Логотип
Гореф-гадәт

Нәфесне ничек кулда тотарга?

Аллаһ Коръәндә «Фәтыйр» сүрәсенең 6 нчы аятендә: «Шәйтан бит сезнең күптәнге дошманыгыз. Аның ялган вәгъдәләре белән алданмагыз, аны дошман дип санагыз. Шәйтан ул үзенә ияргәннәрне дөрләп янган Җәһәннәм утына гына илтә һәм башка беркая да илтми», – дип инсанны шәйтан вәсвәсәсеннән сакланырга әмер иткән. 

Күпчелек кеше ирешкән уңышлары белән горурлана, мактана һәм башкаларның үзен мактаганын ярата. Кеше үзенең акыл-зиһене, гыйлеме, гаиләсе, балалары белән горурлануны, мал-мөлкәте белән мактануны гадәти хәл дип саный. Аллаһ гыйлеменнән мәхрүм булганнар югары уңышларга ирешсәләр, зур байлыкка ия булсалар: «Мин бу дәрәҗәгә үзем ирештем», «Мин бу малларны үз тырышлыгым белән таптым», – дип әйтергә яраталар.  

Инсанны тулысынча нәфес колы булудан, тәкәбберләнүдән тәкъдир сызган чикләр коткара. Ни рәвешле коткара? Тәкъдир кешегә: «Тәкәбберләнмә, Аллаһ тәкъдир итмәсә – бер генә нәрсәгә дә ия була алмас идең. Белемеңне дә, малыңны да, аларның һәммәсен булдыру өчен кирәк булган сәләтеңне дә, саулык-сәламәтлегеңне дә Аллаһ Тәгалә яратты, Аллаһ бирде. «Минеке!» дип колачлаган нигъмәтләрнең барысы да Аллаһ ихтыярында», – дип кисәтеп тора. Тәкъдир ул бер кеше сурәтендә килеп, теле белән шулай дип әйтми. Бу кисәтү ошбу нәрсәләрдән гыйбарәттер ки: бәндәгә чир-сырхау килеп җәфалый, яисә кешенең мал-мөлкәтенә  зыян килә, яисә үзенә, яисә якыннарына бәла-каза килеп мәшәкатьли, яисә якыннарын югалтып хәсрәт утында яна. Яисә каты авыру килеп хасталана. Менә шул вакытта кеше: «Ий, Раббым!», «Ий, Аллаһ!» – ди. Менә шул вакытта кеше үзенә бирелгән барлык нигъмәтләрнең дә вакытлыча гына бирелгәнлегенә төшенә һәм нәфесен җиңеп сәдака бирергә нәзерләр әйтә һәм сүзендә тора, мул итеп хәер-сәдакалар өләшә. Кызганыч ки, кайберәүләр авырлык килгәндә әйткән нәзерләрен үтәмиләр, ягъни хәле бераз җиңеләйсә, сәламәтләнсә яисә кайгысыннан арынгандай булса, нәфесенә бирелеп сәдакасын бирми.  

Шушы хакта, тормыштан алынган гыйбрәтле хәл турында сөйләп китәсем килә.  

...Зур-зур кибетләр тотучы бер бай кешене паралич суга, йөзе-бите зарарлана. Шушы хәбәрне ишеткән дусты аның хәлен белергә керә. Чынлап та, байның йөз-кыяфәте ямьсезләнгән, авызы бераз кыйшайган икән. Бай дустына болай ди: «Үзәк кибетебезгә бар да, энемнән корбан акчасын алып, Аллаһ ризалыгы өчен, шуны шәкертләргә сәдака итеп өләш. Ин шәә Аллаһ, корбан сәдакасы хакына, Аллаһ мине бу зәхмәттән коткарыр, шифа бирер», – ди.  Дусты, вакыты кысан булу сәбәпле, байның гозерен үтәүне икенче көнгә калдыра. Икенче көнне иртүк аның өендә телефон шалтырый. Теге бай дустыннан: «Корбанлык акчасын алдыңмы?» – дип сорый. Дусты бик уңайсызланып: «Хәзер үк акчаны барып алам да, шәкертләргә өләшәм», – дип җавап бирә. Ләкин бай кеше: «Тукта, тукта, ашыкма әле», – ди. Дусты гаҗәпләнеп: «Әллә берәр төрле киртә бармы?» – дип сорый. Бай аңа: «Киртә юк, ә менә үзгәреш бар. Кичә синең белән сөйләшкәннән соң табибка алып бардылар. Ул дару язып бирде. Шуны алып эчкәннән соң хәлем яхшыргандай булды. Мөгаен, корбан чыгымнарын күтәрүнең хаҗәте дә калмас. Кибеткә бармыйча тор әле, яме!» – ди.  

Менә шул рәвешле, бу бәндәнең малга артык хиреслеге һәм нәфесе иманы кушканча яшәргә ирек бирми. Ягъни, иманы аның нәфесенә караганда зәгыйфь, ягъни ул кеше нәфесенең колы булып яши, Ахирәте өчен аз гына да саваплы гамәлне башкармый.  

Аллаһ Коръәндә тәкъвасыз инсаннарның нәфес колы булуларын тәнкыйтьләп болай ди: «Сез берәр төрле зарар килсә, шундук дөньядан өметегезне өзеп, Аллаһка ялварасыз. Аллаһ сезне ул бәладан коткарса, шундук Аннан йөзегезне чөерәсез, элекке гафләтегезгә чумасыз».  

Ә бит без – мөселманнар, Рәсүлебезгә һәм хөрмәтле сәхабәләргә охшап яшәргә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Йә, Раббым! Күз ачып йому мизгеленә генә дә безне нәфесебезнең карамагына тапшырма!» – дип, даимән дога кылган һәм безне дә шушы доганы кылырга өйрәтеп калдырган.   

Кешенең иң олы дошманы – шәйтан мәлгунь. Шәйтан кешенең алдыннан һәм артыннан, уң һәм сул тарафларыннан килеп, һәрвакыт вәсвәсәләп тора. Иблис ләгыйнь инсанның күңеленә начар фикер салып, нәфесен котыртып тора. Кешенең нәфесе вәсвәсәгә бирелүчән.  

Әгәр кеше үзенә ирешкән кайгы-хәсрәтләрнең, бәла-казаларның барысы да Аллаһ билгеләп куйган тәкъдир икәнлеген аңлап, нәфесен буйсындырып, нәфесенә хуҗа булып сабыр итсә – гөнаһлардан пакьләнүенә сәбәп була һәм иксез-чиксез әҗер-савапларга ирешә, әлхәмдүлилләһ. Авырлыкларга сабыр итү, чыдамлы булу – нәфесне тәрбияләү ул. Сабырлык – әҗер-савапларга ирештерә.  

Нәфеснең тагын бер үзенчәлеге бар, нәфес – тәнкыйтьне кабул итми, гаепне үз өстенә алмый, гаепне һәрвакыт башкалар өстенә аударырга, үзе акланырга тырыша. Инсаннар арасында шундыйлар да бар ки, гомер буе хата-гөнаһларны белеп тә, белмичә дә кылып торсалар да, үзләрен кимчелексез дип саныйлар. Болар – нәфесләрен тәрбияләмәгән кешеләр җөмләсеннән. Нәфесен тәрбияләмәгән кеше башкалардан һәрвакыт гаеп эзләп, үзен яхшы итеп күрсәтү өчен төрле яман ысуллар куллана. Ә шәйтан мондый кешеләрне бик ярата, һаман саен аларны үсендереп, нәфесләрен үсендереп тора. Әмма, моннан котылу юлы бар. Аллаһ Коръәндә шәйтаннан саклану юлларын өйрәткән. Күңелдәге яман ниятне, начар вәсвәсәне чыгару өчен «Бәкара» сүрәсенең 255 нче аятен – «Аятел-Көрси»не (аять әл-Көрси) өйрәнергә һәм даими рәвештә укырга кирәк.  

Инсан нәфесенә салкын караса, ул буйсынудан чыга һәм кеше аны җиңә алмый. Шуңа күрә, нәфесне һәрвакыт кулда тотып, аны шелтәләп тору кирәк, ягъни үзвакытында нәфесеңә: «Җитте!» – дип әйтә белү кирәк. Кеше нәфесен котыртып, вәсвәсәләп торган күңелен вәгазьләп торса, аның җаны тыныч булачак. Ә моның өчен һәрвакытта да нәфеснең яман тозак икәнлеген искә төшереп кору кирәк. Аллаһ Коръәндә «Зәрият» сүрәсенең 55 нче аятендә: «Искә төшер, чөнки, дөреслектә, искә төшерү мөэминнәргә файда китерә», – ди. Моннан аңлашылганча, кеше Аллаһны искә төшерергә, Аның сүзләрен хәтереннән чыгармаска, ни-нәрсәнең яхшы йә яман икәнен исендә тотарга тиешлеген аңлата.   

Нәфесне җиңү өчен кешегә акыл-зиһен, ихтыяр көче бирелгән. Кеше акыл нигъмәте ярдәмендә үз гамәлләре өчен җаваплы булуын һәрдаим хәтерендә тота. Яхшыны – яманнан, дөресне – ялганнан аера белү сәләтен кулланган кеше нәфес колы булмый. Нәфесен үз кулында тота белгән кеше: «Үз ихтыярың белән яман юлны сайласаң, җәзасын күрәчәксең», – дип үзенең гамәлләренә хисап бирә, ягъни нәфесен тезгендә (контрольдә) тота.   

Тормышның ачысын-төчесен күп күргән бер тәкъва бабай оныгына нәсихәт кылып болай дигән: «Һәрбер кешедә дә эчке көрәш бара. Кеше үз-үзе белән көрәшеп яшим. Бу көрәш ике бүренең көрәшенә бик тә охшаган. Бүренең берсе – залимлекне һәм явызлыкны чагылдыручыдыр, аңарда: ачу, көнчелек-хөсетлек, тәкбберлек, ялганчылык, нәфес теләкләренә иярү, саранлык сыйфатлары өстенлек итәдер. Икенчесендә исә: миһербанлылык һәм ярату, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек, юмартлык, гаделлек, тәкъвалык, курку һәм өметле булу сыйфатлары өстенлек итәдер».    Бабасының сүзләреннән тәэсирләнгән малай уйга кала һәм: «Бабакай, ә соңында кайсы бүре җиңә соң?» – дип сорый. Бабай хикмәтле итеп елмая да: «Син кайсы бүрене ашатасың, һәрвакытта да шунысы җиңә!» – дип җавап бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зәрия Вәлиеваның вәгазьләре гади, аңлаешлы тел белән язылган. Аны укыганда авторның тавышын ишеткән сыман буласың. Ул, мөгаен, мәчеттә укытадыр. Чөнки үтемле итеп аңлата белә. Рәхмәт!

    Хәзер укыйлар