Логотип
Йолдызнамә

Август

Кучкар. Җәйнең беренче ае – тормышыгыздагы иң гармонияле, иң тыныч айларның берсе. Күңелдәге тынычлык, тормышның калган өлкәләренә дә үтеп кереп,  хыялларны тормышка ашыра башлауда беренче адым булачак.

Үгезбозау. Уңышлы ай. Бар да үз көенә, ничек планлаштырылган булса, шулай барыр. Айның беренче яртысында үзегезгә зур файда бирәчәк ниндидер гамәл кылырга мөмкинсез. Тиң ярыгызны очрату форсаты да зур. 

Игезәкләр. Көчегезнең артуын тоярсыз. Тормышыгыз кызыклы һәм мавыктыргыч булыр. Уңыш үкчәгезгә бастырып килә. Керем алырсыз, һәм аны тагын да арттыру җае чыгар.

Кысла. Эшегез рухи дә, матди дә канәгатьлек китерер. Айның беренче көненнән үк ниндидер илаһи көчнең ниятләрегезне чынга ашырырга ярдәмен тоярсыз. Сизгерлегегез искиткеч, әллә нинди шөбһәле эшләр дә сезнең файдага булачак.

Арыслан. Тормышыгызның вакыйгаларга, яңалыкларга бай чорына керәсез.  Күп очракта төптән уйлап эш итү һәм салкын канлылык таләп ителәчәк. Ниндидер кызыклы һәм файдалы тәкъдим булыр.

Сөмбелә.  Күңелегезгә хуш килердәй вак-төяк мәшәкатьләр көтелә. Вакыйгаларны ашыктырмасагыз, максатыгызга ирешү әллә ни авырлык тудырмас. Күңел сизгерлегегез һәр эштә ярдәм итәр.  

Бизмән. Уңышка ирешим дисәгез, планнарыгызны беркемгә дә белдерми торыгыз. Ай башында иң яшерен хыялларыгызны тормышка ашыру өчен яхшы форсат чыгарга тора. Финанс ягыннан тотрыклылык көтелә. 

Чаян. Егәрегез ташып тора. Сездәге уңай энергия тирә-юньдәгеләргә дә йогачак. Әмма алай да бу айга җитди эшләрне планлаштырмый торыгыз, планеталарның тәэсире бигүк уңай түгел.

Укчы. Тормышыгыздагы иң уңышлы ай булмаса да, язмыш сезне кыерсытмас. Кеше сүзенә колак салмый, үз юлыгызда булсагыз, эшегезнең яхшы нәтиҗәсен күрерсез. Ә иң куанычлысы: ниһаять, сезгә дә әйбәт ял эләгер.

Кәҗәмөгез. Тормышның моңарчы күрмәгән яки дөрес бәяләмәгән якларын да ачарсыз. Сизгерлегегез бик көчле. Корган планнарыгызга язмыш бераз үзгәрешләр кертергә мөмкин. Ничек кенә булса да, уңыш сезнең якта булыр. 

Сукояр. Нәрсәгә генә алынсагыз да, яхшы нәтиҗәгә ирешерсез. Бу үзегезгә булган ышанычны ныгытыр, яңа эш башларга этәргеч бирер. Өстәвенә, киләчәктә ярдәм итәрдәй кеше очрар. Ул элеккеге дустыгыз да булырга мөмкин.

Балык. Якыннарыгыз сезне танымас, моңарчы тыныч кына яшәгән Балыклар кызыклы идеяләр, яңа фикерләр белән шаккаттырачак. Бу айда башлаган эшләр уңышлы төгәлләнә. Шәхси өлкәдә, эштә, сәламәтлек буенча бар да яхшы. 
Тормышыгыздагы иң уңышлы ай булмаса да, язмыш сезне кыерсытмас. Кеше сүзенә колак салмый, үз юлыгызда булсагыз, эшегезнең яхшы нәтиҗәсен күрерсез. Ә иң куанычлысы: ниһаять, сезгә дә әйбәт ял эләгер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар