Логотип
Йолдызнамә

Дусларыгыз игезәкләр йолдызлыгыннанмы?

Бу көннәрдә Игезәкләр йолдызлыгында туган дусларыгыз үзләренең туган көннәренә әзерләнәдер. Нәрсә бүләк итәргә дип аптырап калдыгызмы? Булышабыз. Игезәкләрнең бик хәрәкәтчән, динамик кешеләр булуын белә идегезме? Сюрпризлар яратуларын?.. Гадәти булмаган һәрнәрсәгә бала-чага кебек куануларын?..

Бу көннәрдә Игезәкләр йолдызлыгында туган дусларыгыз үзләренең туган көннәренә әзерләнәдер. Нәрсә бүләк итәргә дип аптырап калдыгызмы? Булышабыз. Игезәкләрнең бик хәрәкәтчән, динамик кешеләр булуын белә идегезме? Сюрпризлар яратуларын?.. Гадәти булмаган һәрнәрсәгә бала-чага кебек куануларын?..

*Африкалы битлегенә дә, дизайнер ясаган бизәнү әйберсенә дә, күкеле сәгатькә дә сөенә белә алар. Иң мөһиме: Игезәкләрне шаккаттыру кирәк!

*Берәүдә дә булмаган бүләк аларга һичшиксез ошаячак. Игезәкләрнең стихиясе һава бит. Шуңа күрә җиңел, үтә күренмәле, һава белән тулы әйбер сайлагыз. Ялтыравык металлдан яки пыяладан эшләнгән
әйбер булырга мөмкин ул. Киңлек, һава океаны аларны илһамландыра.

*Игезәкләр консерватив әйберләр яратмый. Аларга бәйрәм, күңел ачу булсын.  *Акча бирә күрмәгез, шундук вак-төяккә туздырып бетерәчәк.

*Нәрсә кирәген алдан белешеп куйсаң да ярый. Ләкин моның өчен бик сак кына кылын тартып карарга кирәк, үзе сизмәслек итеп кенә. Юкса үпкәләүләре бар. *Игезәкләр өчен көтелмәгәнлек барысыннан да кыйммәт бит. Ничек төрелүе түгел, бүләк үзе кадерле. Тышкы кыяфәтенә исләре дә китмәячәк, эчендә ниләр барын тизрәк күрәселәре киләчәк.

*Еш кулланып булмый торган бүләкләргә, мәсәлән, картина, вазалар, шәмдәлләргә, исе китмәячәк. Алар интерьерда да киңлек, иркенлек ярата.

*Киеменә карап каршы ал... Бу нәкъ менә Игезәкләр өчен. Зажигалка, матур каеш, үзенчәлекле беләзек ише әйберләргә сөенәчәкләр.

*Игезәкләр укырга яраталар! Китаплар бүләк итү, журналга яздыру турында да уйлап карагыз.

*Алар гаджетлар, техника, сәяхәтләр ярата.

*Һава стихиясендәгеләргә чәчәкләр – шулай ук яхшы бүләк. Нәфис орхидеяләр, купшы розалар, сөйкемле ромашкалар...

*Артык кыйммәт бүләк эзләмәгез. Әйткәнебезчә, иң мөһиме – чын күңелдән, җан җылысын кушып биргән бүләк булсын.  

фото: https://pixabay.com

Теги: Йолдызнамә Игезәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар