2023 елга йолдызлар ни вәгъдә итә?

Кучкар. Яңа ел Кучкарларга күп вәгъдәләр бирә. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылачак, яңа белем яки яңа һөнәр алу ихтималы бар. Матди яктан да уңыш көтелә. Яңа фатир яки яңа йортка ия булу шансы зур, файдаланып калырга тырышыгыз. Гаиләгездә күңелле вакыйга көтелә – сафларыгызга яңа туган кушылачак.

Үгезбозау. Төп көчегезне гаиләгезгә бирегез, беренче урында якыннарыгыз торырга тиеш. Бераз матди кыенлык кичерерсез, ләкин бу узгынчы проблема, аның өчен борчылу урынсыз. Гаиләдә һәм карьерада тотрыклылык булыр. Яңа танышлар һәм яңа дуслар табарсыз, киләчәктә алар сезнең таянычыгызга әверелер.

Игезәкләр. Хыялыгызны тормышка ашыру өчен кулыгыздан килгәннең барын да эшләгез. Сүзләргә игътибарлырак булыгыз, мөнәсәбәтләрне җимерүдән сакланыгыз. Хисләрне йөгәнләргә кирәк, аларны иҗади юнәлештә файдалану күпкә отышлырак. 2023 ел – яңа  бизнес-проектлар башлап җибәрү өчен кулай чор. Дусларыгызга таяныгыз, аларның ярдәме зур булачак.

Кысла. Яңа ел үз кануннарын кертә: уңышка ирешүнең төп шарты – шик-шөбһәләрдән арыну. Шикләнәсез икән, бер урында озак таптанырга туры киләчәк. Кыюрак булыгыз! Шәхси тормышта һәм һөнәр баскычында уңыш көтелә.  Хыялларыгыз тормышка аша башлар. Кыюларны язмыш юмарт бүләкли.

Арыслан. Ихтыяр көче, сабырлык, үҗәтлек, шәфкатьлелек – менә шушы сыйфатларыгыз уңышка ирешүдә һәм казаныш табуда төп булышчыларыгыз. Тырышлыгыгызның нәтиҗәсен озак көтәргә туры килмәс. Аралашу һәм эш даирәсен алыштыру ихтималы бар. Ялгызларга да бәхет елмаячак, алар үзләренә тиң кешене очратыр.

Сөмбелә. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылырга тора. Бераз гына тормышчан фикер йөртсәгез, теләсә нинди максатка ирешәчәксез. Хәтта иң кыю планнарыгыз да тормышка ашачак. Әҗәткә акча яки кредит алырга ашыкмагыз, бераз мөмкинлегегезгә карап яшәсәгез, уңай нәтиҗәсен күрми калмассыз.

Бизмән. Җиңүләр елы. Төрле конкурсларда ешрак катнашырга тырышыгыз – уңыш сезнең якта булачак. Бизмәннәрнең тигезлеген бозучы вакыйгалар да булмый калмас, аларга фәлсәфи карагыз. Ел уртасыннан тормышыгызның яңа этабына керәчәксез. Бу гаилә тормышы яки социаль статусыгыз белән бәйле булырга мөмкин.
Чаян. 2023 ел Чаяннар өчен уңышлы булачак – һөнәри өлкәдә үсеш көтелә. Бөтенләй яңа эшкә керешүегез дә ихтимал. Ни генә булса да, үзгәрешләр сезнең файдага. Ял итү, сәламәтлекне ныгыту, яшәү шартларын яхшырту өчен акчагызны кызганмагыз. Эчке сиземләвегез – иң ышанычлы киңәшчегез. Үзегезгә билгеләгән юлдан тайпылмагыз, яңа танышлар белән сак булыгыз.

Укчы. Кызыксынучан Укчыларга бер урында гына утыруы кыенрак булачак. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге көчле – кемдер эшен, ә кемдер хәтта яшәү урынын ук алыштырырга мөмкин. Ул бу елның икенче яртысыннан ук актуаль булачак. Матди хәлегездәге тотрыклылык – үзе үк сөенечле хәл. Белемегезне арттыру өчен яңа мөмкинлек килеп чыгар, файдаланып калыгыз. 

Кәҗәмөгез. Теләкләрегезгә буйсынып, хыялларыгызны чынга ашыру өчен уңышлы елларның берсе. Яңа эш башларга яки зуррак, кыйммәтлерәк берәр әйбер сатып алырга теләсәгез, курыкмыйча тотыныгыз – отачаксыз. Моның өчен аеруча кулай чор – март ахырыннан сентябрьгә кадәр. Ялгыз Кәҗәмөгезләрне август ахырында хәлиткеч очрашу көтә. 

Сукояр. Талантлар һәм мөмкинлекләр ачыла торган вакыт. Кызыклы идеяләр Сукоярларны адым саен сагалый. Аларны үзегездән ерак булган очраклы кешеләргә сөйләмәгез, югыйсә канатларыгызны сындырып, илһамыгызны качырырлар. Сәләтегезне файдаланып, шактый гына уңышка ирешү форсаты килеп чыгар. Гади кебек кенә тоелган эш аркасында абруегыз артыр. 

Балыклар. Язмыш сезгә хәерхаһлы. 13 июльдән соң тормышыгызда шактый гына үзгәрешләр булуы мөмкин. Уңышка чын-чынлап ышанучылар чынлап та аңа ирешәчәк. Күп еллар борчыган проблемадан яки күңелегезгә ошамаган кешедән котылырсыз. Гаиләгездә күңелле вакыйгалар көтелә – ишәю белән бәйле булуы ихтимал.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6693
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4402
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3178
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2972
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату