Логотип
Гореф-гадәт

​Чын мөслимә юмарт була

Аллаһның хак илчесе, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр. Саранлык – ботакларын дөньяга сузган Җәһәннәм агачларыннандыр. Кем бу агачның ботагына тотынса, ул ботак кешене Җәһәннәмгә тартыр», – дигән.

Юмартлык – күркәм сыйфатларның берсе.
Юмартлык – Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрне башкалар белән уртаклашу, кешеләргә изгелек, игелек кылу ул. 

Саранлык исә, Аллаһ Тәгалә биргән мал-мөлкәтне бары тик үзенеке генә дип белеп, аны башкалар белән уртаклашмау. 
Аллаһ Коръәни Кәримне инсаният өчен яшәү кануны итеп иңдергән. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәни Кәримдә бик күп сүрә-и аятьләрдә кешеләрне юмарт булырга өнди. Ислам шәригате буенча, мал-мөлкәте булган, мул тормышта яшәүче  кешеләр үзләрендә булган байлыктан мохтаҗларга ярдәм итәргә тиешләр. Байлар, байлыкларының кырыктан бер өлешен зәкят итеп түләргә тиешләр.

Юмартлык – ярдәм итүне аңлата. 
Аллаһ Коръәндә «Зәрият» сүрәсенең 19 нчы аятендә байларның малында мохтаҗларның өлеше булуы хакында катгый итеп әйтә: «...аларның малларында соранучыларга һәм мохтаҗларга өлеш бар».

Вакытлыча булган ошбу сынау йортында кешеләр төрлечә сынала: чир-сырхаулар һәм саулык-сәламәтлек белән; мохтаҗлык-фәкыйрьлек һәм байлык белән; бәхет һәм бәхетсезлек белән. Ошбу имтиханны уңышлы тапшыру өчен, Раббыбыз кушканны үтәргә тиешбез. Аллаһ Тәгалә байлык биреп сыный икән, мал-мөлкәтнең билгеле күләме мохтаҗлар өлеше булуын белергә тиеш мул тормышта яшәүче  кеше. 

Байлык-муллык акыл-зиһенне эшләтеп яисә күп көч куеп табылган булса да, аны Аллаһ бирмәсә, без бернәрсә дә эшли алмас идек, шуңа күрә дә, Раббыбыз биргән нигъмәткә шөкер итеп, аннан башкалар өчен өлеш чыгарырга тиешбез. 
Ярдәмләшү һәм юмартлык Коръән белән һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре белән фарыз кылынган.

Аллаһ «Бәкара» сүрәсенең 272 нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары сезгә түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – ди. 

Тормыш тәҗрибәсе белән расланган: саранлану, мал колына әйләнү яман нәтиҗәләргә китерә һәм булган мал-мөлкәтне дә харап итә. Бу хакта Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ коллары өчен шундый көн җитәр, ул көнне күктән ике фәрештә төшәр һәм аларның берсе шулай дияр: «Ий, Аллаһым, сәдака бирүчегә арттыр!» һәм аңа артыгы белән бирелер. Икенчесе шулай дип әйтер: «Ий, Раббым! Саранга бирмә!» һәм аның бөтен малы зая булыр». 

«Сәдака малны киметми» дигән хәдисне күпләребез белә, әлхәмдүлилләһ. Сәдака малны күбәйтә, бәрәкәт бирә. 

Аллаһ ризалыгы өчен ихласлык белән бирелгән хәер-сәдака гамәл дәфтәренә язылып беркетелә. Бу хакта яхшы белгән мөслим-мөслимәләр һәрвакытта да малларыннан ятимнәр, мохтаҗлар, фәкыйрьләргә өлеш чыгаралар, зәкятләрен җиренә җиткереп бирәләр. Ислам тарихында юмарт, киң күңелле мөслимәләр күп булган, хәзер дә алар бар һәм киләчәктә дә булыр, ин шәә Аллаһ. 

Тарихтан бер мисал: Һарун әр-Рәшитнең хатыны Зөбәйдә Мәккә халкы һәм хаҗилар өчен су каналы казыта. Ул канал шул заман өчен гаҗәеп нәрсә була. Зөбәйдәнең казначее: «Бу зур төзелешнең чыгымнары бик күп, каплап бетергесез», – дип зарлангач, мөслимә ханым һич икеләнүсез: «Балтаның һәр сугуы бер динар бәясенә төшсә дә, төзүдән туктамагыз!» – ди. Каналга «Зөбәйдә чишмәсе» дип исем бирәләр, халык шул каналдан рәхәтләнеп файдалана. 

Мөслимәләрнең хәйрия эшләре нәтиҗәсендә төзелгән хастаханәләр, уку йортлары һәм башка төзелеш объектлары мөселманнарга хезмәт итә. 

Әгәр дә, ире риза булса, мөслимә ханым ире (хәләл җефете) тапкан малдан да сәдака бирә ала һәм моның белән тормыш иптәше дә әҗер-савап казана. 

Ислам – мөслим-мөслимәләрне хәерле гамәлләр кылырга, бер-берсенә ярдәмчел булырга, кулларыннан килгәнчә игелек итәргә өнди. Бу дөньяда оялчан фәкыйрьләр, оялчан мохтаҗлар да бик күп. Аларның мохтаҗ булулары хакында кешеләр белмиләр. Әмма, сизгер күңелле, ихласлык дәрәҗәсенә җиткән мөслим-мөслимәләр шундый тыйнак кешеләрне белеп, аларга ярдәм итәләр, әлхәмдүлилләһ. 

Ятимнәрне кайгырту хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре байтак. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ятимне кайгыртучы минем белән бергә Җәннәттә була», – дигән һәм ике бармагын янәшә куеп күрсәткән. 

Ирсез калган хатыннарга, бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм итүнең зур әҗер-савапка ирештерүе хакында Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Ирсез хатын һәм мескеннәрне кайгыртучы кеше көндезләрен ураза тотып, төннәрен намаз-гыйбадәт белән үткәрүчеләрдән санала», – дигән.  

Бөтен барлыкларны юктан бар кылып, тәрбияләп, нигъмәтләп торучы Аллаһ – Юмарт. Аллаһ – юмартлыкны сөя һәм юмартларга Үзенең иксез-чиксез байлыгыннан аларга лаеклы нигъмәтне бирә, малларының бәрәкәтен арттыра. 

Аллаһ нигъмәтенә, Аллаһ  ризалыгына ирешкән мөслимә һәм аның ире хакында кыйсса.       

                                      ***
Аллаһ пәйгамбәрләренең берсенә вәхи кылып болай ди:
– Синең өммәтеңнән бер кешенең ярты гомерен байлык белән, ярты гомерен фәкыйрьлек белән тәкъдир кылдым. Ул өммәтең кайсысын әүвәл ихтыяр кылыр? Әүвәл гомерендә байлыкны ихтыяр кылса – яшь вакытында бай кылырмын, ахыр гомерендә ихтыяр кылса – картайгач байлык белән гомер итәр, – ди. 

Пәйгамбәр галәйһиссәлләм ошбу кешегә Аллаһның вәхиен, ягъни Аллаһның хәбәрен әйтә. Бу кеше: 
Хатыным белән киңәшим әле, – ди.

Хатынына киңәш иткәч, ханым иренә: 
– Әүвәл байлыкны, ягъни яшь чорыбызда байлыкны ихтыяр кылыйк, – ди. Ире бик тә гаҗәпләнеп: 
– Яшь вакытыбызда бай булып, картлыкта фәкыйрь булсак бик мөшкел, бик авыр булыр. Әмма, яшь вакытта фәкыйрь булып, картлыкта бай булсак нинди яхшыдыр, – ди. Әмма, хатыны иренә: 
Бу урында минем сүземчә эш кылыйк, – ди.

Аллаһ Тәгалә бу гаиләнең ризыгын киң итә, алар бик мул тормышта яшиләр. Шуннан хатын иренә киңәш итеп: 
– Әгәр байлыкны гомеребезнең ахырынача калдырыйк дисәң, юмарт бул! – ди. 

Бу кеше хатынының киңәшен тотып яши, шулкадәр юмарт була ки, мохтаҗлыктан ярдәм сорап килгәннәрнең хаҗәтен һәрвакыт үти торган була. Инде бу ир белән хатынның ярты гомере узып та китә. Барысын да Белеп, Ишетеп, Күреп торучы Аллаһ Тәгалә шул заман пәйгамбәренә вәхи кылып: 

– Ярты гомерен байлык белән, яртысын фәкыйрьлек белән тәкъдир кылган идем, ләкин бу кешене бик юмарт һәм нигъмәтләремә шөкрана итүче итеп таптым. Бу юмарт кешегә сөенеч бир: калган ярты гомерләрен дә байлык белән тәкъдир кылдым, – ди.

Юмартлык ике дөнья өчен дә хәерле. 
Саранлык хакындагы кыйсса да безне уйланырга этәрер, ин шәә Аллаһ.

Муса галәйһиссәлләм өммәтендә Карун исемле кеше яши. Аллаһ аңа байлыкны бик мул итеп бирә, әмма ул кеше (Карун) бик тә саран була. Аңа кауме, ягъни халкы: «Раббыбыз биргән байлыгыңнан мохтаҗларга өлеш чыгар», – дип әйтә торган булганнар. Муса галәйһиссәлләм дә Карунны һәрвакыт юмартлыкка өндәгән. Әмма Карунның саранлыгының чиге булмый. Ул кауменә: «Мин бу байлыкка үз сәләтем һәм үз тырышлыгым белән ирештем. Кемгә дә булса аннан өлеш чыгарырга тиеш түгелмен», – ди. Барысын да Белеп, Ишетеп, Күреп торучы Аллаһ Карунның үзен, аның мал-мөлкәтен –  барысын бергә җирдән йоттырта. Карунны байлыгы белән бергә җир йота. 

Карунга охшаудан Аллаһ сакласын.
Аллаһ юлына  – Ислам юлына бирелгән сәдакалар һәм тотылган маллар урынына Раббыбыз аннан да яхшырагын, аннан да хәерлерәген һәм тагын да күбрәк итеп бирәчәк, ике дөньяда да безне нигъмәтләндерәчәк. Аллаһ бу хакта Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 261 нче аятендә: «Аллаһ юлына биргән малның мисалы – бер бөртек орлык кебек, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне Белүче», – дип ап-ачык итеп әйткән. 

Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү әйткән: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм шулай диде: «Бер кеше һәрвакыт башкаларга бурычка бирә торган булган һәм шулай дигән: «Фәкыйрь, мохтаҗ кеше килсә, аңа бурычын гафу итегез, бәлки Аллаһ та безне гафу итәр». Үлгәннән соң Аллаһ каршысына килеп баскач, Аллаһ чыннан да аның барлык хата-гөнаһларын гафу иткән». 

Аллаһ – Юмарт. Ул  инсаннарны да юмарт итеп күрергә тели. Аллаһ ризалыгына ирешергә һәм ике дөньяда да бәхетле булырга теләсәк, юмарт булыйк!

              


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар