Логотип
Йолдызнамә

Кем ничек үч итә? (йолдызнамә)

Үчне төрле кеше төрлечә ала. Моңа аларның нинди йолдызлыкта туу да тәэсир итә икән. Сынап карагыз әле.


Кучкар
 Кучкарлар  үч алу планын бик озаклап, җентекләп уйлап йөрүчеләрдән түгел. Интригалар да кормыйлар.  Үпкәләтүчесе күз каршында аның  өчен бик кадерле булган әйберне бәреп ватар йә сугып җибәрәләр. Ул аны үч алу дип тә санамаячак. Бу аның өчен үз-үзен яклау.
Үгезбозау
Киң күңелле Үгезбозаулар үч алу сукмагына бик сирәк баса. Алар аннан өстен. Әмма әлеге йолдызлыкта туучыларның сабырлык лимитлары бар. Ачу китерүчеләр, һичшиксез, бу хакта жәлләячәк. Мыскыллауны Үгезбозаулар гомер буена исендә калдырачак – алар гафу итә белми – әкрен генә уртак дусларыннан аерачак.  Әлеге йолдызлыкта туучылар танышлары арасында бик абруйлы. Шуңа күрә аларның фикере бик нык тәэсир итә.
Игезәкләр
Игезәкләр – ачу саклаучылардан түгел. Бу йолдызлыкта туучылар  тиз суыналар һәм тынычлык яраталар.  Әмма ачу өянәге  бар кешедә дә булырга мөмкин. Шул өянәкләрнең берсендә Игезәкләр мыскыллаучыны шаяртып алачак.  Ул шаяртуның нәтиҗәләре бик җитди дә булырга мөмкмн. 
Кысла
Бары тик үпкәли белә торган бик тыныч җан иясе дип кабул итәргә ярамый Кыслаларны. Әгәр дә аның бик нык ачуын китергәнсез икән, үч алу аяусыз булачак. Чөнки сез аны үпкәләттегез! Үч алганнан соң элеккечә аралашыр дип уйламагыз да, ул сезне тормышыннан сызып атачак. Гомерлекә. Бу аның иң куркыныч үч алуы булачак.
Арыслан
Арысланны үпкәләтү бик җиңел. Бары тик үзбәясенә әз генә тиеп китү дә җитә. Аның кешелек сыйфатларын шик астына куючы  үзен чүп итеп хис итсен өчен, ул бар көчен куячак. Арыслан аның адресына мыскыллы мәзәкләр ыргытачак, һәр уңышсызлыгыннан көләчәк, хәтта шәхси тормышына тел-теш тидерүдән дә куркып тормаячак. Озын сүзнең кыскасы, Арысланны дошман итмәвең хәерле. 
Сөмбелә
Бик тәнкыйтьчел һәм мыгырдык кешеләр булсалар да, аларны чыгырыннан чыгару бик авыр. Теләсә кайчан «гөнаһларыгызның» исемлеген әйтә ала, әмма чит кешеләрнең җитешсезлекләренә түбәнчелек белән карый. Ләкин бик куркыныч мыскыллау була икән, ул кешене тормышыннан гомерлеккә сызып ата.
Үлчәү
Таш белән атканга таш белән атучылар. Сез бер таш атсагыз,  ул икене атачак. Әмма алардан алдан уйланып куелган үч алулар көтәргә кирәк түгел.
Чаян 
Зирәк йолдызлыкларның берсе буларак, үпкәләтүченең иң йомшак урыннарын бик тиз белеп алып, шулар аша идарә итәчәк. Иң яраткан үч алу алымнары – үпкәләтүченең тормышын җәһәннәмгә әйләндерү. Бу хакта, билгеле, ул кеше белмәячәк һәм шундый хәлгә төшүенә бик нык аптыраячак. 
Укчы
Үч ала икән бөтен кеше күз каршында эшләячәк.  Аның өчен башкача булырга да тиеш түгел. Әгәр ул җитәкче икән,  кул астында эшләүченең кечкенә бер хатасын да бөтен офистагыларны җыеп әйтәчәк. Туган икән, гаилә бәйрәмендә табын артында үпкәләтүчесенә «җавап»  бирәчәк.
Кәҗәмөгез
 Кәҗәмөгез вак-төяк үпкәләтүчеләргә игътибар да итми. Аны ачуландыру  бик авыр, әмма  үзләре бик тиз чыгырдан чыгара беләләр. Әмма ныклап ачуларын китерәсез икән, сак булыгыз! Ул тыштан элекке кебек салкын канлы булып күренәчәк. Хисләренә кагылдым дип уйламаячаксыз да. Әмма бу вакытта сезнең баш очында болытлар куера башлаячак, ул тәмләп үч алачак. 
 Сукояр 
Сукоярлар махсус үч алып йөрүчеләрдән түгел. Әгәр дә кем булса да  мыскыл итәргә җыена икән, алар бу хакта белеп алып, планын өзеп, аны җүләргә калдырачак. Шулай да  үпкәләтү була икән, Сукояр бик тиз генә «пар чыгарачак» та, онытачак.  Алар үч ала белми. 
Балык
Кайберчакта  Балыкларда үч алу теләге туа. Алар ачудан кайный-кайный план кора. Әмма күпмедер вакыттан соң ачулары суына һәм алар ни өчен  үпкәләүләрен дә аңлый алмый. Әмма аларны хәтерсез «алтын балык» дип уйларга ярамый. Хәтерләре бик яхшы. Һәркемнең «ярамаган эшләрен» белә, бары тик ачу гына сакламый. Әмма шуны онытмагыз: үч алмау ул әле ачуланмый дигән сүз түгел.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дева (кыз).Ир читкә караса,ул да шуны кайтара,ир чучка ите ашаса,ул да ашый.

    Хәзер укыйлар