Логотип
Йолдызнамә

Чаяннарда кырыс фейс-контроль!.. 

(Уены-чыны бергә) 

 

(Уены-чыны бергә) 

Берничә көннән Чаян йолдызлыгында туучылар тантана итәр. 23 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәрге чор – аларныкы. Чаян дусларыгыз ниндирәк икәнен беләсезме? 

ХАТЫН-КЫЗ ЧАЯННАР 

Алар журнал тышлыгыннан төшкән кебек күренергә яраталар. Маникюрлар, модалы киемнәр генә бер хәл... Хәтта иртән йөгерергә чыкканда да алар – йолдыз! Һәм бу сыйфатлар тумыштан килә. Шунысы да бар: Чаяннар һәр очраган кешене үзләренә бик якын да китермиләр! Аларда бик кырыс фейс-контроль! 

Егетләргә мөнәсәбәте 

Егетен яшертен генә күршеләреннән, университеттагы (эштәге, компаниядәге) танышларыннан, хәтта кино артистларыннан да көнли. Җир тетрәүгә тиң ызгыш өчен кечкенә генә  очкын да җитә! Мондый катаклизмнарга йомшак Кыслалар йә киң күңелле Укчылар гына түзә ала!   

Проблемалары 

Чаяннарда теләсә нинди тәнкыйтькә аллергия. Ул бертуктаусыз: «Мин матур күренәмме?» – дип сорап егетен тинтерәтеп бетерә. Ялгыш кына кызның биттәге бетчәләре турында әйтсәме?! Егет үзенең тышкы кыяфәте турында ишетмәгәннәрен ишетәчәк! 

Фишкасы 

Чаяннар этикет кагыйдәләрен шәп белә. Кем белән ничек сөйләшергә, ягъни мәсәлән. Артык вакчыл ботаник егетләрне, һавалы кыланчык кызларны, юмор хисеннән мәхрүмнәрне бер сүз белән генә катыра. 

 

Аларның көне – чәршәмбе 

Төсләре – шәмәхә 

Бәхетле саны – 11 

Йолдызлары – Вайнона Райдер, Деми Мур, Макколей Калкин, Вуни Голдберг, Джулия Робертс. 

Һөнәре –галим, психолог, актриса 

 

  ЕГЕТЕҢ ЧАЯН БУЛСА 

Яшәү рәвеше 

Чаян егетләр күләгәдә калырга ярата, һәм компаниянең җаны дигән титулны бик рәхәтләнеп башкаларга бирергә әзер. Кешеләрне күзәтеп-өйрәнеп, үзенчә нәтиҗәләр чыгару ошый аңа. Кызларга ныклап игътибар күрсәтә башлаганчы, аны үзенең рентген карашлары аша уздыра әле башта. 

Идеаль гашыйк булуга ирешү өчен аңа бар яктан да килгән камил кыз кирәк. Тормышта бер кимчелексез кеше була алмавын аңа әле берәү дә әйтмәгән, күрәсең. 

Ничек куркытмаска 

Тән хәрәкәтләре теле турында китап сатып ал: үзенең симпатиясен сүзсез белдерергә ярата бу егет. Ул шундый уклы карашлар җибәрә синең тарафка! Аннары инде әкренлп кулыңнан ала... Синең бурыч: керфекләреңне түбән төшереп кенә карау һәм дәшми калу. Чаян егет беренче адымны үзе ясый, кыз муенына асылына башласа, ул бик ояла. 

Ничек ияләштерергә 

Чаян өзлексез мактауларга мохтаҗ! Кроссовкаларына, шәп үтүкләнгән күлмәгенә, төрле язулар белән чуарланган футболкасына дан җырла! 

Нәрсә килеп чыга 

«Мисс мира» жюриенда утырса да, синең турыда уйлап, дөнья гүзәлләренә салкын караячак. Хисләре еллар узгач та суынмый. Ун елдан соң да сине үпкәндә күзләрен йомачак һәм беренче свиданиедәгечә кысып кочаклаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар