Логотип
Гореф-гадәт

Сабан туе – уртак туй!

Сабантуйга бирелгән иң кыйммәтле бүләк булып һәрвакыт чигүле сөлге саналган. Узган Сабан туеннан соң шушы авыл егетенә кияүгә чыккан яшь киленнәрнең һәркайсы бәйрәмгә атап сөлге чиккән. Казан артындагы кайбер авылларда яшь киленнәр бәйрәм бүләге итеп ирләр күлмәге һәм ике чигүле кулъяулык яки намазлык та әзерләгән.

Халкыбызның гореф-гадәтләре турында язып та, Сабан туен телгә алмасак, гаҗәп булыр иде. Иң борынгы һәм бүгенгә кадәр халкыбызның яраткан, көтеп алган бәйрәмнәреннән ул. Сабантуйның килеп чыгышы ерак гасырларга, Идел буенда яшәүче татарларның ислам динен кабул итүләренә кадәрге чорларга ук тоташа, һәм ул игенчелек культы белән бәйле. Әлеге йоланың беренчел максаты –  күк һәм кояш алласы Тәңрегә гыйбадәт кылып, корбан чалу, мул уңыш алу өчен югары рухларның күңелен күрү булган. Сабан туе бәйрәме турында 921 елда Идел буе Болгарстанына сәяхәте вакытында ибн  Фадлан да язып калдыра. 
Сабантуй турындагы мәгълүматларыбыз күп очракта мәйдан, андагы уеннар, көрәш һәм ат чабышы белән төгәлләнә. Югыйсә төрле җирдә яшәүче татарларда Сабан туе дигән сүз төрле бәйрәмне һәм аның белән бәйле төрле йолаларны да берләштерә.  
Киби (кыйби)
Сабан туен уздыруның элек төгәл генә бер көне булмаган, ул һава торышына, табигать шартларына бәйле узган. Күп җирдә аны җир кибү белән, язгы чәчүгә керешкәнче уздырганнар. Казан арты татарлары исә чәчү төгәлләнгәч бәйрәм иткән. Бәйрәмнең көнен гадәттә авылның аксакаллары билгеләгән һәм базар көнне аны халыкка белдергәннәр. 
Сабан туе алдыннан балалар өйдән өйгә кереп, бәйрәмнең кайчан буласын хәбәр итеп йөргән. Һәр өйгә кереп, шатлыклы хәбәрне ирештергәннәр. Аның үз такмагы да булган:
Киби-киби кипкән,
Сабан туе җиткән.
Сабан туе иртәгә,
Атың бәйлә киртәгә. 
Киби гадәттә Сабан туена атна-ун көн, унбиш көн кала уздырылган. Галимә Флера Баязитованың «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары» китабында кибиның Сабан туе алдыннан, язгы ташу тынгач булуы турында әйтелә: «Кар беткәч тә чәчүгә төшкәнче Сабан туйы була, күч (язгы ташу) беткәчтен киби була. Бала-чага атны җүгереккә җөртә мәйданга». 
Аның «дәрә кычкыру» дигән варианты да билгеле. Яшьләр тау битендә учак якканнар, малай-шалай исә: «Әй-әй-әй, иртәгә – сөрән, берсекөнгә – телән!» – дип кычкырган. Дәрә кычкыру Сабан туе башлануга ишарә булган. «Дәрә кычкырганнар иде, Сабан туе башланды», – дигәннәр авылда. 
 Кар эреп, җирләр кибү белән, егетләрнең тагын бер шөгыле арткан – Сабан туенда катнашасы атларны ярыштырып, чабышка әзерләгәннәр. Ат аягы кыздыру дигәннәр аны. 
Сөрән сугу
Сабан туена кадәр һәр авылда, хәзер инде хәтта Казанның үзендә дә башкарыла торган бер күркәм йола яши. Күпчелек авылларда бирнә җыю, бүләк җыю дип атала ул. Кайдадыр сөрән, сөрән сугу, сөрән салу, диләр. Кыйби җыю, әрәпә, сөлге җыю дигән вариантлары да бар. Төрлечә аталса да, әлеге йола Сабан туе алдыннан яшьләрнең авылда йорттан йортка кереп халыктан бүләк җыеп йөрүеннән гыйбарәт. Флера Баязитованың югарыда телгән алынган китабында болай диелә: «Иртәгә Сабан туй дигәндә сөрән сугалар ыйы, көне буена йөриләр. Җәш киленнәрдән тастимал җийалар. Җүкә тайакны теләләр, шунда элдереп җийалар. Ике-өч кеше тотоп йөри, җаурыннарына (җилкәләренә) салып. Урам буйы гарбуннар белән җөриләр сөлге җиганда».
Бүләкне төрле якта төрлечә җыйганнар. Кайбер якларда моны яшь егетләр башкарган. Җилкәләренә сөрән агачын салып (бүләкләрне бәйли торган агач), урам буйлап җәяү йөргәннәр. Кайсыдыр авылларда бүләкләрне муенга асканнар яки билбауга гына бәйләгәннәр. Ул билбау «зәр» дип аталган. Кайдадыр бүләк җыю өчен егетләр атларга атланып чыккан – атлы сөрән дигәннәр. Һәр ике вариант та – уен-көлкеле, җыр-музыкалы үзе бер бәйрәм рәвешендә узган. Арадан бер яки берничә егет гармунда уйнаган. 
Сабан туена бүләк җыюда кайбер авылларда олы яшьтәге ирләр генә катнашкан.   Монысы җыр-гармунсыз гына башкарылган һәм бәйрәм кебек булмаган.
1970–1980 нче елларда Казан арты районнарында Сабан туена бүләкләрне җигүле атларда, дугаларга кыңгыраулар тагып җыялар иде. Ат арбасына кечкенә бала-чага төялә, егет-кызлар гармун белән җырлап килеп, һәр йортка туктала. Әбиләр-апалар бүләк җыючыларны капка төбенә үк чыгып көтә. Кеше күбрәк җыелган җирдә яшьләр татар көенә биеп тә алалар, аларга апалар да кушылып китә. Биргән бүләкләр озын нәзек колгага бәйләнә. Авылны йөреп чыкканчы ул колганың авырлыгы шактый була, аны егетләр чираттан күтәрә. 
Сабан туе сөлгесе
Сабантуйга бирелгән иң кыйммәтле бүләк булып һәрвакыт чигүле сөлге саналган. Узган Сабан туеннан соң шушы авыл егетенә кияүгә чыккан яшь киленнәрнең һәркайсы бәйрәмгә атап сөлге чиккән. Казан артындагы кайбер авылларда яшь киленнәр бәйрәм бүләге итеп ирләр күлмәге һәм ике чигүле кулъяулык яки намазлык та әзерләгән. Башкалар исә кем – баш яулыгы, кем – күлмәклек яки бер метр-метр ярымлы тукыма, кемдер исә чигүле кулъяулык бүләк иткән. Сөлге, тастымал бирүчеләр дә булган. Моннан тыш, һәр хуҗалык Сабан туена бүләк җыючыларга бер яки берничә йомырка да биргән. Төрки халыкларда йомырка яз килүен белдерүче символ, ә татарларда ул Сабан туен гәүдәләндергән. Ул көнне җыелган йомыркаларның бер өлешен кибеткә тапшырып, Сабан туенда катнашучыларга бирергә бүләкләр алынган, бер өлешен балаларга өләшкәннәр. Калганы мәйдандагы уеннар өчен тотылган. Уфа өязендә, мәсәлән, йомыркаларны кызылга манып, мәйдандагыларга да өләшкәннәр. 
Сабан туйга бүләк бирү һәркемнең үз ихтыярында булса да, һәр йорт үзеннән өлеш чыгарган. Әле яшьләр берәр сәбәп белән үз капкаларына сугылмасалар, хәтта үпкәләгәннәр дә. Сабантуйга бирелгән бүләк – сәдака – өйне ут-күздән саклый, бәрәкәт китерә дип ышанганнар.  Авылда яшәүчеләр генә түгел, кайткан кунаклар да Сабан туена бүләк әзерләргә тырышкан. Бу йола әле дә саклана. Сабан туе батырына яки беренче килгән чабышкы өчен дип, кемдер бүләкне адарынып та биргән.  
Бөтен авылда да бүләк җыю йоласы булмаган. Мәсәлән, Минзәлә районының Минзәләбаш авылында бүләк аласы акчаларны авыл байлары биргән. Батырның иңенә саласы сөлгене исә яшь киленнәр бүләк иткән. Чигүле бу сөлгеләр белән батырларны гына түгел, ат чабышында, йөгерүдә беренче килгәннәрне дә бүләкләгәннәр. 
Кайбер якларда бирнә җыю төгәлләнгәннән соң, яшьләр җырлый-җырлый авылны тагын бер кат әйләнеп, бүләкләрне күрсәтеп чыкканнар. Сөлгеләрнең берсе кыр капкасын бизәгән. Иртәгә бездә бәйрәм дип, күрше-тирәдәгеләргә белдереп торган ул. Соңыннан җыйган бүләкләр авылның мәртәбәле картларына тапшырылган. 
Мәйдан
Сабан туе уеннары уза торган урын һәр җирдә диярлек бер исем йөрткән – мәйдан. Бәйге дигән атамасы да билгеле. Бик сирәк авылларда гына моның өчен аерым бер урын булып, Сабан туе ел да шушы урында уздырылган. Күп авылларда әлеге мәйдан, игеннәрне таптамас өчен, пай җиренең кайда калдырылуына бәйле сайланган. Тигез, чиста, халыкка бару-кайту өчен уңайлы да булырга тиеш булган ул.
Һәр авылның үз билгеләнгән вакытында хөрмәтле аксакаллар авыл яшьләре җыйган бүләкләрне мәйданга алып килгән. Бу да үзенә күрә бер тантаналы мизгелләрдән. Иңбашларына бүләкләр элгән колгаларны салып, агайлар мәйданга узган. Һәр ярыш, һәр уен өчен бүләкләр алдан ук билгеләп, аерып куелган. Сөлгеләр колгага матурлыгына, байлыгына, зурлыгына карап эленгән. Колга очындагысы – иң матуры, затлысы, кыйммәтлесе. Беренче сөлге – җиңүчегә! 
Иң матур киемнәрен киеп, авылның яше-карты, кунаклар – кем җәяүләп, кем җигүле атларга утырып, кем – ялгызы, кем гаиләләре белән Сабан туе мәйданына агылган. Әле анда, әле монда гармун тавышы, дугалардагы кыңгыраулар, дирбияләрдәге шөлдерләр чыңлаганы ишетелгән. 
Татар халкының тагын бер күркәм йоласы – бәйрәмгә һәркем яңа кием юнәтергә тырышкан. Балалар өчен Сабан туе аеруча көтелгән көн. Шулай булмый ни! Алдан ук алып куелган матур киемнәр, тансык сыйлар шушы көнне чыга бит. 
Уеннар
Мәйдандагы уеннар гасырлар буена килгән тәртип буенча уздырылган. Бәйрәмне ат чабышы башлап җибәргән. Бу ярышта катнашу бик дәрәҗәле саналган, шуңа да аты булганнарның берсе дә читтә калырга теләмәгән. Җайдак итеп 8–12 яшьлек малайларны утыртканнар. Ат чабышында катнашучылар җыелышып беткәч, аларны авылдан 5–8 чакрым читкә алып китеп, ярышка старт бирелгән. Куркынычсызлыкны күздә тотып, чабыш атлары киләсе җир мәйданнан читтәрәк билгеләнгән. Шулай да җиңүчеләр халык күз алдында бүләкләнгән. Атлы җайдакларның мәйдан әйләнүләре үзе бер матур манзара булган. 
Безнең халыкта әле тагын бер гадәт бар – иң актыктан килгән атка бүләк бирү. Тормышларында берәр авырлыкка тарыганнар, актык килгән атка бүләк бирер идем, дип, нәзер дә әйтә торган булганнар. Ат чабышы, аңа әзерлек, җиңүчене бүләкләү күренешләре Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрендә бик тәфсилле итеп тасвирлана. 
Кайбер авылларда Сабан туеның беренче өлеше ат чабышы белән тәмамланган, халык өенә кайтып, тамак ялгап килгән. Калган уеннар төштән соң уздырылган.  Күпчелек җирдә исә атлар чабышка киткәннән соң, мәйданда уеннар дәвам иткән. Уенда катнашучылар яшенә карап бүленгән – малайлар, ир-егетләр, картлар. Соңгылары йөгерешкә дип махсус әзерләнгән – чабарга комачаулый торган кием-салымнарын салып, чалбар балакларын оекбаш балтырына җыйган яки бау белән бәйләгән. Тарихи фотолардан күренгәнчә, әле 1977 елда да агайлар йөгерешкә яланаяк чыккан. 
Ат чабышы, йөгерү, көрәш – Сабан туеның төп уеннарыннан. Моннан тыш күзне бәйләп чүлмәк вату, колгага менү, аркан тартышу, күзне бәйләп әйбер кисү (соңгысында балалар катнаша), аркылы бүрәнәдә мендәр белән сугышу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннар элек тә булган, хәзер дә бар алар. 
 Көрәш
Билбаулы татар көрәше – Сабан туеның иң кызган мәле. Көрәшче үз сөлгесе белән көндәшенең биленнән алып, аны аркасына күтәреп салырга тырышкан. Тамашачылар көрәш мәйданын әйләндереп түгәрәкләнеп утырган. Көрәшне һәр вакытта да 5-6 яшьлек малайлар башлап җибәргән. Бу традиция бүген дә дәвам итә. Көрәш батырны ачыклаганчыга кадәр бара. Берничә кешене рәттән җиңгән егет батыр дип санала. Батырлар берничә булса, алар соңыннан үзара да көрәшә. Батырлар көрәше – бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән. 
Батырга бүләкнең иң затлысы – чигүле сөлге һәм тәкә. Баш батырга тәкә бүләк итү гасырлар буена сакланып, хәзергә кадәр килеп җиткән традиция. 
Көрәш мизгелләрен тасвирлаган рәсемнәр безнең эрага кадәрге III–I гасырларга караган археологик табылдыкларда да очравы мәгълүм. Ул шулай ук кайбер төрки әдәби чыганакларда очрый.
Ә кайбер авылларда, мәсәлән, Мамадыш районының Татар Икшермәсе һәм Иске Икшермә авылларында Сабан туе үзгәрәк форматта узган. Биредә буялган йомыркаларны башта – балалар, алардан соң яшьләр җыйган. Иң ахырдан өйдән өйгә кереп йомырка җыярга картлар чыккан. Җыелган йомыркаларны бер чиләккә сала барганнар. Кайчагында меңәр йомырка җыелган. Соңыннан авылның бар халкы басуга чыгып, йомыркаларны җиргә чәчкән һәм мөселманча күмәк дога кылган. Басуга хәер чыгару дип атаганнар аны. Иген бөртекләре йомырка шикелле эре булсын дип теләк теләгәннәр.
Кичке уен
Яшьләрнең кичке уены – Сабан туеның аерылгысыз өлеше булып торган. Йомырка җыйганнан алып, бәйрәм төгәлләнгәнчегә кадәр берничә көн дәвам иткән ул. Кичке уен мәйдан булган җирдә яки яшьләрнең уеннары үтә торган традицион урында – чишмә буенда яки болынлыкта, әрәмәлектә кояш баегач оештырылган. Таңга кадәр монда җыр-гармун тавышлары тынмаган. Төрле уен коралларында уйнарга маһир егетләр хәтта үзенә күрә ансамбльләр дә оештырган. Иң популяр уен кораллары булып гармун, скрипка, көпшә курай саналган. Ә уйналган уеннардан түгәрәк уен, таклы уйнау, көтүле уйнау, тәкәле уйнау дигәнне атарга мөмкин. Кичке уенда егетләр белән кызларның бергә булуы да гаепкә алынмаган. Яшьләрнең күңел ачканын карарга хәтта өлкәннәр дә җыелган. 
Кызларның кулга-кул тотынышып биюләре дә сакраль мәгънәгә ия. Түгәрәк уеннарына кызлар күп булып җыелып чыксалар һәм кырда иген дулкынланган кебек хәрәкәтләр ясасалар, уңыш та шул кадәр яхшы булыр дип ышанганнар.  
Кичке уеннар печән өстенә кадәр дәвам иткән. 
Җыен
Язгы кыр эшләре тәмамланып, печәнгә төшкәнче, авыл халкы җыен уздырган. Бер җыен берничә авылны берләштергән. Һәр җыенның төгәл вакыты булган – бер авыл аны арыш серкә очырганда уздырса, икенчесенеке сыерчык бала очырган вакытка туры килгән. Һәр авыл үзенең кайсы җыенга караганын белеп торган. Ул арадагы иң борынгы авыл исеме белән дә, җирлек атамасы яки шушы җирлектәге елга яки тау исеме белән дә аталган. Ашыт җыены, Му җыены, Калатау җыены, Биек тау, Яссы болын җыеннары...
Җыенга кунаклар атап чакырылган. Моңа алдан әзерләнгәннәр – күпсанлы кунакларны ашатып-эчертергә, кунар урынны да булдырырга кирәк бит. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән. Күчтәнәчкә дип каклаган каз, чәкчәк, күмәчләр, бәлешләр пешерелгән. Авылга кунаклар гадәттә пәнҗешәмбе көнне килә башлаган. Дугаларда – чигүле сөлгеләр, шөлдерләр, арбаларда – мамык мендәрләр, арба түрендә – күчтәнәчләр салынган сандык. Кунаклар үзләре дә бәйрәмчә киемнән! Чең-чең иткән җиз кыңгыраулар аларның килгәнен ерактан ук хәбәр иткән. Җигүле атлардагылар авылга гармуннар уйнап, җырлап килеп кергән. Балаларның аяк астына вак конфетлар, көмеш тәңкәләр сибелеп калган. Һәр килгән кунак өчен хуҗалар табын әзерләп, сый-хөрмәт күрсәткән. Кичен инде барлык кунаклар өчен уртак табын әзерләнгән. Иртән торышка кунакларны парлы мунча көткән.  Кунаклар киткәнче һәр көнне ягылган ул. Кунакның хөрмәте – мунча, ди бит безнең халык. Мунчадан чыгышка – кайнар коймак белән җимешле чәй. Көндез исә хуҗа йортында аш уза. Анда инде кунаклар янына шушы авылдагы туган-тумача, күрше-күлән дә чакырыла. Ирләр ашына – мулла, хатын-кызларныкына абыстайны дәшеп, Коръән укыталар. Аннары кунак алдыру башлана – читтән килгәннәрне шушы авылдагы туган-тумача үзләренә чакырып сыйлый. Казан өязенең кайбер авылларында кунакка алдыруны сөрән дип тә атаганнар. 
Сабан туе, җыен, кичке уеннар – авыл халкы тормышының иң ямьле мизгелләре булган. Хәер, ник булган? Җыеннар, кичке уеннар инде онытыла төшсә дә, Сабан туе – бүген дә халкыбызның иң яраткан бәйрәме. 

Язманы әзерләгәндә этнограф галимәләр Флера Баязитова һәм Рәүфә Уразманова хезмәтләре файдаланылды. 

Видео: Арча районы Кышкар авылы клубы һәм Актаныш районы Иске Байсар Мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар