Логотип
Йолдызнамә

​Чәчәкләр йолдызнамәсе

Һәр хатын-кыз – чәчәк. Берләре гап-гади, икенчеләре үтә зәвыклы, өченчеләре энәле. Сезгә нинди чәчәк туры килгәнне беләсегез килә икән, бу йолдызнамә –  сезнең өчен.

Һәр хатын-кыз – чәчәк. Берләре гап-гади, икенчеләре үтә зәвыклы, өченчеләре энәле. Сезгә нинди чәчәк туры килгәнне беләсегез килә икән, бу йолдызнамә –  сезнең өчен.

 
Мәк 1-10 март 

Cак булыгыз: мәк хатын-кызларның мөлаемлыгына каршы тору мөмкин түгел. Аларга ышанып бетәргә дә ярамый. Мәк бик серле һәм каршылыклы: ул үзенә нәрсә кирәген белми һәм белергә дә теләми. 


Лилия 11-20 март

Бик серле хатын-кыз, бер-ике авыз сүз әйтеп, ир-атны үзенә карата ала. Лилиянең чын хисләре, уйлары хакында якыннары да белә алмый.  Аларга бары фаразларга гына кала.


Уймак чәчәк 21-21 март

Спортсменка, комсомолка һәм чибәр хатын-кыз. Тәвәккәл, кеше өчен артык борчыла. Лидер булырга ярата.


Магнолия 1-10 апрель

Эффектлы хатын-кызлар. Читтән караганда, җилбәзәк кебек күренә. Кыска гомерле романнары, күңел ачарга яратуы бу тәэсирне раслый да кебек. Шуңа карамастан, магнолия әйләнә-тирәдәгеләрдә зур хөрмәт уята белә.


Гортензия 11-20 апрель

Бәйрәм яратучылар. «Әйдә, күңел ачыйк» – аларның шигаре. Тирә-ягында күп кеше булуга карамастан, берсен дә якын җибәрмиләр, серләрен ачмыйлар. 


Дәлия 21-30 апрель

Дәлия хатын-кызларны күпләр икейөзле дип кабул итә, ә алар бары тик күпкырлы шәхесләр. Шул ук вакытта гадел һәм бик тыйнак. 


Энҗечәчәк 1-10 май

Хыялда йөзәргә ярата, фантазиягә бай. Реаль тормышта күзәтүче ролен кулайрак күрә. 


Портулак 11-20 май

Кызу канлы пессимист. Һәрвакыт тормыштан этлек көтә, шуңа күрә үзе сугып калырга тырыша. Аның һәр вазгыятькә берничә төрле планы бар. 


Ромашка 21-31 май

Ягымлы, эчкерсез, әйтеп бетергесез мөлаем, шул ук вакытта бераз таркау, беркатлы да. Шулай да юаштан юа чыга дигән гыйбарә ромашка хатын-кызлар хакында. Сәнгатьне бик ярата.


Кыңгырау 1-10 июнь

Бик консерватив хатын-кызлар: үзгәрешләр яратмыйлар, яңалыкны үзләштерергә дә омтылмыйлар. Алар йортны да, ирне дә, һөнәрне дә бер тапкыр һәм гомерлеккә сайлый.  Булган мөнәсәбәтләрен камиллеккә җиткерә.
 


Маргаритка 11-20 июнь

Дустанә мөнәсәбәтләрне үз итә. Чебенне дә кыерсытмый, һәркемнең яхшы якларын гына күрә. 

 
Лалә 22 июнь - 1 июль

Аларга һәрвакыт уңыш елмая. Ничек күңеленә һуш килә, шулай яши. Экстрим ярата. Шуңа күрә гаилә дә соң кора.  Аларның  балалары да рәхәттә яши. Лаләләр әбиләре оныкларын сәяхәткә алып чыгып китүдән дә курыкмый. 


Төнбоек 2-12 июль

Төнбоеклар бик җиңел характерлы. Барысы да яхшы булачагына ышана, шуңа күрә дә артык борчылып яшәми. Хөсетсезләр, шуңа да әйләнә-тирәдәгеләр авыр вакытларында  алар янына килә. Төнбоеклар рәхәтләнеп ярдәмгә алына, чөнки  кешеләрне яраталар. 


Миләүшә чәчәк 13-23 июль

Гармония ярата. Үзенең карарында нык тора, шул ук вакытта агрессия дә юк анда. Дуслыкның кадерен белә, якыннарына ачылып та китми.


Гөлҗимеш 24 июль - 2 август

Тыштан – кире, энәле. Эчтән исә сизгер, күңеле тиз җәрәхәтләнүчән. Аңа бары тик тынычлык һәм ирек кенә кирәк. Шул вакытта гына гөлҗимеш кайгыртучан, назлы булачак. 


Көнбагыш 3-12 август

Шундый нык рухлы чәчәк, ул асфальт астыннан гына түгел, титан плита аша да үсеп чыга ала. Нинди генә шартларда да кояш астында урынын таба һәм бервакытта да рухын сындырмый. Иң мөһиме – тирә-яктагылар бәяләсеннәр, дөресрәге, мактасыннар.


Роза 13-23 август

Чәчәкләр патшабикәсе. Ул үзен бик ярата, шуңа әйләнә-тирәдәгеләрдән дә шуны таләп итә. Аның яхшы сыйфатлары бик күп, җитмәсә, аларны һаман күрсәтергә омтыла. Шул ук вакытта роза бик рәхмәтле. Шуңа күрә аңа ярдәм итәргә генә торалар.


Дельфиниум 24 август - 2 сентябрь

Әйләнә-тирәдәгеләргә таләбе зур, ә үзен бик жәлли. Читләрнең начар сыйфатларын күрә, ә үзенекен – юк. Аларның бер генә җитешсез ягы бар кебек – ялкаулык. Бу сыйфатын җиңә алса, ул  тауларны да бер кулы белән генә күчерә ала, чөнки бик талантлы. 


Канәфер 3-11 сентябрь

Гаделлек өчен көрәшүче. Нәрсә уйлаганын, үпкәләтүдән дә курыкмый, күзгә карап әйтә. Ул кешеләрнең төрле булуын кабул итеп бетерә алмый. 

 
Кашкарый 12-22 сентябрь

Ачык, сөйкемле, юмор хисе булган шәхес. Аның белән 5 минут сөйләшүдән дә бер атнага җитәрлек энергия аласың. Күңеленә һуш килмәгән кешеләр белән аралашып та тормый. Тормыш чүп-чарларыннан бик тиз һәм үкенечсез арына белә.


Арчан 23 сентябрь - 3 октябрь

Аяклы энциклопедия. Бик акыллы һәм укымышлы, шул ук вакытта үз өстеннән контроль югалтып, идеал тормыш тәртибен җимерүдән курка. 


Камелия 4-13 октябрь

Куркусыз, фантазиягә бай, маҗаралар ярата. Тәртип урнаштыру, матурлык ясау – күңеленә ятышлы шөгыль.


Сирень 14-23 октябрь

 Сөйгән ярларын перчатка кебек алыштырган җилбәзәк. Кайберәүләр аларны дөньяга балаларча караган һәм бетмәс-төкәнмәс бәйрәмнәр көткән кеше итеп кабул итә. Ә сирень бары тик тормыш авырлыкларына игътибар итми. 


Фрезия 24 октябрь - 2 ноябрь

Фрезия – манипулятор. Башка кешенең ихтыяры – аның өчен пластилин. Ул аны үзенә ничек кирәк шулай әвәли ала. Һәр вазгыятьтә җиңүче булып калырга ярата. Аңа каршы көрәш – файдасыз. Фрезияне ярату авыр: аның хисләре җиде йозак астында. Дуслашырга да читен. Чөнки аның өчен бары тик ике фикер генә яши: үзенеке һәм дөрес булмаган. Иң яхшысы: аның ярату объекты булырга. 


Орхидея 3-12 ноябрь

Мистик фикерләү иясе: бар нәрсәдән билге эзлиләр. Шунысы кызык: бервакытта да ялгышмый. Аның өчен үрнәк кешеләр юк, ул бары тик үз мантыйгына гына ышана. 


Чалмабаш 13-22 ноябрь

Менә дигән иптәш: гадел, тугры, дуслык өчен бернәрсә дә жәлләми. Аның бик күп дуслары һәм ул һәрберсен дә ярата. Бу пионның тормыш уңышының сере дә: берәр нәрсә була калса, аның дуслар армиясе хәзер килеп җитә һәм аны авырлыклардан йолып ала. 


Гладиолус 23 нобярь - 2 декабрь

Хезмәт сөючән, тырыш. Үз хаталарында өйрәнә алмый, шуңа күрә һәрвакыт бер үк тырмага баса. 


Тузганак 3-12 декабрь

«Бәйрәм итәргә, бигрәк тә ашарга яратам!» – бу тузганакның шигаре. Соры көннәрне ул тәмле ашап, калыпларга сыймаган адымнар ясап бизәргә тырыша. 


Лотос 13-22 декабрь

Эчкерсез, рәхмәтле, катгый әхлак принциплары белән яши. Аны бервакытта да начар адымнар ясарга күндереп булмый. Теләсә кем белән булганчы, ул ялгыз калуны кулай күрә. 


Эдельвейс 23-31 декабрь 

Ирек яратучы оптимист. Күңелсезләнеп утырырга яратмый. Шул ук вакытта җилбәзәк тә түгел: һәрнәрсәне планлаштырып эшли. 


Бабасыр уты 1-10 гыйнвар

Интроверт һәм альтруист. Кешеләрне ярата, шул ук вакытта якын да җибәрми. 


Шайтан таягы 11-20 гыйнвар

 Ярсу характерлы, ачуы килсә, буран чыгара. Шул ук вакытта бик тиз сүнә дә белә. Мондый сыйфаты аның темпераментлы булуы белән аңлатыла.


Үлмәс гөл 21-31 гыйнвар

Үлмәс гөлләрнең иң яраткан шөгыле – башкаларга ярдәм итү һәм моның өчен ул берни көтми. Үзе турында бөтенләй уйламый дигән сүз түгел бу. Киресенчә, ул һәр компаниянең уртасында тора. Шул рәвешле, кайберәүләрдә аңа карата көнләшү туа. Тик үлмәс гөл моңа артык игътибар биреп тормый. 


Чыпчык  җилеме 1-10 февраль

Каршы як җенесне бервакыта да игътибарсыз калдырмый. Бу аларга һава кебек кирәк. Шәхси фронтта көндәшләр барлыкка килүне дә яратмый, алардан тиз арада котылу җаен таба. Дөрес, мөлаемлылык ягыннан аңа беркем дә көндәш була алмый. 


Эт җиләге 11-20 февраль

Ул бик ягымлы, ләкин үзе теләмәсә, янына якында  килеп булмый. Ни уйлый шуны әйтә. Аңа ошамыйсыз икән, тизрәк яныннан китү ягын карагыз. Ишетмәгәнегезне ишетергә мөмкинсез. 


Мимоза 21-29 февраль

Ул бик назлы. Теләсә нинди саксыз хәрәкәт аның күңелен җәрәхәтләргә мөмкин. Ул ялгызлыкны яратмый.  Нык рухлы: авырлыклар килеп чыкканда дилбегәне үз кулына ала да  тиз арада карар кабул итә. Ни хикмәт, ул карарлар барысы да дөрес була. 

Фото: www.pixabay,com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар