Логотип
Гореф-гадәт

Бәйрәкә бизәкләре 

– Менә монысы көре дип атала... Станның ике педале бар: берсе – ал көренеке, икенчесе – артныкы... Зөләйха апа, бер җеп ычкынган монда!

– Менә монысы көре дип атала... Станның ике педале бар: берсе – ал көренеке, икенчесе – артныкы... Зөләйха апа, бер җеп ычкынган монда! Тимерен тартканда өзелеп киткән, күрәсең. Төйник... Дөрес кердеме? Нишләп шул арада ычкынган соң әле ул? Хәзер камыт энәсе бирәм... 

– Камыт энәсенә җитәме соң, җебең кыска, Тәнзилә. Карале, кирәк бит! Кылычның икенче теше булдымы бу, өченчеме? Әле ярый тиз күрдек... 

Ике останың бу сөйләшүен тыңлаганда, мин дә сезнең кебек палас сукканда иң авыры җеп ычкыну (өзелү) дип аңлаган идем. Әңгәмәнең башы гына иде әле. Хәзер беләм: өзелгән җепне ялгаудан бигрәк, башта аны сузу кыенрак. Ялгышсаң, сукканны кире сүтү дә җиңел түгел.  

 

...Бәйрәкә – борынгы авыл. Аның данын еракларга ишеттергән шәхесләрне саный башласам, язмам башка юлга кереп китәр. Бөтен дөньяга билгеле мәшһүр композитор Софья Гобәйдуллинаның да нәсел тамырлары шушы авылга килеп тоташуын гына әйтим дә... (Юлыгыз Ютазы якларына төшсә, Бәйрәкәгә сугылырга, музейларын карап чыгарга һичшиксез вакыт табыгыз!) 

Ә палас... Әйе, бу авыл осталары суккан палас та аның матур бер үзенчәлеге! Элек Бәйрәкәгә яучы җибәрүчеләр яхшы белгән: аларда буй җиткән кызлар бирнә өчен палас та әзерли. Зуррагын, кечерәген. Өч чәчәклесен, икелесен. Җете төслесен, караңгырагын... Килен булып төшәчәк нигезенә гомер буе бер ямь биреп торачак, тузуның ни икәнен белмәячәк паласлар! Ә аннан кибетләргә фабрикаларда тукылган келәмнәр кайта башлаган, һәм борынгыдан килгән бу һөнәр кинәт кенә кирәксезгә әйләнгән. Станнар чормаларга күчкән, буяулар – караңгы почмакларга, җепләр – сандыкның төбенәрәк... Тик күз нуры һәм җан җылысы кушып суккан паласлар барыбер башка шул алар! Кибет тулы келәм әнә, ә күңел барыбер боларына күбрәк тартыла. Тик инде бу эшнең тәртибен, җаен белгән осталар гына авылда бик аз калган. Бармак белән санарлык кына... Яңа гына туксан яшен тутырган Зөләйха апа Газизова – шуларның берсе. Әмма шәкерте булмаган остаз остазмыни ул?! Тәнзилә апа Мәрданшина аңардан палас сугуның инде бөтен серләренә дә өйрәнергә өлгергән.  

Осталар миңа палас сугу серләрен сүтә. Аны гына да түгел.  

 

Чабата үрүнең дә җае бар 

Зөләйха апа: Паласны 7 яшемнән суга башладым. Әлеге дә баягы, инәйгә ярдәмче кирәккә. Педальгә аягым да җитми иде әле... Ач вакытлар бит, бер уч булса да он бирмәсләрме дип тырышу. Укый да алмадым мин. Күршедәге өч чакрымдагы Зирекле елга авылына бала карарга җибәрделәр. Инәй хәл белергә килсә, җир тырнап, елап кала идем. Сагынганмындыр инде... Бала караган өчен бер ирләр бишмәте, бер күлмәк бирделәр. Инәйнең беренче ире сәнәкчеләр бәрелешендә үлгән, аннан алты баласы бар иде. Икенче әтәйдән дүртәү туганбыз. Бер рәхәт күрмәгән инәй... Өстәвенә, сугыш чыкты. 1943 елны аның инәсен – әбине дә безгә китереп куйдылар. Абый сугыштан яраланып кайтты, эшкә инде яраклы булмады. Ә мин, шөкер, кул арасына иртә кердем. Колхозның бер эшеннән калмадым. Торф чыгарырга да җибәрделәр, Молотовка урман кисәргә дә: 60 кеше барган идек, бар да качып бетте – өчәү генә калдык... Юклык заман. 17 яшемә җитмичә өстемә ситсы күлмәк тә кия алмадым: барысы да киндер иде.  

Бәйрәкәдә паласны өй саен диярлек суккан чаклар бар иде. Берсеннән-берсе күреп, өйрәнеп... Хәзер элеккегеләрдән өчәү генә калдык бугай инде: мин, Нәгыймә, Наҗия... Кияүгә китүче кызлар бирнәгә дип суктыралар иде. Идәнгә җәяргә – бер төсле палас, караватка җәяргә – икенчене... Сатып алырга җеп юк иде, аны үзләре әзерләп килә – искергән кием-салымны сүтеп. Элеккеге әйберләр искерсә дә, тузмый, нык була иде. Үзебез шуларны төрле төсләргә мана идек. Буявын Ташкенттан алып кайтып саталар. Әмма ул паласларны юып булмый, төсләре чыга иде. Мин кияүгә чыкканда инәй миңа җиде аршынлы – аны шулай сөйлиләр – палас сугып бирде. Сәкегә җәяргә дип. Йон җебе юк, чүбектән суккан иде: андыйга утырган саен кадаласың.  

1951 елны килен булып төштем. Бианай чирли иде инде, сукыраеп урын өстендә 8 ел утырды. Биатай аннан калып 7 ел яшәде. Аның тутасы Маһинурәттәйне бианайны карарга алып кайткан булганнар. Ире сугышта үлеп, бер кызы белән тол калган иде: шул кайтудан ул бездә яшәп калды. 45 ел бергә гомер иттек. Шулкадәр тату яшәдек! Улымны, Илгизәремне югалткан көнне дә янымда Маһинурәттәй булды. Табиб иде улым. 30 яше тулып бер атна узгач, авариягә очрады, ике баласы калды... Алтын күк баланы илттек тә куйдык шулай итеп. 67 яшьтә булыр иде менә. Улым 19 яшенә җиткәндә генә кызым Илсөярне таптым – алар тәрбиясендә яшим хәзер. Хәер, үзем дә тик тормыйм әле. Ике көнгә бер аш пешерәм, бәйләү бәйлим... Ел саен картлар һәм балалар йортларына бишәр кием оекбаш бәйләп җибәрәм. Аннан – туганнарга... Элек бик михнәтле яшәсәм дә, уфтанмыйм. Бүгенгемә бер түгел, мең шөкер...  

Балалар үскәндә дә палас сугуны ташламадым. Элек җәй буе гектар-гектар чөгендер эшкәртә идек. Көзгә өчәр гектар бәрәңге казыйбыз. Казыйбыз да, чүпләп машинага да тутырабыз – куллар ничек чыдагандыр... Төшке ашка өйгә кайтам. Түтәй инде әзерләп, салып куйган була. Тиз генә ашыйм да, стан артына кереп утырам... Сәгате җиткәч, тагын чыгып чабам. Күбрәк яңгыр яуган, буран булган көннәрдә сугыла иде. Бер паласка 40 сум бирәләр иде.  

 

Яңа балтасап куйдым дип, искесен еракка атма 

Тәнзилә апа: Бианай мәрхүм булды да, кире төп нигезгә яшәргә кайттык. Ике катлы колхоз йортына чыгып киткән идек. Хәзер стан торган менә бу урында бианайның караваты иде. Ә карават кырыендагы стенага палас эленгән... 

Зөләйха апа: Тәнзиләнең биеменә – Нәсимәгә ул килен булып төшкәндә мин сугып биргән палас бу. Аңа инде 40 ел!  

Тәнзилә апа: Әйе, күптәнге палас... Аның урынына яткан саен, паласны өйрәнәм. Моны ничек сугарга була икән, дим. Аннан кәгазь алып, бизәкләрне санап-санап шунда төшерә башладым – схемасын ясадым. Тик сугу тәртибен барыбер эшли башлагач кына аңладым. Зөләйха апа күршедә генә яши югыйсә, тик аннан кереп сорашырга һич башка килмәде. 

Зөләйха апа: Минем станны турап утка яктык шул... Тагын палас сугармын дип кем уйлаган?! Габдрәфыйк бабагыз үзе ясады аны. Бер эшләмәгән эше юк иде: кулы белән киле генә төймәде... Пенсиягә чыккач: «Булды, җитте!» – дип туктатты. Алар да туйгандыр. Кечкенә генә өйдә шактый урынны ала бит ул стан... Станның кылычын да, көресен дә үзе ясаган иде. Ә тешен бамбук агачыннан ясыйлар. Тарак теше шикелле була ул – җеп шуның арасыннан йөри... Монысы тузган җиргә икенчесе булыр дип, тагын бер уч кылыч ясап, өй кыегына менгезеп куйган идек. Янында ун төрле ун кап буяу да бар иде. Торалардыр, кая китсен, шунда яталардыр...  

 

Алтынны оста суксын 

Зөләйха апа: «Балаларны өйрәтә алмассызмы?» – дип, ул вакыттагы авыл советы рәисе Рәис Габдрахманов килеп чакырды. Нәгыймә бармады, мин ризалаштым. Булышырга Әлфия Шәриповага куштылар. Берүзең генә эшләп булмый аны – мәшәкате күп. Тик Әлфия авырып китте дә, эш бераз туктап торды. Бактың исә, күршемдә генә яшәүче Тәнзиләнең дә дәрте булган икән менә... Ул килеп кушылды. 2013 елның ноябреннән бирле бергә эшлибез. Урыссудан, «Иҗат йорт»ыннан заказ килеп тора – без сугып торабыз. Тәнзилә барысын дәфтәргә язып бара: 200 ләп палас суктык инде. Башта музейда суктык. Кышкы суыкларда өсне дә салмыйча эшләгән чаклар булды.  

Тәнзилә апа: Грант оттылар да, мәктәпкә фабрикада эшләнгән 15 станок алдылар. Кызларга палас сугу серләрен технология укытучысы Рәмзия Дәүләтханова өйрәтә хәзер. Безнең ул станнарга утырып караган юк әле – өйдә генә эшлибез. Бу станны безгә, музейдагысыннан күчереп, кодам ясап бирде.  

Намазлыкка җылы диләр безнең паласларны. Күбрәк бүләккә алалар. Кояшта әллә күпме ятса да, уңмый, тузмый, юганда төсе чыкмый. Басылып утырып эшләсәң, бер атнада бер палас бетереп була.  

Зөләйха апа: Яңа палас башласак, көн дә киләм Тәнзиләләргә. Бер килгән көе дип көне буе утырам. Эшләмәсәм авырый башлыйм мин... Кул көче кирәк монда – җеп тыгызлансын дип гел кагып барасың. Ялгышсам: «Тәнзилә!» – дип кенә кычкырам. Ул шунда ук аңлый... 

Тәнзилә апа: Гипнозлый палас сине! Стан артына бер утырсаң, бөтен дөнья онытыла. Өй эшләре дә, ашау да... Былтыр чебиләр дә алмадым. Зөләйха апа иртән 8 дә килә, кичке 4 тә китә. Ул, сөбханалла, нык әле, күзлек тә кими. Таң белән, кәтмән тотып, бакчасын да әйләнеп керергә өлгерә. Ул киткәч, төнгә таба мин утырам. Сыерны савып, сөтне әйләндереп, сепаратларны югач кына... 

  

Үлчәүсез чабата да тукый алмассың 

Тәнзилә апа: Паласның киңлеге кылыч тешенә карый. Безнеке 80 сантиметрлы менә. Шуннан озынрак таяк куеп караганыбыз юк. Сугарга калгач, берние юк аның – әкренләп утырасың. Анысын бер генә кеше дә эшли ала. Иң кыены – җепне сузу. Кылыч белән көрегә җеп кертүне ялгызың берничек эшли алмыйсың: аны бик дөрес алып барырга кирәк. Ишекне биклибез: җеп сузганда берәр тискәре, авыр аяклы кеше килеп керсә, ялгышмыйча калмыйсың. Шуңа күрә ишекне берәүгә дә ачмыйбыз... Өй иркен булса, бер буйга гына да барып булыр иде дә. Идәнгә җиде кадак кагабыз. Минем бабайны да  (ирем Кәшифне диюем) бусагага утыртып куябыз – ул миннән җепне алып тора. Зөләйха апа белән без арада йөрибез. Кылычта ничә теш булса, шул кылыч санынча җеп сузарга кирәк. Ә безнең станда 185 теш... Әби белән икәү тезләнәбез дә, идәнгә кара-каршы ятып, җеп саныйбыз. Икешәр-өчәр мәртәбә! Җеп кадактан чыгып очмаска тиеш әле.  

Зөләйха апа: Энә белән кое казу кебек бу... Ул көн шушының белән генә үтә...  

Тәнзилә апа: Җепне идәндә сузганнан соң, мин станның – эченә, Зөләйха апа – суга торган урындыкка утыра. Җепне икешәр-икешәр итеп аның бармагына эләм. Ул тартып ала да, ал көре белән арт көрегә кертә... Үзең тотынып эшләп карамыйча, аңларга авыррак, әлбәттә.  

Зөләйха апа: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим... Менә шулай итеп кагабыз... Менә шушылай итеп кыстырабыз... Сукканда да гел санарга кирәк, югыйсә хәзер ялгышасың. Буталудан куркып, эшләгәндә сөйләшмибез дә. Башка бернәрсә хакында да уйлый алмыйсың: ялгыштыра. Ялгыштыңмы, аннары инде сүтәргә кирәк. Суккан паласны кире сүтү – үлем! «Сүтмик», – дип сукранам Тәнзиләгә.  

Тәнзилә апа: Унар сантиметр кире сүткән чаклар бар. «Безнең хатаны башка буыннар кабатлар бит аннары», – дим Зөләйха апага.  

 

Юкәне әзерләмичә, чабатага керешмә 

Тәнзилә апа: Җепләрне Октябрьскига барып, андагы кибетләрдән эзлим. Кайберләрен Урыссу базарыннан алам. Бер баруда гына сиңа кирәге булмый әле аның... Паласка «полушерсть» әйбәт. Гел матур төсләр генә сайларга тырышабыз: зәңгәр, сыек яшел, кызыл, сары... Җирлеген төрле төсләрдән эшлибез. Әбигә кара төс ошый, ә миңа – чия төсе, зәңгәр төс. Үлчәүле җепнең төрлесе төрле авырлыкта – чамасын белү кыенрак: йә артык кала, йә җитми. Эшләр өчен йомгаклы җеп җайлырак. Ике чәчкәле бер паласка 10-11 йомгак җеп, җирлегенә – тагын 2-3 йомгак «ирис» җебе кирәк. «Палас тыгыз, нык булсын», дип, Зөләйха апа чит-читләренә җепне икешәр кат кыстыра. Бер палас икенчесен кабатламый дип әйтә алмыйм, кабатлый, әлбәттә.  

 

Ислемай сатучы янында исе йогар 

Тәнзилә апа: Тузаны бар инде, әлбәттә. Гел идәнне сөртеп торам. «Тузан сулап ятасың, бөтен сәламәтлегеңне бетерәсең, – дип сеңелләр ачулана. – Нигә кирәк бу паласлар сиңа?» – диләр. Ә минем эшлисем килә! Өйрәндем дә, туктый алмыйм менә.  

Зөләйха апа: Тузаннан үлсәләр, әллә кайчан мин үлгән булыр идем. Минем эшләүгә?! Пычрагы кайчагында түшәрлек була иде.  

Тәнзилә апа: Кибет җебеннән аның кадәр тузан коелмый. Ә менә сарык йоныннан шактый чыга.  

 

Җәүһәр кадерен җәүһәрчеләр белер 

Тәнзилә апа: Карават өстенә җәяргә дип бәйләгәндә, ике палас бәйләп, уртадан тегеп кушабыз. Тоташтыру да – бик катлаулы эш. Паластагы бизәкләрнең икесен бергә кара-каршы китерү кирәк. Җеп тигез булмаса, моны ничек эшлисеңме? Каршы якта җеп нечкә икән, бу ягын ике яки өч итеп китәсең. Башта һәр паласның схемасын дәфтәрдә эшлим, санап чыгарам. Дәфтәрдәге бер шакмак – 2 сантиметрга тигез. Бик иске бер палас алып килгән иде Зөләйха апа. Күзләрен санап, аны да дәфтәргә төшердем. Орнаменты борынгы аның – башкорт ягыннан кергән бугай. Безгә алар ерак түгел бит.  

Зөләйха апа: Юк, бу паласка көя төшми. Кышын селкеп, кагып керәбез, карда аунатабыз... Үзең суккан паласны танымыйча?! Таныйбыз! Яңа паласларда төен бик сирәк, юк диярлек. Төен керсә, гел күңелсез була бит...  

Хәзер кызлар бирнәгә палас алып бармый. Алай да оныгыма: «Кызым, берәр җиреңә җәярсең», – дип икене сугып бирдем әле.  

Тәнзилә апа: Кызым инстаграмда миңа бит ачкан. Үзем белмим дә... «Бөтен кул эшләреңне шунда күрергә була, әни», – ди. Карап кына сокланмасыннар, өйрәнеп тә калсыннар иде – иң зур теләк шул.  

Ютазы районы.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар