2019 ел

Кучкар. Тормышыгызның иң матур бизәге – мәхәббәт. Суынган хисләр кабат яңара, ялгызлар тиң ярын таба торган ел бу. Булган акчаларыгызны бер дә икеләнмичә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тотыгыз. 

Үгезбозау. Сезне күңелле сәяхәт, гаиләгез белән бергә ял итү көтә. Яңа танышлар, яңа дуслар да булачак. Эш өлкәсендә зур мөмкинлекләр ачылырга тора. Иң мөһиме – әҗәткә алмагыз да, бирмәгез дә.

Игезәкләр. Юлдашларыгыз – уңыш һәм илһам. Яшеренеп яткан талантыгызга юл ачылачак. Бу елның тагын бер үзенчәлеге – ул сезне көтелмәгән керемнәр белән дә сөендерер.

Кысла. Юлыгызда талантлы һәм кызыклы шәхесләр очрар. Елның энергетикасы  романтикага, югарырак үрләр яуларга, яңа сукмаклар ачарга илһамландырыр. Ялгызлыкны яратучы Кыслалар өчен бу үзе бер сюрприз булыр.  

Арыслан. Карьера үсеше, җиңү һәм мәхәббәткә күмелгән ел килә. Җанга рәхәтлек бирүче хисләргә өртелерсез. Низаглардан качыгыз, бәхәскә кергәнче, компромисслар эзләвең хәерлерәк. 

Сөмбелә. Иҗади эзләнүләр, яңа идеяләр бөтереп алыр. Ниятләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге дә килеп чыгар. Әлегә сезгә үз мәнфәгатьләрегезне башкаларныкыннан, хәтта иң якын кешеләрегезнекеннән дә өстен кую кирәк. 

Бизмән. Үзгәрешләр елы. Ул эшегезгә генә түгел, финанс ягыгызга да, дусларыгызга да кагыла. Тормышны үзегез теләгән якка бора алырсыз, әмма моның өчен үҗәтлек һәм тәвәккәллек күрсәтергә кирәк. 

Чаян. Йолдызлар яңалыклар вәгъдә итә. Алар тормышыгызга нәкъ кирәк вакытында килеп кереп, дөньяга карашыгызны үзгәртер, алдыгызга башка максатлар куеп, яңа юллар ачар. 

Укчы. Хыяллар тормышка ашар чак. Иҗат потенциалыгыз артыр, сәләтләрегезне күрсәтү форсаты чыгар. Яңалыклардан баш тартмагыз, аларның берсе киләчәктә файда китерердәй яңа проект булырга мөмкин. 

Кәҗәмөгез. Барысы да үз тәртибе белән барганны яратсагыз да, язмыш көтелмәгән,  күңелле сюрпризлар әзерли. Ел позитив дулкында узар. Киләчәккә планнар корыр өчен яхшы вакыт, сез хәзер аеруча зирәк акыллы. 

Сукояр. Быелгы танышлык, дуслык – озын гомерле. Йолдызлар сезгә нәкъ менә шундый яңа танышулар вәгъдә итә. Тормышыгызда ниндидер мөһим вакыйга булырга тора – ул сезгә куаныч китерер. 

Балык. Уңышлы ел – нәтиҗәле дә, шатлыклы да. Өйдә дә, эштә дә тынычлык, татулык тантана итәр. Вак-төяк мәшәкатьләр булса да, тулаем алганда бар да яхшы, хәтта искиткеч яхшы. 


Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...