Логотип
Гореф-гадәт

Матурлык – өйдә кирәк

Бүген хатын-кыз өйдә генә утыра алмый. Ул көне-төне эштә – карьера баскычыннан күтәрелә. Хезмәт урынында хатын-кыз матур күренергә тиеш: буянырга, маникюрдан йөрергә, хушбуй сибенергә...
 
Бу мәсьәләгә киңрәк карарга кирәктер. Дресс-код турында гына түгел, дөньяда, шушы җәмгыятьтә хатын-кызның урыны турында сүз бара монда. Советлар чоры килгәч, хатын-кызга ирләр белән бертигез хокук бирелде, алар укырга,  эшкә керә башлады. Эшендә үсте. Ир-ат белән бер дәрәҗәдә дип санасак та, элеккеге тормышта гүзәл затлар хатын-кыз өлешенә генә тигән авырлыкны күрсә, хәзер аларга ир-атлар күтәрергә тиеш булган авырлыклар да өстәлде. (Вазгыять үзгәрсә дә, ир-ат исә хатын-кыз авырлыгын күрми – аныкы шул үзенеке генә калды.) Менә шуңа күрә дә, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урынына бүген башкача карарга, аны үзенең асылына кайтарырга кирәк. Ә хатын-кызның асыл урыны – яхшы әни, әйбәт хатын булу. Шушылардан да әһәмиятлерәк, мөһимрәк бурычы юк аның.

Игътибар итсәгез, дөньяның бозылуы да хатын-кыз өйне калдырып, эшкә чыккач башланды. Сәбәбе аңлашыла инде: әни эштә булгач, балага тәрбия юк – ул караусыз урамда йөри, көне буе уеннан кайтып керми яки телевизор яныннан китми. Иргә дә тәрбия юк. Аны елмаеп каршы алырга, озатып калырга, иң матур киемнәрен киеп, ирен хасиятләп торырга хатынның хәзер вакыты да, көче дә җитми. Эштән ул һәрвакыт арып кайта – башкаларны көйләр хәлдә булмый. 

Эшли башлагач хатын-кыз үзе дә шактый үзгәрде, бозылды. Ул да бит хәзер мал таба, шуңа күрә: «Мин дә бит тик утырмыйм, синең кебек үк акча алып кайтам», – дип иренә тавыш күтәрергә дә тайчынмый башлады. Иргә буйсыну бетте. Ә пәйгамбәребез (с. г. в): «Ир кешенең иң яраткан әйбере – аңа буйсынулары», – ди. Үзенә буйсынмаган хатын-кыздан аның күңеле суына, ул инда аңа кирәк түгел... Дөрес, ир бу хатын белән балалар хакына (яки башка сәбәп белән) бер түбә астында яшәвен дәвам итәргә дә мөмкин, әмма шул ук вакытта аның күңеле инде гел читкә караячак... Күрәсезме, хатын-кызның карьера төзим диюе аркасында, җәмгыятьтә нинди тирән проблемалар барлыкка килде. Гел эштә – дәрәҗәләргә ирешәм дип ашкынган хатын-кыз, үзе өчен беренче урында гаилә торырга тиешлеген аңламаса, бу – бәлагә әйләнә. Җәмгыять өчен дә, гаиләсе өчен дә. Мин шуңа күрә дә карьера ясыйм дип йөргән хатын-кыздан ерак торырга киңәш итәм. Ул – гаилә өчен түгел. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бер хәдисендә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне яраткач, аның кабыргасыннан парын – анабыз Хаваны да ярата. Адәм галәйһиссәлам уянып киткәч – кабыргасы йоклаган вакытта алына – каршында Хаваны – хатын-кызны күрә.
– Син кем? – ди ул аңа.
– Мин синең хатының, – ди Хава.
– Син нәрсә өчен кирәк соң? – ди.
– Мин сиңа тынычлык алып килер өчен кирәк, – дип җавап бирә анабыз Хава галәйһиссәлам.
Әйе, хатын-кыз тынычлык алып килергә тиеш: ир кешенең хәятенә, гаиләсенә, дөнья тормышына. Ә моның өчен ул гаиләдә булырга тиеш. Хатын-кыз ир-атның күңелен юатучы булсын, күңелне кузгатучы, проблема тудыручы, яңадан нәрсәдер эзләргә мәҗбүр итүче түгел.

Ярый, хатын-кыз эшләргә дә мәҗбүр булсын, ди. Ислам дине буенча, әгәр ире моңа каршы булмаса, хатын-кыз эшләргә мөмкин. Бу – рөхсәт ителә. Әмма бу очракта да ул үзенең хатын-кыз сыйфатларын җуймый торган эшне табарга тиеш. Әйтик, тимер юлда шпал кагып йөрү, зур-зур машиналар иярләү кебек һөнәрләр хатын-кызга килешми. Аның нәфислегенә, матурлыгына, нәзакәтлелегенә туры килми. Хатын-кыз кирәк булган өлкәләр тормышта болай да бик күп бит: бала табу йортлары хезмәткәрләре, хатын-кыз табиблары, тәрбиячеләр, укытучылар... Хатын-кызга авырлык китергән, аның сәламәтлегенә зыян салган вазыйфалардан да баш тарту хәерлерәк.

Инде эштәге дресс-код турында. Хатын-кыз күбрәк хатын-кызлар коллективында эшләргә тырышырга тиеш. (Катнаш коллективларда да ир-ат  һәм хатын-кызларны бер-берсеннән аерымрак утырту хәерлерәк. Бу очракта эш тә нәтиҗәлерәк була. Эшне оештырганда аларның икесенә дә бер үк алым кулланып булмый: фикерләү дәрәҗәсе – икесенең ике төрле. Түбән яки югары түгел – бары төрле.) Хатын-кыз үз ишләре янында булса, монда дресс-кодка карата таләпләр кими. Инде ирләр арасында йөрергә туры килә икән, шәригать кануннары бу очракта да барыбер өстенрәк тора. Әйтик, ирләр янында хатын-кызга хушбуй кулланырга рөхсәт ителми: хушбуй исе ирләрнең нәфесен уятырга мөмкин. Табигый төсеңне, кыяфәтеңне үзгәртә торган ачык, җете тоннарда бизәнү шулай ук тыела. (Әмма саклану йөзеннән, әйтик, иреннәр ярылмасын дип, төссез иннек сөртергә ярый.) Тырнакны да буярга ярамый. Тәһарәт алганда, тырнакларга су тияргә тиеш, димәк, тими икән, тәһарәтең дә, намазың да дөрес булмый дигән сүз. Ә беләсезме, тырнак буяу кайдан килеп чыккан? Хатын-кыз элек тырнагын кызыл төскә күрем килгән вакытта гына буяган. Бу аның иренә: «Миңа кагылма», – дигән билгесе булган. Алар шулай сүзсез генә аңлашканнар. Тырнакта буяу сөртелгәнен күргән иргә артык сораулар биреп торырга кирәк тә булмаган...

Маникюр ясату – табигый матурлыгыңны бетерү инде ул (әлеге дә баягы, тырнакларда ниндидер чир булса, аларны дәвалау өчен буярга туры килсә – монысы башка мәсьәлә). Аллаһы Тәгалә безнең организм өчен нәрсә кирәген-кирәкмәсен барысын да уйлаган. Тырнак – суларга тиеш. Буяп, без аңа зыян салабыз. Сәламәтлекнең бер билгесе булып тора бит тырнаклар. Табиблар, аларга карап, кешегә кайчак диагноз да куярга мөмкин. Шуңа күрә буямасаң, хәерлерәк. Хәтта намаз укымасаң да.

Түрәгез сездән матурлык таләп итә икән, сорау туа: аның өчен нәрсә мөһимрәк – тышкы кыяфәтме, әллә профессионализммы? Эшеңне беләсең, җиренә җиткереп башкарасың икән, бу эш синеке булачак. Матурлыгың белән кукыраеп йөреп, кулыңнан берни  килмәсә, бер тапкыр гына игътибар итәчәкләр, икенче юлы әйләнеп узачаклар. Тышкы кыяфәт белән җәлеп итү (моны алдау дияргә дә мөмкин) дәвамлы була алмый.

Әйе, шәригать кануннары буенча, хатын-кыз үзенең матурлыгын күрсәтергә тиеш түгел. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ир кеше беренче чиратта аңа коллегага түгел, ә хатын-кызга караган кебек карый. Бу – табигать тарафыннан шулай салынган. Хатын-кыз да һәрвакыт ир-атка ошарга тырыша. Алар бер коллективта эшли икән, иртәме-соңмы, арада нәзакәтьле мөнәсәбәтләр туарга мөмкин. Аннан инде хыянәткә бер генә адым... Яшерен-батырын түгел, коллегалар арасында мондый хәлләр еш күзтелә. 
 
 
 фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хэзрэт мэчеттэн эзрэк чыгып чын доньяга караса, элекке заман сузен сойлэп утырыр иде микэн?Ана,бэлки,акчаны китереп бирэлэрдер.Э хатын-кызнын кубесе эшлэп йорергэ мэжбур. Куп вакытта майлап тору момкинчелеге дэ юк эшне. Ирлэрнен ин яратканы хатын-кыз буйсынуы имеш.Э ник хатыннарнын яратканы турында бер суз дэ юк?Или хатын-кыз жансыз бер эйберме? Ник болай да авыр заманда хатын-кызнын тормышын,анын тырнак буявын тикшергэнче,алимент тулэмэгэн ирлэрне тэрбиялэмисез? Хатын-кыз куп вакытта нигэ эшли- йэ ире тапканы гаилэ карарга житми,йэ ире булдыксыз йэ ботенлэй юк. Хэзрэт доньядан шулкадэр ерак, шуны да анламый микэн ни?

    • аватар Без имени

      1

      0

      Хэзрэт гаилэле, нигездэ матди яктан тээмин ителгэн хатын кызлар турында яза.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мина калса бик дорес.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хатын-кыз буйсынырлык дәрәҗәле ирләр калдымы соң? Калса калгандыр бер-ике.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ир-атның төп вазифасы - гаиләсен тәэмин итү турында да хәзрәт әйтергә "оныткан".

            Хәзер укыйлар