Логотип
Йолдызнамә

2021 ел үзгәрешләр елы булачак (йолдызнамә)

Киләсе ел үзгәрешләр һәм зур мөмкинлекләр елы булачак.

 

Киләсе ел үзгәрешләр һәм зур мөмкинлекләр елы булачак.  

Кучкар
Киләсе елга Кучкарлар ике куллап үзгәрешләргә алыначак, әмма аларга бөтен потенциалын кулланырга кирәк булмый. Тимер Үгез бу йолдызлыкта туган кешеләрне яратачак. Шуңа күрә аларга  уңышка ирешергә башкаларга караганда җиңелрәк булачак. Беренче уңыш гыйнварнең 20 ләрендә үк көтелә. Октябрьдә зур сайлау алдында калырсыз.

 Үгезбозау
Үгезбозау белән Үгез - икесе бер алан 

җиләге. Алар бер дулкында. Үгезбозау кулы кергән теләсә нинди проект уңышка ирешәчәк. Һәр айда бизнес башларга, укырга йә сәяхәткә китә алачаксыз. Августа тормышыгыз өчен мөһим булган танышлыклар көтелә. 

Игезәкләр
Белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә таяныгыз. Киләсе елда алар сезнең төп коралыгыз булачак. Мартта финанс хәлегез яхшырыр. Ел тыныч узачак. Борчулар булмаячак. 

Кысла
2021 елда сезгә гадәти эмоциональлектән баш тартырга туры киләчәк. Тимер Үгез кирәкмәгән вакыйгалардан йолып калачак. Яз-җәй иҗади эшчәнлек өчен уңышлы булачак. 

Арыслан
Арыслан белән Ак тимер үгез бер- берсен хөрмәт итеп,  бер-берсеннән читтәрәк торачак. Арысланга тулы ирек бирелә, әмма Үгез ул уңышка ирешсен өчен артык көч куймаячак. Шуңа күрә киләсе елның бөтен уңышы фартуна түгел, үз көчегезгә  бәйле булыр. Уңышка ирешү өчен бүген үк активлашыгыз.

Сөмбелә
Сөмбеләләргә Тимер үгез артык зур таләпләр куймас. Ел  яңа идеяләргә  бай булыр. Рухи остаз кирәк булачак.

 Үлчәү

Үлчәүләргә актив та, шул ук вакытта күзәтүче дә булырга да туры килер. 

Февральдә карьерагызда зур үзгәрешләр көтелә. Җитәкче постлар биләргә бөтен мөмкинлекләрегез дә булачак. Ел дәвамында иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтергә туры киләчәк. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсагыз, абруегыз үсәр.

Чаян
Чаяннарның батырлык эшлисе килер: эш тә дә, шәхси тормышта да. Зур үзгәрешләр булмас. Ял турында онытмагыз.  Ял белән эшне чиратлаштырсагыз, зур финанс мөмкинлекләр ачылыр.

Укчы

Быел тормыш кыйммәтләрен киредән карарсыз. Хатын-кызлар гаиләнең 

эштән өстенрәк булын аңлар, ә ир-атлар
 эшкә күп игътибар бирә башлар. Гомумән, үгез елында шәхесара мөнәсәбәтләрнең никадәр мөһим булуын аңларсыз. Октябрь керемгә бай булыр.

Кәҗәмөгез
Бу елда абынмый-сөртенми генә куйган максатыгызга барырсыз. 2021 ел -  уңыш өчен көрәш елы. Көрәш көндәшләр белән түгел, кимчелекләрегезгә каршы. Ак тимер үгез сезгә энергия бирер.

 Сукояр

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләргә мөмкинлек бирсәгез, Ак тимер үгез шат булачак. Әмма артык кабаланмагыз. 

Озаклап уйлап әзерләнегез һәм планлаштырыгыз.  Яз башы -  тәвәккәл адым өчен менә дигән чор. Сезнең өчен яхшы ел. Һәрвакыт яхшы кәефле булырсыз. Иң мөһиме: нәтиҗәле стратегиягез булсын.

 Балык
2020 елда күп нәтиҗәләр ясадыгыз инде. Тормышның бар дәресләре дә  авыртуларсыз гына узмады. Бөтен җыйган тәҗрибәне кулланыр вакыт. Моның өчен мөмкинлекләр булачак. Февральдә  кызыклы финанс тәкъдимнәр булыр. Җәен чит илләргә кызыклы сәяхәтләр көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар