Логотип
Гореф-гадәт

​Ислам бинасын төзү: нигезен төзеп кенә, өй салынган булып саналмый


 Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөхтәрәм сәхабәсе Әбү Габдеррахман Габдуллаһ бине Гомәр бине Хаттаб радыйаллаһу ганһү сөйләгән: «Мин Аллаһ Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Ислам биш терәккә нигезләнә: «Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәд – Аның Илчесе» дип шәһадәт бирү, намаз уку, рамазан аенда ураза тоту, зәкят түләү, хаҗ кылу».  

Исламның терәкләре турындагы хәдис – бөек хәдис. Ошбу хәдис Исламның барлык хөкемнәрен үз эченә ала. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәндә шушы терәкләр хакында тәфсилләп аңлата һәм аларны үтәү турында инсанга әмер бирә. Ошбу вәгазь – Ислам бинасын төзү хакында.  

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм кешене җәннәтле итүче Исламны нык бинага тиңләгән. Ошбу нык бинаны, фани дөньяда яшәгәндә, һәр кеше үзе төзергә тиеш. Ул бинаның терәкләре биштер.  

 

1. «Аллаһтан башка иләһ юк һәм Мөхәммәд – Аның илчесе», – дип ихлас күңелдән ышанып шәһадәт бирү. Бу терәк башкаларына карата нигез ролен үти.  

Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 163 нче аятендә: «Үә сезнең Иләһегез – бер генә Иләһ. Иләһ булырга яраклы иләһ юк, мәгәр Рәхмәтле, Рәхимле Иләһ – Аллаһ Тәгалә генә!» – дип Үзенең Барлыгы һәм Берлеге, һәм гыйбадәтләрнең бары тик Аңа гына кылынырга тиешлеге хакында ап-ачык итеп аңлата һәм инсанны ширек кылмаска өнди. Гаять мөһим бу мәсьәләдә инсанның ялгышырга хакы юк. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәднең Аның хак илчесе булуына ихлас күңелдән ышанып шәһадәт кәлимәсен әйтү – Исламның нигезе. Шәһадәт кәлимәсен әйтеп, Ислам бинасының нигезен (фундаментын) төзегәннән соң, Исламның бинасын төзергә, ягъни тагын дүрт терәкне торгызырга тиешбез.  

 

2. Бөтен шартларын, барлык кагыйдәләрен үтәп, тиешле вакытында биш вакыт намаз уку. Намаз – Аллаһ хакы. Аллаһ Коръәндә 100 дән артык мәртәбә намаз укырга тиешлегебез турында әйтә. Намаз – җир өстендә яшәүче барлык кешегә дә әмер ителгән. Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 43 нче аятендә: «Үә намазны үтәгез һәм зәкят сәдакасын бирегез һәм рөкугъ кылучылар белән рөкугъ кылыгыз (ягъни, намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз)!» дип һәммәбезгә дә намаз укуны әмер иткән. 

Намазның гарәпчә мәгънәсе – әс-салә – дога, сорау дип тәрҗемә ителә. Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 45 нче аятендә: «Сабырлык (Аллаһ юлында түземле булу) белән үә намаз белән Аллаһтан ярдәм сорагыз! Чыннан да, намаз уку авыр йөктер, мәгәр, бирелеп, ихлас күңел белән укучыларга авыр булмас», – дип ярдәмне Үзеннән сорарга куша. Намаз – дога кылу, Аллаһтан һидәят (туры юлда булуны) сорау, Җәннәтне сорау ул.  

Инсан, тәүлегенә биш вакыт намаз укып, Раббысын зикер итә. Җирдә үә күкләрдә булган терек һәм терек булмаган барлыклар (мәхлуклар) Аллаһны зикер итәләр, үзләренә боерылганча намаз укыйлар. Бу хакта Аллаһ «Бәни Исраил» сүрәсенең 44 нче аятендә: «Җиде кат күк үә җир һәм күкләрдә үә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһны мактап тәсбих әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне үә күренмәгәне Аллаһны зикер итәдер, ләкин, сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ Миһербанлы үә Ярлыкаучы булды», – ди.  

Аллаһ әмерен үтәп биш вакыт намаз кылганда «Фатиха» сүрәсен укыйбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәннең анасы булган «Фатиха» сүрәсендә дога кылырга өйрәтә: «Йә, Раббыбыз! Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм, ярдәм сорап, Сиңа гына сыгынабыз». Без шул рәвешле дога кылабыз, әлхәмдүлилләһ. Башта, Аллаһның әмерен үтәп Раббыбызга гыйбадәт кылабыз, аннан соң Аллаһтан ярдәм сорыйбыз һәм, Аңа гына сыгынабыз. Аллаһ Үзенең әмерен үтәгән инсанны яклавына, саклавына ала, әлхәмдүлилләһ.  

Аллаһ «Мәгариҗ» сүрәсенең 34 нче аятендә Үзенең әмерен үтәп намаз укучыларны югары дәрәҗәләргә күтәрәчәге хакында ап-ачык итеп әйтә: «Намазларын саклап, үз вакытында укучылар хөрмәтләнүчеләр һәм алар югары дәрәҗәдә булырлар». Аллаһ Тәгалә ошбу аятендә намаз укучыларга Җәннәтне вәгъдә итә.  

Укылган намазларыбызны сакларга тиешбез. Ничек сакларга соң кылган гыйбадәтебезне? Кылган гыйбадәтебез әҗер-савап булып гамәл дәфтәребезгә язылсын өчен, әдәп-әхлагыбызның югары дәрәҗәдә булуын кайгыртырга, изге ният, изге теләк һәм изге догада булырга, игелекле эш-гамәлләр кылырга тиешбез. Шул ук вакытта, намазга игътибарлы һәм ихтирамлы булырга да тиешбез. Аллаһ «Мәгун» сүрәсенең 4 нче аятендә: «Намазларына илтифатсызларга кайгы-хәсрәт», – ди. Аллаһ ошбу аятендә намазны исем өчен генә укучыларны кисәтә. Ә инде намазны көтеп алып, ихласлык белән укучылар Җәһәннәмнән котылачак. Бу турыда Аллаһ «Мөэминүн» сүрәсенең 1 нче, 2 нче аятьләрендә: «Тәхкыйк, намазларын хошугълык белән укучы мөэминнәр котылды», – ди.  

Хошугълык – кальбнең йомшаруы, ихласлык һәм намазга игътибарлы һәм ихтирамлы булу.  

Аллаһ инсанга җиңеллек теләп, «Ниса» сүрәсенең 101 нче аятендә болай ди: «Мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, намазыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр». 

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә ошбу аятьне тәфсирләп болай дигән: «Аллаһ бүләк иткән сәдаканы кабул итеп алыгыз». Намаздагы җиңеллекне кабул итеп алырга тиешбез. Ибн Каюм әйткән: «Аллаһның Илчесе Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм сәфәрдә чакта, Мәккәгә әйләнеп кайтканчы, дүрт рәкәгатьле намазларны ике рәкәгатькә кадәр кыскарта иде. Юлда аның дүрт рәкәгать итеп намаз укыганлыгы беркем тарафыннан да расланмаган», – дип юлчы намазы турында аңлата. Ахшам намазы сәфәрдә дә өч рәкәгать итеп укыла, ягъни үзгәрүсез кала.  

Намаз уку һәр мөселманның үз сәгадәте өчен зарур. Аллаһ безнең гыйбадәтләребезгә мохтаҗ түгел.  

Намаз – гыйбадәтнең иң олысы. Инсанның яралтылу сәбәбе – гыйбадәт кылу өчен. Аллаһ «Зәрият» сүрәсенең 56 нчы аятендә: «Мин инсаннарны да, җеннәрне дә, Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым», – ди. Инсанның яралтылышы шундый вазыйфа өчен икән, кеше гыйбадәт гыйлемнәрен алырга тиеш. Намаз тәртипләрен өйрәнү, Коръәнне дөрес итеп уку өчен тәҗвид дәресләре алу һәр мөселманга да фарыз.  

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Намаз – мөэминнәрнең мигъраҗы», – дигән. Бу – Аллаһ Тәгалә белән турыдан-туры элемтәгә керү дигән мәгънәне аңлата. Аллаһ белән һәрвакыт элемтәдә булыйк: сау-сәламәт һәм авырган чагыбызда да, бәхетле һәм кайгылы вакытта да, бай һәм фәкыйрь чагыбызда да.  

 

3. Исламның өченче терәге – рамазан аенда ураза тоту. Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Рамазан аенда кешеләргә һидәят булган, шул һидәятне аңлатучы һәм аеручы Коръән иңде. Рамазанга ирешкән һәрберегез ураза тотсын...» – дип һәммәбезне дә ураза тотарга боера.  

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем Рамазан аенда хисабын Аллаһтан өмет итеп һәм иман белән ураза тоткан, ул – үзенең гөнаһларыннан арыныр», – дип, Аллаһ ризалыгы өчен иман китереп, ихластан ураза тотарга нәсыйхәт итә. Пәйгамбәребез: «Ураза – пәрдә ул. Җәһәннәм утыннан пәрдә ул», – дип безне Җәһәннәм утыннан ерагайтучы, Җәннәткә якынайтучы гыйбадәтне кылырга өнди. Аллаһ Тәгалә фарыз кылган ураза гыйбадәте рухны, кальбне, җанны сафландыра, тәнгә шифа бирә һәм Ахирәттә Җәннәткә керергә сәбәп була.  

Аллаһ: «Ураза – Минем өчен генә тотыла һәм, Мин аның өчен тиешле бүләген Үзем ирештерермен. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: берсе – авыз ачканда, икенчесе – үзенең Хакиме белән очрашканда. Ягъни, Аллаһ белән очрашканда», – дип уразаның кадер-хөрмәтен белдерә. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Авыз ачарга ашыгучы кешеләр бәхетлеләр», – ди.  

Бәхетлеләр җөмләсеннән булыйк!  

 

4. Ислам терәкләренең дүртенчесе – зәкят түләү. Зәкят – байлыгы билгеле бер күләмдә булган кешенең ярлыларга, толларга, ятимнәргә матди ярдәм бирүе. Байлыкның кырыктан бер өлеше фәкыйрьләр, ятимнәр, толлар хакы. Шушы хакны тиешле күләмдә һәм тиешле вакытында бирү – зәкят түләү була. Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 110 нчы аятендә: «Намазларыгызны вакытында башкарыгыз һәм зәкят сәдакаларын вакытында түләгез», – дип зәкят түләүне фарыз кылган.  

Аллаһ «Бәййинәһ» сүрәсенең 5 нче аятендә: «Аларга Аллаһ тарафыннан Аллаһка ихлас белән гыйбадәт кылырга, шулай ук, намаз укырга һәм зәкят түләргә боерылды. Хак дин шулдыр», – ди.  

Зәкятләрнең гаделлек белән түләнүе байлар һәм ярлыларның үзара дус-тату, бер-берсенә догада булып, яхшы мөгамәләдә яшәүләрен тәэмин итә. 

Зәкят кемнәргә бирелергә тиеш? Аллаһ «Тәүбә» сүрәсенең 60 нчы аятендә: «Сәдакалар: фәкыйрьләргә, мескеннәргә, зәкят белән шөгыльләнүчеләргә, күңелләре Исламга өлфәт хасил иткәннәргә, ягъни Исламга керүчеләргә, тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгәннәргә, Ислам дине өчен Аллаһ юлындагыларга һәм мөсафирларга. Аллаһтан шулай әмер ителде. Аллаһ Белүче үә Хөкем итүче», – дип зәкятнең кемнәргә бирелергә тиешлеге хакында бик ачык итеп аңлаткан һәм байларга зәкят түләргә әмер биргән.  

Ошбу аятьтә сәдака дигәндә фарыз зәкят күз алдында тотыла. Аллаһ Тәгалә ошбу аятендә сигез төрле кешене аерып әйткән. Раббыбыз Үзенең динен – Исламны куәтләүче, аны таратучы кешеләрне дә (дәгъват белән шөгыльләнүчеләрне) зәкяткә лаеклы дигән. Дәгъватчене, ягъни Аллаһ юлында булучыны Раббыбыз Үзенең Коръәнендә искә ала һәм, аларның җирдәге яшәеше өчен байларның да өлеш кертергә тиеш булуын әйтә.  

Сәдака, зәкят – малны пакьлый, кешене гөнаһлардан арындыра. Аллаһ «Тәүбә» сүрәсенең 103 нче аятендә: «Малларыннан зәкят сәдакаларын ал, шуның белән аларны гөнаһларыннан арындырырсың», – дип сәдаканың әҗере хакында әйтә.  

Зәкят – милекнең артуы, тормышның муллыгы, мал-байлыкның саклануы һәм һәртөрле явызлыктан иминлеге ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Сәдакадан байлык кимемәс», «Сәдака – иманның дәлиле ул», – дигән.  

Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 156 нчы аятендә: «Минем мәрхәмәтем бөтенесен үз эченә ала. Мин аны игелек кылучы һәм зәкят түләүчеләргә ирештерермен», – дип зәкят түләүчеләргә мәрхәмәтле булачагын вәгъдә итә.  

 

5. Ислам терәкләренең бишенчесе – Мәккәгә барып хаҗ кылу.  

Аллаһ Тәгалә хаҗны көче җиткән, ягъни сәламәт һәм матди яктан тәэмин ителгән кешегә фарыз кылган. Аллаһ «әл-Гыймран» сүрәсенең 97 нче аятендә: «Көче җиткән кешеләргә хаҗ кылу фарыз», – ди.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Кем хаҗ кылганда сүгенми, гөнаһ кылмый, шул анасы тудыргандагы кебек гөнаһсыз булып кайта», «Хаҗ гамәлләрен минем үрнәгем буенча башкарыгыз», – дигән.  

Ислам – ышану белән гамәл кылуның кушылмасы ул. Иманнан башка гамәлләр файдасыз һәм гамәлсез иман да була алмый. 

 «Мин шәһадәт кәлимәсен әйттем һәм иманлы булдым. Минем Аллаһка ышануым да җитә, гыйбадәт кылмасам да ярый», – дип, үзен-үзе юатучы кеше белеп торсын – бинаның нигезен төзеп кенә, өй салынган булып саналмый. Йортны төзү өчен, иң элек аның нигезен салырга, аннары диварын (стенасын) өяргә, аннары идән-түшәмен җәяргә һәм түбәсен ябарга кирәк.  

Көчле, сау-сәламәт чагыбызда Ислам бинасын төзеп, Ахирәттә Җәннәт ишекләрен ача торган ачкычны булдырыйк, Аллаһның сөекле бәндәләреннән булырбыз, ин шәә Аллаһ.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар