Логотип
Гореф-гадәт

Көнләшү түгел, көнләшмәү куркыныч

Ирләре сәбәпсезгә көнләшүдән зарланган хатын-кызлар байтак. Бер гаебе булмаса да, ул ире алдында акланырга тиешме, юкмы? 

– Дин кешенең табигый халәтенә туры килерлек итеп язылган кануннардан тора. Ул нәрсәдәндер тыя икән, димәк, кешегә бу, чыннан да, кирәк түгел. Әйтик, хатыны чит-ят ир-ат белән сөйләшеп тора һәм ире моннан көнләшә, ди. Дөньяви кануннар буенча яшәгән хатын, әлбәттә, гаҗәпләнә: «Мин бит бернинди гаеп кылмыйм!» – ди. Тирә-юньдәгеләр дә шул ук сүзләрне кабатлый. Ә ир үзен бернишләтә алмый – көнләшүен дәвам итә, бу хисенә хуҗа була алмый. Тик көнләшү аның күңелендә юкка гына тумый, чөнки хатыны шәригать буенча тыелган эшне эшли: чит ир белән аралаша. Димәк, дини күзлектән караганда, ирнең көнләшүе дөрес. Менә ни өчен ул, хатынының ярамаган эш кылуын үзе белмәгән килеш тә, көнләшергә мәҗбүр. Йөрәге шуны таләп итә.  

Хатын-кыз көнләшергә сәбәп бирә дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз? Шәригать кануннары буенча, хатын-кыз урамда үзе генә йөрергә, өйдән ялгызы чыгарга тиеш түгел. Чит-ятлар белән түгел, хәтта иренең бертуганнары белән дә үзе генә кала алмый ул. Пәйгамбәребез: «Монысы иң хәтәре», – ди. Беренчедән, арага, чыннан да, шайтан керүе бар; икенчедән, ир, көнләшүе аркасынд, туганы белән арасын өзәргә мөмкин. Хатын-кыз өчен үзенең туганнан туганнары да чит-ят булып санала: дин буенча алар гаилә кора ала. Димәк, алар белән дә ялгыз калырга ярамый. Хатын-кызга яулыксыз, гаурәт җирләрен капламыйча йөрүнең ярамавы турында әйтмим дә. Мондый шартларны үтәгән хатын-кызны беләсезме сез хәзер? Әйе, андыйлар сирәк. Шуңа күрә ир көнләшсә дә, сәбәп белән көнләшә. Әгәр хатын өйдә генә утыра, чит-ят ирләр белән аралашмый, урамга ире, туганы яки улы белән генә чыга, ир-атларны күргәндә арты белән баса, күзен төшерә, йөзен яулык чите белән каплый, ирләргә ниндидер үтенече булса, аларга туганы аша гына мөрәҗәгать итә икән, ул, әлбәттә, көнләшергә бернинди сәбәп бирми. Һәм ире шул килеш тә «йөрисең», дип күзен ачырмаган очракта гына, «ул гаделлек күрсәтми», дип әйтергә була.  

Әмма бөтенләй көнләшмәү дә ярамый. Хәтта: «Кем үзенең хатынын көнләми, шул җәннәткә керми», дигән хәдис тә бар. Хәзер ир кеше күбрәк ярату аркасында көнләшә. Бу хисләр юк икән, димәк, ир хатынын яратудан туктаган, аңа карата хисләре бөтенләй сүнгән. Икенчедән, көнләшми икән, димәк, ул җәмәгатенең әдәпне, шәригатьне бозуына күз йома дигән сүз. Әмма хәзер кеше дини кануннарга җитди карамый шул. Хәтта инде мөселманнар да.  

Бөтенләй сәбәпсез, хәтта баганадан да көнләшү – анысы инде авыру аның. Мондый көнләшүне дәваларга кирәк. Бу хис әлеге кешенең үз тормышын да боза, хатынының да яшәрлеген калдырмый. Кайбер кеше тумыштан көнче була. Шуңа да кияүгә чыкканда: «Нәселләрендә андый гадәт юкмы?» – дип белешергә кирәк. Атасы бик көнчел икән, улының да көнләшү ихтималы бик зур.  

Мондый вакытта кайбер хатын-кызлар: «Барыбер көнләшә, ичмаса, сәбәп белән көнләшсен», дип иренә хыянәт итә...  

– Бу теләк хатын-кызның күңелендә моңарчы да булган, димәк. Әлеге адымны ясау өчен ул хәзер бары сәбәп эзли. Һәм иренең көнләшүен үзен аклау өчен кулланырга тырыша. Тик хыянәтне бит аклап булмаячак: аның белән бергә син гөнаһ та кыласың. Ә гөнаһың иреңә түгел, үзеңә төшәчәк. Аның бөтен гөнаһысы – көнләшү, ә синеке – зуррак. Җәзасы да каты – таш белән бәреп үтерү. Әлеге җәзаны дөньялыкта булмаса, ахирәттә барыбер алачаксың. Шуңа күрә дә ирем көнләшә, аның игътибары кимеде, ул урын өстендә авырып ята, дип хыянәт юлына басарга ярамый.  

Көнләшү хәтта Аллаһы Тәгалә тарафыннан да бар. Бәндәләрне алар эшләгән гөнаһлардан көнләшә ул. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җан бирә, көн саен аңа тормыш биреп тора. Ул боларны яратып эшли. Ә адәм баласыннан аңа җавап – шөкрана кылу булырга тиеш. Моның урынына исә ул гөнаһлы юлны сайлый: Аллаһы Тәгалә яратмаган эшне эшли. Яратып, ләззәтләнеп эшли! (Теләмичә изгелекне эшләргә генә мөмкин, ә гөнаһны яратмыйча кылып булмый.) «Бу гөнаһ бит берни бирми, үзеңне генә харап итәсең», дип көнләшә Аллаһы Тәгалә.  

Ирендә көнләшү хисе тумасын өчен хатын-кыз нәрсә эшләргә тиеш? 

– Сәбәп бирмәскә тиеш! Ә сәбәп бирмәс өчен хатын-кыз үзен ничек тотарга икәнен өйрәнергә тиеш. Тик моңа бездә беркем өйрәтми. Әни-әтиләр дә, дәү әни-дәү әтиләр дә, мәктәп тә... Җәмгыятьтәге кануннар да уртак: ир кеше нәрсә эшләргә тиеш булса, хатын-кыз да шуны ук башкарырга бурычлы. Мәктәптә бер үк укыту программасы, эш урынында бер үк таләпләр. (Бездә хәзер, гомумән, иргә, хатынга бүләргә дә ярамый бит. Эшкә яңа хезмәткәр алганда, «ир-ат эзлим» дип игълан да бирә алмыйсың: кешенең хокукларын бозган булып саналасың.) Кызганыч, хәтта мәчет-мәдрәсәләрдә дә гарәпчә укырга-язарга, намаз укырга гына өйрәтәләр. Ә хатын-кызның диндә, җәмгыятьтә, гаиләдә, ире алдыңда үзен ничек тотарга тиешлеге – үзе бер сәнгать. Бу кануннар диндә генә язылган. Ә бүген аларны, әйткәнемчә, белүче аз. Ире берәр хатынга күз салса, хатыны: «Син карыйсың, димәк, миңа да ярый», – ди. Бер-берсенең хыянәтенә бөтенләй күз йомган гаиләләр дә бар. Йөрсә соң, ир барыбер өйгә кайта бит ул, дип кенә карыйлар. «Хатын йөрмәгәе, балага гына узмасын», диләр. Хәзерге заманда көнләшү түгел, көнләшмәү проблемага әйләнеп бара. Табигатьтә әнә бөтен хайван да көнләшә: ата хайваннар ана хайван янына берсен дә якын китерми. Ата дуңгыз гына ана дуңгызны көнләми. Кешеләрнең бер-берсен көнләмәве җәмгыятьнең бозылуын күрсәтә. Галимнәр моны хәрам ризыктан, дуңгыз ите ашаудан күрә. Бу нәрсәгә китереп чыгарыр, билгесез. Әмма куркыныч күренеш. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничэнче гасырда яшибез! Баш кутэрмэ хатын кыз кыскача. Бер 200 ел элекке вакыт турында укыган кебек булдым!..

    Хәзер укыйлар