Логотип
Гореф-гадәт

Шәм яндыру гөнаһмы?

Күптән түгел генә әтине озаттык. Көндез вафат булган иде, гүргә икенче көнне генә иңдерә алдык. Өйдәге исне бетерим дип, аромолампа (астына шәм кабызып куела торган кечкенә генә балчык савыт. Савытка су һәм хуш исле берәр май салына) кабызырга булдым. Ләкин абыстай моны дөрес аңламады, сүндер, дип, сүндерттерде. «Минем ниятем әти рухына шәм кабызып кую түгел бит, хуш ис кенә чыгармакчы булам», – дигәнемне ишетергә дә теләмәде. Бу очракта кем хаклы соң?

Әлеге сорауга «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Зиннәтуллин болай дип җавап бирде: «Исне бетерү өчен астына шәм куелган мондый савытларны куллану тыелмый, ләкин христианнарга охшарлык булмасын».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар