Логотип
Гореф-гадәт

Кешенең исеме – аның язмышы

Халык арасында таралган, бала туу белән бәйле гореф-гадәтләрнең, йолаларның берсе дә юктан гына уйлап чыгарылмаган. Ул гамәлләрнең һәркайсы баланың тормышына, аның киләчәгенә нинди дә булса йогынты ясый: сабыйның сәламәтлеген ныгыта, аңа көч бирә. Әлегә бала туу белән бәйле башка йолалар турында искә төшереп узыйк. 

Җаннан җан яралу, бала туу! Дөньяга яңа кеше аваз салу! Яшәешнең иң зур могҗизасы, иң зур сере шушы түгелме?! Мөгаен, шулайдыр! Юкка гына һәр әти-әни өчен ул тормышта бөтен нәрсәдән дә истәлеклерәк вакыйгага әйләнми. Гомер-гомергә шулай булган! 
Халык арасында таралган, бала туу белән бәйле гореф-гадәтләрнең, йолаларның берсе дә юктан гына уйлап чыгарылмаган. Ул гамәлләрнең һәркайсы баланың тормышына, аның киләчәгенә нинди дә булса йогынты ясый: сабыйның сәламәтлеген ныгыта, аңа көч бирә. Әлеге йолалар ярдәмендә дәү әни-дәү әтиләр, әби-бабайлар, туган-тумача, тирә-күрше, дус-иш кечкенә бәби алып кайткан әти-әнинең олы шатлыгын уртаклаша, баладан яңа котылган әнине, яңа туган нарасыйны яратуга, кайгыртуга күмә. 
Дөрес, заман белән бергә бик күп нәрсә үзгәрде. Әмма йолаларның тормышыбызга кире әйләнеп кайткан очраклары да шактый. Әйтик менә кендек бавын саклау. Бүгенге яшь әниләрнең күбесе бу хакта хәбәрдар хәзер: ана белән баланы тугыз ай буе бер-берсенә бәйләп торган кендек бавын элеккегеләр юкка гына матчага кыстырып сакламавын яхшы белә. Балага исем сайлау, исем кушуга да никадәр зур әһәмият бирергә кирәген яхшы аңлыйлар. Исем кушу турында соңрак сөйләрбез. Әлегә бала туу белән бәйле башка йолалар турында искә төшереп узыйк. 
Беләсез инде, элек хатын-кызлар баланы өйдә генә тапкан. Аларга кендек әбиләре булышкан: баладан котылырга ярдәм иткән, кендек бавын кискән, сабыйны коендырган... Гому-мән, ул берничә көн бала тапкан ана яныннан бөтенләй китеп тә тормаган. Баланың беренче тапкыр коендыруның үз тәртибе булган. Кайбер якларда кендек әбисе ул суга тоз һәм бәбиләүче хатын алдан ук әзерләп куйган көмеш тәңкәне салган. (Бу көмеш акчаны кендек әбинең үзенә дип әзерләгәннәр.) Коендырганнан соң, сабыйны ул әтисенең күлмәгенә төргән. Моның да үз хикмәте бар: ата баланы яратсын, бала аңа да якын булсын дип шулай эшләгән.  
Аннан кендек әбисе авызлыкландыру (авызландыру) йоласына керешкән. Догалар укып, баланың авызына башта бал, аннары май тидергән, ә үзе теләк теләгән: Авызың ризыклы булсын, / Гомерең озын булсын, / Юлың тигез булсын, / Саның сан булсын, / Йөзең ак булсын, / Күңелең пакь булсын, – дигән.
Ә кайбер якта: «Баланы кем авызландыра – ул шуңа охшый», – дип санаганнар. Соңыннан хәтта сынаганнар: «Фәлән апа авызландырган иде, холкы нәкъ аның кебек әйбәт» яисә «Шул хатын авызландырды, шуңа күрә киребеткән», дигәннәр. Бу йола турында каяндыр укыган яки ишеткән яшь әниләр, үзләре белән бала тудыру йортына хәзер дә бал алып киләләр һәм баланы беренче тапкыр имезер алдыннан, аның иреннәренә аз гына бал тидерәләр. «Бал белән авызландырганның теле татлы булыр, май белән авызландырганның теле йомшак булыр», ди халык мәкале. 
Бала яткан урынны – соңгылыкны да кендек әби урнаштырган. Гадәттә, ул аны берничә тапкыр юган һәм чиста чүпрәккә төргән. Соңгылыкны берәүләр җиргә күмгән, икенчеләр – чормага менгезеп яки идән астына алып төшеп яшергән. Бүген дә бала тудыру йортларында, әгәр әниләр мондый теләк белдерә икән, соңгылыкны аларга бирәләр. 
Бала туган көнне үк яки иртәгә-сен иртүк мунча ягып җибәргәннәр. Бәби мунчасында юынып чыгу һәркем өчен савап саналган: тирә-күршеләрнең, туган-тумачаның берсе дә  бәби мунчасыннан баш тартмаган. Кунакларның мунчадан чыгышларын өйдә самавыр куеп, тәм-томнар белән табын әзерләп көткәннәр.
Чакырылган кешеләрнең барысы да юынып чыккач, кызуы сүрелә төшкәч, кендек әбисе мунчага бәбиләгән хатынны алып кергән. Ул аны да, бәбине дә мунчада үзе юындырган. Бәби мунчасы әле тагын берничә көн ягылган. Кендек әбисе, әйткәнебезчә, ана белән бала яныннан китмәгән – аларны карап-тәрбияләп тору өчен баланың кендеге төшкәнче еш кына шул йортта калган (яки көн дә килеп йөргән). Кендек алты-җиде көн дигәндә төшкән. Аны да, чиста чүп-рәккә төреп, сакларга куйганнар. 
Бу көннәрдә бәбидән котылган ананың хәлен белүне һәркем үзенең бурычы санаган. «Бәбили торган хатынның морҗасына карау да савап», – дип саналган халыкта. Иң элек аның хәлен белергә, әлбәттә, үз әнисе килгән. Кызының тулгак ачыларының яртысын булса да үзенә алырга дип өзгәләнгән әнисенең, сөенче хәбәр ишетүгә, алар бусагасын атлап керүе аңлашыла, әлбәттә. (Саратов губернасында гомер итүче татарлар арасында исә мондый йола да була: килене бәбиләүгә, кайнанасы авыл буйлап сөенче алырга чыгып киткән. Бала – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм бүләге. Шуның өчен дә бала туу турындагы хәбәр мөмкин булган кадәр бүтәннәргә тизрәк хәбәр ителергә тиеш. Аны котлап, һәркем акча биреп калган.) Кыз әнисе, оныгын котлап, бигрәк тә беренче бала булса, аңа урын-җир, бәби мендәре, бәби юрганы, бала чүпрәкләре, тәм-томнар алып килгән. Кайбер якларда бишекне дә ул бүләк иткән. Әмма күп җирдә бәллүне киленнең кайнатасы яки ире үз куллары белән эшләгән.
Кыз әнисе артыннан ук, бәби тапкан хатынның хәлен белергә дип, алар йортына бер-бер артлы күршеләре, туганнары керә башлый – һәрберсе бәби ашы китерә (кайбер якларда моны «бала үстерү» дип тә атыйлар). Берсе – бәлеш пешереп кертә, икенчесе – кыстыбый, өченчесе – коймак, дүртенчесе – шулпа... Ә кемдер пешкән мич ризыгы түгел, ә бәби кирәк-ярагы, кием-салым алып килгән. Бәби ашын никадәр күбрәк китерсәләр, бала имезүче әнинең сөте шуның кадәр күбрәк булачак дигән ышану да булган. Хәл белергә килүчеләрнең һәрберсен табын янына чакырганнар: самавыр көнозынына шаулап торган – һәркем-не чәй эчертеп, сыйлап чыгарганнар. Бу йоланың артында бик зур мәгънә ята: бала тапкан хатынның хәле кырык көн буена – кыл өстендә дип санала. Аш-су тирәсендә йөреп, авыр эш эшләп өзлекмәсен, күбрәк ял итсен, баласын карарга көче, вакыты калсын дип китерәләр аңа бәби ашын.  
Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре тирәсендәге татар авылларында, бәби ашы китерүчеләрнең һәрберсенә кендек әбисе төрле төстәге җепләр – бәби җебе өләшкән. Ул җепләрне бәби көтүче әни алдан ук әзерләп куя торган була. Бәби җебенә алмашка биреп калдырган акчалар кендек әбисенең үзенә булган.
Бәбигә беренче күлмәкне берәр иске әйберне генә сүтеп теккәннәр. Бу очракта бала үскәч кием-салымын кадерләп киячәк, туздырмаячак дип саналган. Кендеге төшкәнгә кадәр, берничә көн генә киертелгәнгә күрәдер, ул кендек күлмәге (яки көчек күлмәге) дип аталган. Шуннан соң да киертсәң, бала елак була, еш авырый дип саналган. Кендеге төшкәннән соң, бу күлмәкне юып, үтүкләп, икенче балалары тугач кидертергә дип җыеп куйганнар: шулай итсәң туганнар бер-берсе белән дус, тату булачак дип ышанганнар.
Игътибар иткәнсездер, бала туу белән бәйле йолаларның һәрберсендә кендек әби дә катнаша. Ул бу көннәрдә бәбиләгән хатынның иң беренче ярдәмчесе, киңәшчесе. Кендек әбинең үзенә карата да бәби туган гаиләдә аерым кадер-хөрмәт күрсәтелгән. Ул өенә кайтып китәсе көнне «әби озату» дип атаганнар: тирә-күршене чакырып, чәй мәҗлесе уздырганнар. Әмма кендек әбисен бала туган тирәдә генә дә түгел – гомер буе хөрмәтләгәннәр. Йортта таба ризыгы пешсә, аңа өлеш чыгармый калмаганнар, кендек әбисе ялгыз яшәсә, аңа хуҗалык эшләрендә булышканнар, вафатыннан соң да онытмаганнар – аңа гел догада булганнар. Кендек әбисе үзе дә дөньяга килергә булышкан һәр баланы исемләп белгән, «минекеләр» дип йөрткән – хәер-догасыннан ташламаган. 
Инде менә исем кушуга да килеп җиттек. 
Бәби туды – гаиләгә яңа ямь, бәхет, куаныч өстәлде. Шуның белән бергә әллә никадәр яңа – куанычлы мәшәкатьләр дә артты. Аның беренчесе, әлбәттә, балага исем кушу. 
Ислам дине буенча балага исемне җиденче көнне кушалар. Әмма моны беренче көнне үк тә, өченче көнне дә эшләргә мөмкин. Әлбәттә, бу йоланы соңрак үтәүчеләр дә бар – һәммәсе дә ата-ананың теләгенә, аның мөмкинлекләренә бәйләнгән. Тик яңа туган баланы беркайчан да озак вакытлар исемсез тотмаска тырышканнар: югыйсә аның сәламәтлегенә куркыныч яный дип санаганнар. Исем кушу мәҗлесенә мулла һәм олы яшьтәге иң якын ир кардәшләр, тирә-күршеләр генә чакырылган. Сабыйны, мендәргә салып, мулла каршысына китергән-нәр. Ул, Коръәннән тиешле догалар укып, өч тапкыр баланың исемен, әтисенең исемен әйтеп: «Синең исемең фәлән улы (кызы) фәлән була», – дип, сабыйның колагына пышылдаган. Шуннан соң метрика кенәгәсенә аның исемен теркәгән. Баланың уң колагына – азанны, сул колагына камәтне аның әтисенә дә укырга рөхсәт ителгән.
Исем кушу – бала туу белән бәйле йолалар арасында иң мөһиме, иң җаваплысы. Нинди исем сайларга, меңләгән исемнәрнең кайсына тукталырга? Бу сорау һәрбер ата-ананы, әби-бабайны, бөтен кардәш-ыруны, туган-тумачаны уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер тапкыр гына бирелә һәм аның гомерлек юлдашына әйләнә. Кытай халкында: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дигән мәкаль бар икән. Шулкадәр хак әйткәннәр! Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек уңай тәэсир итә. Ә начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага да начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп булып тора ала. Моның шулай икәнлеген бүген инде фән дә раслады. Менә ни өчен балага исем сайлаганда ялгышмаска, бик төптән уйлап эш итәргә кирәк. Әгәр мәгънәсез исем бирелә икән, ата-ананың бурычы үтәлмәгән дип санала. Бу очракта мулланың да ул исемне кушмаска хакы бар. Чөнки дин буенча, балага әле-ге исем белән дәшкән саен, аның әтиәнисенә дә, исемне кушкан кешегә дә гөнаһ язылып барыла. Әйе, исем кушу бала каршында гына түгел, Аллаһы Тәгалә каршында да зур җаваплылык. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу уңайдан әйткән сүзе бар: «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз», – ди ул. Исеме күркәм булмаса, кеше җәннәткә дә керә алмый. 
Исем кушу буенча әти белән әни арасында каршылык чыкса, монда хөкемдар имам булырга һәм ул мәгънәви яктан яхшырак исемгә өстенлек бирергә тиеш. Исемнәрнең икесенең дә мәгънәсе әйбәт икән, өстенлек әти кеше кушарга теләгән исемгә бирелә. 
Шулай да улыңа яки кызыңа нинди исем сайларга соң? Белгечләр мондый вакытта Гомәр-Саттар Мулилленең «Татар исемнәре ни сөйли?» дигән китабына мөрәҗәгать итәргә куша. Анда кергән исемнәрнең теләсә кайсысын балага кушарга мөмкин, чөнки ул исемнәр Казанда, казыят утырышында тикшерелгән, мәгънәләре шикле дип саналганнары төшереп калдырылган. 
Исем – ул тарих та. Шәҗәрәләргә язып-теркәп калдырган исемнәр, борынгы бабаларыбызның, нәселебезнең ерак тамырларын күрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бүгенге көндә исем бирү традицияләренең югалуы, төссезләнүе нәсел җепләренең дә өзелүенә китермәсме? 
Кабер ташларындагы язуларга, башка тарихи чыганакларга карасаң, халкыбыз XIX гасырга кадәр башлыча төрки-татар исемнәре кушкан. XIX гасырда барысы да үзгәрә. Бохара мәдрәсәләренә барып дини белем алучылар балаларына Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлаучы исемнәр куша башлый. Бик зур тиражлар белән бу исемнәр-нең шәригать кануннарына нигезлә-неп, ничек дөрес язылышын күрсәт-кән китапчыклар басылып чыга. Әлеге китапчыкларга кергән исемнәр арасында иң беренче урында Габдул-ла, Гобәйдулла, Әхмәдулла, Рәхмә-тулла, Мөхәммәткәрим һәм башка исемнәр тора. 
Ә аннан заманалар үзгәрә, илдә революция була, коллективлаштыру, индустрияләштерү еллары башлана. Бу шулай ук исемнәрдә яңгыраш таба. Әти-әниләр балаларына географик атамалар белән бәйле исемнәр куша башлый (Казбек, Урал, Эльбрус), башка планета исемнәрен (Венера, Марс), минералларны (Бриллиант) искә төшерәләр, исем итеп төрле чәчәк исемнәрен сайлыйлар (Резедә, Роза, Ли-лия, Ландыш, Сирень)... Вил (Владимир Ильич Ленин), Лениза (ленинские заветы), Ленар (ленинская армия), Рунар (революция уничтожает национальную рознь), Дамир һәм Дамира (Да здравствует мир) кебек исемнәр дә шул елларда барлыкка килә.  
Нәкъ шул елларда исем кушу йоласын тамырыннан үзгәртү омтылышлары була. Яңа йоланы «октябрина» дип атыйлар. Ул митинг, җыелыш, котлау форматында үткәрелә. Хәтта докладлар ясала. Аның ничек үткәнен күз алдына китерү өчен бер мисал. 1924 елның 22 июнендә «Кызыл Татарстан» газетасы менә нинди хәбәр урнаштырган: «Казан трамвай паркы клубында, бер татар эшчесенең баласы туу уңаеннан октябрина узды. Яңа туган кыз балага, Кызыл Армия җитәкчесе хөрмәтенә Троцкина дигән исем кушылды. Шул уңайдан иптәш Троцкийга телеграмма җибәрелде». 
Бу яңа йола халык арасында зур таралу тапмаса да, исем кушу өлкәсендә шактый зур үзгәрешләр кертергә өлгерә. 1930 елда безнең «Азат хатын» журналы «Ата-аналарга киңәш» рубрикасында менә нинди исемнәрне кушарга тәкъдим итә: Рафил, Марат, Фред, Ирек, Рев, Ренад, Корыч, Эдвард, Альфред, Ким, Баян, Карл, Марсель, Марлен, Тимер, Ук, Лерон, Илгиз, Роберт, Сталь, Рева, Марта, Аида, Лера, Рема, Майа, Ландыш, Клара, Денам, Ялкын, Роза, Баян, Ариа, Радик... 
Болары инде йөз елга якын элек булган хәлләр. Ә хәзер тирә-юнегездә бүген иң еш очраган исемнәрне искә төшерегез: Эмиль, Милана, Арина, Регина, Ильвина, Амелия, Сабина, Сабрина, Ралина, Карина, Диана, Эллина, Милена, Мира, Стэлла, Радмир, Лина, Софья, Даниэль… Ә исем бит милли һәм аһәңле булырга тиеш! Йорт түренә бишек элгән – бәби алып кайткан һәркем бу хакта исеннән чыгармасын иде... 
Бәби туен исә бала азрак исәйгәч зур мәҗлес итеп уздырганнар. Ул мәҗлес татар халык яшәгән төбәкләрдә төрлечә аталган. Казан артында, Пенза өлкәсендә – бәби мае; Тау ягында – бәби туе, бәби боткасы; Касыйм, Сергач татарларында – бәби чәе... Бала котлап алып килгән бүләкләр Нократ татарларында «бишек бирнәсе» дип аталган. Алар балага күлмәк, юрган, чыбылдык, көрпә, мендәр китергәннәр. Ә Сергачта бәби чәенә мендәр китерсәләр, аның читенә көмеш тәңкә бәйләгәннәр. «Көмеш кебек ялтырап торсын», – дигәннәр. Себер татарларында бала котлап биргән бүләкләрне «савын» дип әйткәннәр. 
Бәби туйларын зурлап уздыру соңгы елларда янә күзәтелә. Тик кунакларны хәзер өйгә түгел, күбрәк кафе-рестораннарда җыялар. Бәби туе – дини йола гына түгел, ул – милли гореф-гадәт тә, гаилә тантанасы да, гомергә истә калырлык зур бәйрәм дә. 
...Өегезгә бәби кайттымы? Йортыгызның һәр бүлмәсе бәби исе белән тулдымы? Безнең әбиләр аны «фәрештә исе» дигән... Бу исне һәркемгә дә татырга язсын!
Фото «Тартарика. Этнография» атласыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай яй монда тулы альбом язгансыз. Кендек әбиләрен дә күргән.юк.Хәзер андый йолаларны ишеткән дә юк инде,аның булганы да юк.Хәзер кешеләр шәфкәтсез.,Бер нинди әби дә шулай атналар буе өөрмәячәк.Хуҗаларга да моның кирәге юк,минемчә. Йола бик матур,әммә моны беркем дә эшләми.Без ситләшкән кл йолалардан. Еллар кирәк яңадан шул мөхиткә кереп китәргә.

    Хәзер укыйлар