Логотип
Гореф-гадәт

Нәфесне шәйтан вәсвәсәсеннән саклау

Аллаһ Коръәндә «Мәләикә» сүрәсенең 29 нчы аятендә: «Хак мөэминнәр зикер, вәгазь һәм тәрбия өчен Аллаһ Китабы Коръәнне укырлар, үә намазларын вакытында үтәрләр, үә Без биргән малдан, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә фәкыйрьләргә һәм Аллаһ юлына сәдака бирерләр. Алар, малларын биреп, Аллаһ ризалыгын алу сәүдәләрендә һич бетми торган Җәннәт нигъмәтләрен өмет итәләр», – ди.  

Аллаһ кушканнарны үтәү өчен нәфесне йөгәнләп, аны кулга алып, тиешенчә тота белү кирәк. Аллаһны зикер итү – искә алу, вәгазьләнү һәм үз-үзеңне тәрбияләү өчен Аллаһның Китабын уку, аннары килеп, Раббыбыз фарыз кылган намазны вакытында үтәү, Аллаһ биргән мал-мөлкәттән, байлыктан сәдакаларны күрсәтеп тә (монда зәкәт күз алдында тотыла), күрсәтмичә дә бирү өчен нәфес колы булудан азат булу, ягъни нәфесне акыл белән үзеңә буйсындыра белү кирәк. Нәфесне кулда тотып, Аллаһ кушканча гамәл кылсаң, Раббыбыз Җәннәтен вәгъдә итә. 

Фәрештәләрдә нәфес юк, аларда Аллаһка буйсыну, гыйбадәт, акыл-зиһен өстенлек итә. Хайваннарда акыл-зиһен үзләренең тәннәрен асрарлык дәрәҗәдә генә, аларда нәфес өстенлек итә. Аллаһ Тәгалә кешегә акыл-зиһенне дә, нәфесне дә нигъмәт итеп биргән. Әгәр дә ки, кеше акыл-зиһенен эшләтеп нәфесен йөгәнли белсә, фәрештәләрдән дә өстен булыр икән.  

 Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 168 нче, 169 нчы аятьләрендә безне шәйтан ләгыйньнән ерак булырга боерып болай ди: «Әй, инсаннар, җир йөзендә хәләл һәм саф ризыклар ашагыз һәм уяу булыгыз, шәйтанга иярмәгез, чөнки ул сезнең дошманыгыз. Ул начарлык, әшәкелек эшләргә, Аллаһ каршында белмәгән нәрсәләрегезне (белгән кебек) сөйләргә боера».  

Ошбу аятьтә Аллаһ хәләл һәм саф ризыклар ашарга боера. Кешенең тәненә хәрам керсә, Аллаһ аның гыйбадәтен, догасын 40 көн кабул итми. Шәйтан хәрам ашаган кешегә бик тиз үтеп керә. Асылда, ул мәлгунь хәрамне кешегә матур, яхшы итеп күрсәтә. Хәрам ризыктан хасил булган тән Тәмугъта янып чистарынмыйча, Җәннәткә һич тә кермәс. Тән, җан, рух-кальб пакьлеген кайгырткан кеше хәләл кәсеп белән, хәләл юл белән тапкан хәләл ризыкны исраф итмәскә тиеш. Аллаһ безгә: «Ашагыз-эчегез, әмма исраф итмәгез!» – дигән. Димәк, һәр нәрсәдә дә чаманы белергә тиешбез.  

Аллаһ: «Уяу булыгыз, шәйтанга иярмәгез, чөнки ул сезнең дошманыгыз», – дип безне ачыктан-ачык кисәтә. 

Инсанның төп дошманы – шәйтан, һәм ул мәлгунь кешегә алдан һәм арка тарафыннан, уң һәм сул тарафлардан һөҗүм итәргә әзерләнеп тора. Кеше шәйтан коткысына бирелеп, аның дусты булса – адәми шәйтан җөмләсеннән була.  

Нәфесне кулда тоту – чын батырлык ул. Күңел сафлыгы, ризыкның һәм мал-мөлкәтнең хәләл булуы иманның нык булуын, тәкъвалыкны күрсәтә.  

Аллаһ Коръәндә «Йәсин» сүрәсенең 60 нчы, 61 нче аятьләрендә инсаннарны кисәтеп болай ди: «Әй, адәм балалары! Сезгә: «Шәйтанга иярмәгез!» – дип әйтелмәдеме?! Минем сүзләргә колак салыгыз, туры юл шулдыр, дип әйтелмәдеме?! Шәйтан күп милләтләрне юлдан яздырды, сез шуны һаман аңламыйсыз».  

Аллаһ Тәгалә адәм балаларына шәйтанга иярмәскә боера. Әгәр инсан шәйтанга иярә икән, Ахирәттә ул мәлгунь үзе үк инсанны гаепләячәк. Бу хакта Аллаһ Коръәндә «Ибраһим» сүрәсенең 22 нче аятендә болай дигән: «Хөкем тәмам булып, Җәннәт кешеләре – Җәннәткә, ә Җәһәннәм кешеләре Җәһәннәмгә кертелгәч, шәйтан әйтер: «Тәхкыйк, Аллаһ сезгә хак вәгъдәне – вәгъдә кылды, мин дә сезгә вәгъдә кылдым, әмма вәгъдәмә хилафлык кылдым, ягъни Җәннәткә керәсез дип батыл дингә, бидгать гамәлләргә сезне кызыктырдым үә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем һәм ихтыярым юк иде, мәгәр мин сезне ялганга өндәдем, ләкин сез аны кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, ә үз-үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз, үә дөньяда мине Аллаһка тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем!» Әлбәттә, залимнарга рәнҗеткүче газап булыр».  

Шәйтанга ияргән кешеләр Кыямәт көнендә бик нык үкенәчәкләр, ләкин аларның үкенүләреннән бернинди дә файда булмаячак. Ахирәттә каты газапка төшмәс өчен, фани дөньяда яшәгәндә аннан котылу юлларын өйрәнү кирәк. Коткара торган сыйфатларга килгәндә исә, алар: хата-гөнаһ кылган өчен үкенеп тәүбә итү, ягъни Аллаһтан гафу итүен сорап тәүбә-истигъфар кылу; сынаулар килгәндә сабыр итү; күңелдәге хөсетлек-көнчелекне бетерү; Аллаһ биргән тәкъдиргә риза булу (ачы язмышка ия булсаң да Аллаһка тел-теш тидермәү); Аллаһка итагать итү, тәкъвалыкка ирешү. Мондый асыл сыйфатларга ия булу өчен галимнәрдән гыйлем алыйк.  

Нәфесне тәрбия кылу, аны кулда тотуның дөньялыкта да, Ахирәттә дә файда китерүе хакында гыйбрәтле кыйсса.  

 *** 

Бер бәндә Хәраме Шәриф, ягъни Кәгъбәтуллаһ янында даимән бер доганы укый. Ул: «Ий, тугрыларга ярдәм итүче, хәрамнән тыелганнарны яклаучы!» – дип дога кыла икән. Аның тирәсендәге мөселманнар: «Әллә син башка дога белмисеңме?» – дип сораганнар. Теге кеше ошбу догасын кабат-кабат укуының сәбәбен аңлату өчен үз тормышыннан хикмәтле вакыйганы сөйләгән.  

«Мин, Кәгъбәне тәваф иткән вакытта аягым ниндидер әйбергә тап булды, аны иелеп алдым. Карасам, бер янчык, эчендә бер мең алтын акча. Шунда нәфесем белән иманым көрәшә башладылар. Нәфесем шәйтан сыман вәсвәсәләп: «Бер мең алтын акча – бик зур байлык. Ал аны!» – ди. Ә иманым исә: «Бу акчалар – сиңа хәрам. Аны үзләштермә, иясен табып, аңа тапшыр!» – дип изге нәсихәтен әйтә. Шулай икеле-микеле торган чагында берәүнең: «Мин шушында бер мең алтыны булган акча янчыгымны югалтканмын. Аны табучы булса миңа тапшырсын. Мин ул кешегә рәхмәт йөзеннән утыз алтын бирергә вәгъдә итәм!» – дигән тавышы ишетелде. Шунда иманымның вәгазенә колак салдым: «Утыз хәләл алтын, бер мең хәрам алтыннан хәерлерәк!» – дип, янчыкны иясенә тапшырдым. Ул кеше, вәгъдә иткәнчә, миңа утыз алтын бирде. Шуны алып, бакырчылар базарына киттем. Шунда бер гарәп кешесен, кол итеп, нәкъ утыз алтынга саталар иде. Аны шунда ук сатып алдым. Шуннан, еллар үтеп, колым егет булып җитеп, аның белән базарда йөргәндә, бер төркем гарәп минем колым янына килеп пышылдашып сөйләшә башладылар. Егеттән: «Болар синең белән нәрсә хакында сөйләшәләр?» – дип сорадым. Кол яшермичә сөйләп бирде. «Мин – Мәгъриб солтанының улы. Әтием Хәбәш (Эфиопия) патшасы белән сугышып җиңелүгә дучар булды. Мине шул вакытта әсир итеп алып шушы шәһәргә китереп саттылар. Менә әтием бу кешеләрне мине ничек булса да сатып алып азат итсеннәр өчен бирегә җибәргән. Аларга 50 мең алтын акча биргән. Син миңа күп яхшылык иттең, үз балаңны караган кебек карадың. Мин синнән риза, канәгатьмен. Хәзер болар мине сатып алыр өчен сатулаша башлаячаклар. Син кара аны, мине илле мең алтыннан түбән бәягә сатма!» – диде. Ул әйткәнчә эшләдем. Илле мең алтынга саттым егетне. Бу кадәр байлыкны исраф итмәү өчен тиешле микъдарда тауар алдым да, Багдадка бардым. Анда кибетләр ачып сәүдә кыла башладым. Беркөнне кибеткә танышым килде һәм: «Танылган сәүдәгәр дустым вафат булды. Тулган ай йөзле матур кызы ятим калды. Әйдә сиңа кияүгә бирик шул гүзәл кызны», – диде. Мин, озак уйлап тормастан, тәкъдимне кабул иттем. Кыз миңа бирнә китерде. Бирнә – матур савытларга куелган алтын тулы янчыклардан гыйбарәт иде. Һәр янчыкта «1000 алтын» дигән язу куелган иде. Бары тик берсендә генә «970 алтын» дип язылган иде. Моның сәбәбен кыздан сорагач, ул болай диде: «Әтием бу янчыкны Хәраме Шәрифтә югалткан. Аны бер кеше табып әтиемә кире биргән һәм рәхмәт билгесе буларак, утыз алтын алу бәхетенә ирешкән. Шуның өчен бу янчыкта «970 алтын» дип язылган. Бу сүзләрне ишеткәч, Аллаһ Тәгаләгә хәмед-сәна әйттем, шөкер иттем. Кәләшемә бу хәлнең намуслылык һәм изгелек нәтиҗәсе булуын, нәфесне тезгендә тотуның хәерле булуын аңлаттым. Безнең гаилә бәхете тагы да артты, ныгыды», – дип тормыш кыйссасын сөйләгән.  

Мөхтәрәм җәмәгать, нәфесебезне һәрдаим тәрбияләп яшик, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубханАллаһ, искиткеч язма. Тәрбияви мәкалә. Аллаһ разый булсын журналистның хезмәтиеннән һәм дә редакция хезмәтеннән.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу журналист язмаларында кызыклы кыйссалар китерә. Миңа бигрәк тә шул ягы ошый.

      Хәзер укыйлар