Логотип
Йолдызнамә

Ир-атлар мәхәббәт өчен нинди корбаннарга бармыйлар?

Ир-атлар синең өчен барысы да әзер дисәләр дә, йолдызлык моның киресен күрсәтә. Кайсы билгедә тууларына карап, аларның нинди корбаннарга бармавын белеп була.  



Ир-атлар синең өчен барысы да әзер дисәләр дә, йолдызлык моның киресен күрсәтә. Кайсы билгедә тууларына карап, аларның нинди корбаннарга бармавын белеп була.  


Кучкар 

 Сезнең йөрәгегезне яулар өчен барысын да эшләчәк. Тик бер шарт белән: көтәргә кирәк булмаса. Кучкарлар көтәргә яратмый. Шуңа күрә бу йолдызлыкта туган ир-ат сезгә ошый икән, үзегездән әүлия ясамагыз. 

Үгезбозау 

Үзгәрешләр – Үгезбозаулар өчен кызыл чүпрәккә тиң. Хәтта мәхәббәт өчен дә гадәтләреннән баш тарта алмый. Аңа басым ясау да дөрес түгел. Әгәр ул сезгә кирәк икән, ничек бар шулай кабул итегез.  

Игезәкләр 

Аларның мәхәббәт өчен корбан итә алмаган әйберләр исемлеге бик зур. Чөнки барысы да гап-гади: мәхәббәткә артык ышанмыйлар. Аларны, гомумән, даими секс һәм бурычларсыз мөнәсәбәтләр канәгатьләндерә. Игезәкләрне җылы оя һәм тәмле кабартмалар белән яулап алып булмый. Әлеге йолдызлыкта туганнарны гаилә мәшәкатьләре бөтенләй кызыксындырмый. 

Кысла 

 Уңайлылык зонасыннан чыгуларын сорамагыз да. Аның йөрәген яулар өчен тирә-ягында рәхәт, җылы атмосфера булдырыгыз. Үзе теләмәсә, сезнең белән беркайчан да җир тирәли сәяхәткә чыгып китмәячәк. Аңа иң мөһиме – өе. 

 

Арыслан 

 Йөрәгендә дә, башында да идеал яши. Ничек кенә теләсәгез дә, идеал кешеләрнең булмавын төшендерә алмаячаксыз. Әгәр аның таләпләренә туры киләсез икән – сезгә уңыш елмайды дигән сүз. Юк икән, сезнең өчен генә карашларын үзгәртмәячәк.  

 

Сөмбелә 

Системалылык булмау һәм тәртипсезлекне түзеп тора алмыйлар. Сез хаоста яшәргә яратасыз икән, ул сезнең янда бер минутта тормый, качачак.  

 

Үлчәү 

Бәхәстә сезнең якка басар дип өметләнмәгез дә. Ул мәхәббәт өчен андый корбаннарга бөтенләй бармый. Теләсә нәрсәгә аның фикерен ишетергә әзер торыгыз. Үлчәүләрнең ул – яраткан гадәте. 

 

Чаян 

Мәхәббәт мәхәббәт белән, ләкин секс Чаяннар өчен мөһимрәк. Аның ару-талу белмәгән сексуаль энергиясенә туры килмисез икән, ул, ике дә уйлап тормыйча, сезне ташлаячак.  

Укчы 

Аның өчен үз уйлары һәм планнары беренче урында тора. Сезнең планнарыгыз күпкә камилрәк булса да, ул, үз иреге белән, үзенекеләреннән баш тартмаячак. 

 Кәҗәмөгез 

Дошманнарын гафу итә, тик исемнәрен бервакытта да онытмый. Алар үчле, шуңа күрә бер ялгышлыгыгызны да айлар, хәтта еллар буе сезгә каршы кулланачак.  

Сукояр 

Бик яраткан кешесе өчен дә сәяси, дини һәм башка карашларын үзгәртмәячәк. Шуңа күрә фундаменталь сораулар буенча карашларыгыз туры килми икән, җитди мөнәсәбәтләр кормавыгыз хәерле. Киресенчә булган очракта, һәр көнегез бәхәсләрдән генә торачак.  

 

Балык 

Бу йолдызлыкта туган кешеләр мәхәббәт өчен барысына да әзер. Тик кирәк булганда, читкәрәк китмиләр. Алар үзләре теләмәсә дә, партнерларының ирекләрен кысалар.  

 

Теги: Йолдызнамә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар