Логотип
Гореф-гадәт

​Сереңә хуҗа бул

Нинди серләреңне, гомумән, берәүгә дә сөйләргә ярамый? 

– Шундый мәкаль бар: «Әгәр берәр сүзне үзеңдә тотсаң, ул сүзгә син хуҗа. Ә аны кемгәдер әйтү белән, ул сүз сиңа хуҗа», – диләр. Шуның өчен мөмкин булганча азрак сөйләшергә кирәк – бу ислам динендәге кагыйдәләрнең берсе.  Пәйгамбәребез әйтә: «Кеше Аллаһы Тәгаләгә иман китерсә, ул яхшы сүз генә сөйләр, яхшы сүз булмаса, бөтенләй сөйләмәс», – ди.  

Яхшы сүзгә нәрсә керә? Кешене яхшылыкка чакыру, начарлыктан тыю, Аллаһы Тәгаләне искә алу, аралары бозылган ике кешене дуслаштырырга тырышу. Болар хакында сөйләшмәсәң, әйткәнемчә, гомумән, сөйләшүнең мәгънәсе юк.  

Инде нинди серләрне сөйләргә ярый, кайсын ярамый дигән сорауга кайтыйк.  Гомумән алганда, бер серне дә сөйләргә ярамый. Киңәш кирәк булган очракта гына, кем янынадыр килеп, бу хакта сүз башлый аласың. Әмма киңәшне дә теләсә кемнән түгел, бары акыллы кешедән сорарга кирәк. (Әгәр ул сиңа киңәш бирә алмый икән, аңа сөйләүдән ни мәгънә?) Бигрәк тә гайбәтчедән, сүз йөртүчедән сакланырга кирәк. Кайвакыт киңәшне чит кешедән сорау хәерлерәк тә: ул синең кем икәнеңне белми, шуңа күрә зыян сала алмый.  

Күңел бушату дигән нәрсә бар. Моның өчен бер якын дустыңны сайларга кирәк. Сез инде бергә ниндидер сынаулар аша үткән ышанычлы кешең булырга тиеш ул. Аңа күңелне бушатырга ярыймы-юкмы дип сынап карыйсың килсә, башта мөһим булмаган бер сүзеңне әйтеп кара. Әгәр ул сүз кешегә чыга икән, димәк, бу дуска ышанып булмый – бүтән аңа сереңне сөйләп йөрмә.  

Ә «ахирәт дус» диюнең мәгънәсе киңрәк аның. Бу дөньяда да, теге дөньяда да дус булу дигән сүз ул. Бүген якын булган бөтен кеше анда баргач та дус булачак дип әйтеп булмый. Мәсәлән, бу дөньяда ике кеше бик дус, ди. Алар бер-берсенә кунакка йөриләр, яхшысын да бергә эшлиләр, начарын да... Теге дөньяга баргач, берсеннән сорыйлар: «Син бу эшне нәрсәгә эшләдең?» – диләр. «Әнә теге дустым кушканга», – ди ул. Ә тегесе: «Нишләп кушыйм инде мин сиңа? Үзең  мине ияртеп бардың», – ди. Шулай алар дошманга әйләнә. Бергә гөнаһ кылган кешеләр теге дөньяда дус булмыйлар. Киресенчә, бер-берсен гаеплиләр, хәтта тәмугка кергәч, бер-берсенә күбрәк җәза сорыйлар.  

Динне белгән, Аллаһыны таныган кеше генә синең сереңне саклый, бернәрсә өмет итмичә, ул гына сиңа булыша. Пәйгамбәребез әйтә, дустыңның риясыз кешеме-түгелме икәнен сынар өчен аңа акча биреп тор, ди. Йә булмаса, аның белән берәр кая сәфәргә чык, күрше булып яшәп кара. Ә бер хикмәтле кеше болай дип киңәш бирә. Дустыңны сыныйсың килсә, аш үткәр, мәҗлес җый, әмма аны чакырма, ди. Әгәр ул сиңа үпкәләмәсә, бер сүз дә әйтмәсә, тагын бер тапкыр аш үткәр – күршесен чакыр, үзен чакырма. Әгәр шуннан соң да һаман бер сүз әйтмәсә, дустың булып калса – ул чын дус, аннан аерылма, ди. Дөрес бит, без хәзер күпләрне кунакка, чакырасы килеп түгел, үпкәләмәсен дип дәшәбез. Хуҗа Насретдинның: «Казаның кайнап торганда, табының тулы кеше булыр», – диюен онытабыз.  

Әйе, чын дус ул синнән бернәрсә өмет итми. Шуңа да аңа күңелеңне  бушатырга була. Әгәр андый дустың юк икән, күңелеңне Аллага гына бушат. Пәйгамбәребез: «Әгәр дә синең берәр борчу-мәшәкатең килеп чыгып, аны беркемгә әйтмичә Аллаһы Тәгаләгә генә сөйләсәң, ул сиңа булышачак», – ди. Иманлы кешенең мондый мөмкинлеге бар.   

– Кеше серен саклау савапмы? 

– Сиңа берәү серен сөйләгән икән – бу сүзне оныт. Бу синең сүзең дә, синең серең дә түгел һәм ул бары тик синең үзеңә генә әйтелгән, шуңа күрә аны беркемгә сөйләргә хакың юк. Хәтта ул кеше: «Моны башкаларга сөйләмә», – дип кисәтмәгән булса да. Пәйгамбәребез: «Әгәр бер кеше сүз сөйләгәндә як-ягына каранып торса, «Әйдә әле читкәрәк», – дип сине алып китсә, аның сөйләгән бу сүзе – әманәт», – ди. (Әманәт – ул сиңа ышанып тапшырылган эш, гамәл һәм аны ахырга кадәр үтәргә тиешсең.) Ә бөтен кеше янында, башкалар да ишетерлек итеп әйтелсә, димәк, бу сүз инде сер түгел – аны сөйләсәң дә зыяны булмый.  

Кешенең серен саклау – башкаларның малын саклау кебек үк җаваплы гамәл.  

– Ә үзеңә ышанып тапшырылган серне түзмичә кемгәдер чишсәң?  

– Кешегә кагыла торган сүз булса, ул, гомумән, гайбәткә керә, һәм аны Аллаһы Тәгалә гафу итми. Дөресрәге, теге кешедән, барып, кичерү сорамыйча, ул сине гафу итми. Кайвакыт кеше турында нидер сөйлибез – ул моны үзе белми дә кала, ләкин бу гөнаһ кичерелсен өчен син ул кеше янына барып гафу үтенергә, аның каршында гаебеңне танырга тиешсең. «Дустым, менә мин синең турында шулай-шулай дип сөйләдем», – дип әйтү кирәк. Алайса без җиңел юл таптык – сөйлибез-сөйлибез дә: «И-и, Аллаһы гафу итсен инде», – дип куябыз. Гөнаһларның Аллаһы Тәгалә гафу итә торганнары һәм гафу итми торганнары бар. Әгәр гөнаһың кеше белән бәйле икән, ул аны гафу итми. Мәсәлән, бурычка акча алып тордың – кайтармадың, гайбәт сөйләдең, кешене рәнҗеттең, кемгәдер карата ниндидер гаделсезлек кылдың, урладың... Кеше: «Картайгач тәүбә итәрмен», – дип хыялланып яши, әмма ул картайганчы рәнҗеткән кешеләр үлеп китәргә, һәм ул гафу сорарга өлгерми калырга мөмкин. Бу очракта, күпме генә тәүбә итсәң дә, гөнаһ инде кичерелмәячәк.   

Аллаһы Тәгалә үзе каршында кылган гөнаһны гына кичерә. Әгәр син Аллаһы Тәгаләгә гөнаһ эшлисең икән, бу синең белән аның арасындагы гөнаһ була. Әгәр аны кемгәдер сөйлисең икән – кешегә чыгарган өчен тагын гөнаһ өстәлә. Мактанып сөйләсәң – ул гафу ителми торганга әйләнә. (Киңәш сорап барганда үкенеп сөйләү – анысы башка.) 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар