Логотип
Гореф-гадәт

Быелгы Сабан туеның истә калырлык биш вакыйгасы

Елга бер генә килә торган бәйрәмебез – Сабан туе быел нәрсәләр белән хәтердә сакланыр? Иң истә калырлык биш вакыйганы барладык.

Елга бер генә килә торган бәйрәмебез – Сабан туе быел нәрсәләр белән хәтердә сакланыр? Иң истә калырлык биш вакыйганы барладык.

Арчадагы Сабантуй быел давылы, боз катыш ишеп яуган көчле яңгыры белән истә калырлык булды. «Матбугат» ру язганча, Арча Сабан туенда хәтта батутлар ярышты. Кибет-павильоннары җил очыртып китте.

12 июнь көнне Балтач бистәсендәге Сабантуй мәйданында җигүле ат дулап китеп, тамашачылар өстенә менде. Бер баланы «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киттеләр. 

Башкортстанның Борай районы Сабан туенда чабышкы ат егылып, аягын сындырды. Бәхеткә, җайдакның үзенә зыян килмәгән. Ләкин ат барыбер бик кызганыч...

Быелгы Сабан туе хатын-кызлар көрәше белән дә истәлекле булды. Кыска күлмәк киеп мәйданга килгәндә алар, мөгаен, көрәшкә керербез дип уйламаган булганнардыр. Уйласалар, һич югында спорт киеменнән килерләр иде.

Кайбер артистларыбыз бер көндә берничә Сабан туенда чыгыш ясарга өлгерде. Әллә вертолетта гына очалар инде?.. Фирдүс Тямаев, мәсәлән, өч көндә җиде Сабантуйда катнашкан. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар