генә тапкыр хәтерен калдырырга мөмкин. Ул сезгә шундый сабак бирәчәк...
7 урын – Чаян
Чаян бер тапкыр һәм берәгәйле үпкәли. Ә иң куркынычы: «Якыннарга үпкәләргә мөмкин, ә калганнарны урынына утыртып була» дигән принцип белән яши. Ләкин үпкәләгән чаян бер тапкыр сезнең алда ишек яба икән, җир тырмап еласагыз да, ул аны ачмаячак.
6 урын – Үлчәү
Үлчәү һаман ачыклый алмый: үпкәчеме ул, юкмы? Ә ул нинди генә үпкәче! Башка йолдызлык билгеләре игътибарга да алмаган теләсә нинди саксыз сүзне үзенә кабул итеп, гарьләнәчәк.
5 урын — Сөмбелә
Теләсә нинди үпкә сүзен «йотып», берни булмаган кыяфәт чыгарырга мөмкин. Аңлаячак, гафу итәчәк. Сүз аның якыннары хакында бара. Ә калганнарга ул рәхәтләнеп үпкәли. Сөмбелә үпкәләтүчеләре турында тиз арада компромат җыеп, аларның авырткан урыннарын өйрәнеп, үч алу өчен уңайлы вакыт көтәчәк. Һәм бик шәпләп җавап кайтарачак. Шуңа да Сөмбеләләрне үпкәләтергә теләүчеләр бик аз.
4 урын — Арыслан
Үзләренә кирәгенчә сокланмаганнарга да үпкәли. Ләкин моны күрсәтми. Теләсә нинди чүп-чарга үпкәләп йөрү ханнар эшемени!?
3 урын — Үгезбозау
Үгезбозау үпкәләргә теләсә, сәбәп тапмый калмый: аны теләгәнчә бәяләмиләр, игътибар аз күрсәтәләр, йә юкка-барга аптыраталар. Җыеп әйткәндә, үгезбозаулар тәмләп үпкәләргә ярата. Үпкәсе белән ләззәтләнеп сәгатьләр буе ул хакта уйлап йөрергә мөмкин. Әгәр дә инде Үгезбозау турыдан-туры: «Син мине үпкәләттең», – ди икән, чабыгыз: бу инде үпкә түгел, ә ярсулы ачу.
2 урын — Балыклар
Көмеш медаль Балыкларга! Аларның юктан гына да хәтере калырга мөмкин. Нәкъ менә шундый репутацияне еллар буе ясыйлар, шул рәвешле, әйләнә-тирәдәгеләрне үзләренә карата бик тә нәзакәтле булырга өйрәтәләр. Балыкларның чынлап торып үпкәләве – бик куркыныч. Атналар буе сөйләшми йөрергә мөмкиннәр. Үпкәләтүчеләр мондый психологик җәзаны бик авыр кичерә һәм гомер буена сузылачак карар кабул итәләр: башка үпкәләтмим!
1 урын — Кысла
Дөньядагы иң үпкәчел кешеләр. Үпкәлиләр икән, үзләренә ябылалар һәм хәтер диңгезенә чумалар. Ә анда ничәнче елда кем нинди сүз әйткән, кем кырын караган – барысы да саклана.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.