Логотип
Гореф-гадәт

Кешегә ярарга тырышсагыз – берәүгә дә ярамассыз

«Сөембикә» журналыннан тәкәбберлек турында язма укыдым. Шуннан бирле уйланып йөрим. Нәрсә эшләсәм дә: «Ә бу тәкәбберлек түгелме икән?» – дим. Болай уйлау – һәр адымыңа «тәкәбберлек булмасмы соң» дип карау кайбер вакыт кешене үз-үзен түбәнсетергә дә этәрмиме икән?  

 

Укучыбызның бу соравына «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН җавап бирә. 

 

– Сиңа кем генә, нәрсә генә әйтсә дә, уйлап карарга кирәк – бу сүзнең нигезе юкмы икән? Без бит барыбыз да Аллаһы Тәгалә белән сөйләшергә, аның безгә әйтергә теләгәннәрен «ишетергә» телибез.  Әмма Аллаһы Тәгалә беркайчан да  синең белән үзе сөйләшми, ә кемдер аркылы сөйләшә. Шуңа күрә, кемдер килеп сиңа нәрсәдер әйткәндә, нидер эшләгәндә: «Туктале, Аллаһы Тәгаләнең миңа берәр нәрсә күрсәтүе түгелме икән?» – дип кабул итәргә кирәк. Бу бик фәлсәфи әйбер. Ул сиңа тәкәбберлек белән көрәшергә дә, үзеңнең кем икәнеңне, урыныңны белеп торырга, үзеңне башкалардан югары куймаска да ярдәм итә.  

Кешенең ике халәте бар: беренчесе – үзен Аллаһы Тәгалә каршында тотуы, икенчесе – үзен башка кешеләр алдында тотуы. Аллаһы Тәгалә алдында ул үзен бик түбән тотарга, күңеленнән: «Мин Аллаһы Тәгаләдән түбәндә», дип әйтеп торырга тиеш. Ә кеше алдында ул, әлбәттә, үзен кимсеттерергә тиеш түгел. Мәсәлән, аңа «син – сарык» дип әйттеләр ди. Әгәр ул бу сүзне Аллаһы Тәгаләдән дип кабул итсә, аның ачуы килмәячәк. Ул тыныч кына теге кешегә: «Син бит минем сарык түгел икәнне күреп торасың, бүтән алай әйтмә», – диячәк. Бернинди ачусыз әйтәчәк. Болай җавап бирү тәкәбберлек булмый. Чөнки ул аңа шул ук ысул белән җавап бирми, «үзең сарык», «син үзең кем соң әле» дими. Бездә бит бер хатын-кыз икенчесенә нидер әйтсә, гадәттә, анысы  «син үзең кем әле?», «кайчан кеше булдың соң әле син?», «син бит тегеләй», «син бит болай» дип тотына... Бу – тәкәбберлектән килгән кычкырышу. Ә тәкәбберлек булмаган очракта, акыл белән җавап бирәсең.  Алдарак әйткәнемчә, «Тукта, тынычлан», – дип матур гына әйтәсең. Монысы – кимсетүгә керми. 

 Кешенең хәзерге халәте гаҗәп бит: начальниклар кул астында эшләүчеләрне  теләсә нинди сүзләр белән ачуланалар. Бу бездә дә шулай. Хезмәткәрләр хуҗага  берничек җавап бирми, берни әйтми – үзен кимсетергә рөхсәт итә. Ләкин шушы кешеләргә: «Намаз укы», – дисәң, «Укымыйм», – дип җавап бирә. Хуҗасына ул үзен кимсетергә рөхсәт итә, ә Аллаһы Тәгалә каршында үзен тәкәббер тота – үзен әллә кемгә куеп, гыйбадәттән баш тарта. Бу – Аллаһы Тәгаләне тыңламау, үзеңне аннан өстен кую дигән сүз. Ничек кенә яшерсәң дә, аның нигезе шул. 

Ә бит бар да киресенчә булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә каршында бәндә үзен түбән тотарга, ә кеше алдында горур булырга тиеш. Менә шул очракта эчке халәте тигез була. Начальникка да: «Сез миңа авыр сүзләр әйтәсез,  рәнҗетәсез, бу дөрес түгел», – дип җавап бирер, курыкмас иде. Аллаһы Тәгаләдән генә куркыр иде.  

Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә каршында тәккәббер булмаска кирәк.  Пәйгамбәребез әйтә: «Аллаһы Тәгаләгә ярарга тырышсагыз, аңа да ярарсыз,  кешегә дә ярарсыз. Кешегә ярарга тырышсагыз, кешегә дә ярамассыз, Аллаһы Тәгаләгә дә», – ди.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар