Логотип
Гореф-гадәт

Борынгы читек – яңа ачыш...

Беренче карашка, татар халык киемнәре хакында инде әйтеләсе әйтелгән, өстәрдәй яңалык юк та сыман. Мисалга, татар читекләрен алыйк. Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Әмма боларның да сере бар. һәм ул серне бөтен кеше белә дә алмый. Читекләрнең күнен кисү һәм махсус җөй белән кулдан ялгау — үзенчәлекле ысул. Төсле күннәрдән бизәк өстенә бизәк тегелә, ә арада чигүле бауга охшаш җөй хасил була.





XIX гасырның беренче яртысында эшләнгән бизәкле читекләр.

Россия музейларының күбесендә безнең читекләр куелган. Бер-берсенә охша­ган ике пар читек сирәк очрый, ләкин музей коллекцияләре бик бай диюе кыен. Чынлыкта, XIX гасыр ахырында һәм XX йөз башында эшләнгән әйберләр белән яхшы таныш без. Ә тарихи мәгълүматлар татар читекләренең Көнбатыш Европада XIX гасыр урталарында ук киң таралуы, соралуы хакында сөйли.
2003 елның язында кулыма Германия күн музее каталогы килеп эләкте. Кызык­сынып укый торгач, бизәкле татар читекләре — “күн мозаика” дип исемләнгән алты пар соклангыч гүзәл, төсле итекләр — озын кунычлы читекләр хакындагы мәгълүматка хәйран калдым. Аларны танымау мөмкин түгел — болар Казан татар­ларының иҗат җимешләре! Әмма немец коллегаларыбыз аларны ни өчендер Кав­казда эшләнгән дип фаразлаганнар һәм “Кавказ” бүлегенә керткәннәр дә.
Оффенбах-на-Майне каласы белән хат аша бәйләнешкә кердек. Музей хезмәткәрләре хатыбызга җавап һәм экспонатларның төсле фотосурәтләрен җибәрделәр. Германия күн музееның бизәкле аяк киемнәренә багышланган экзотик күргәзмәсенә унөч әйбер куелган — унбер пар аяк киеме, янчык һәм мендәр.
Читекләрнең һәркайсы исең китәрлек, ә кайберләре читек промыселының моңарчы безгә таныш булмаган яңа сәхифәләрен ача. Йомшак читекләрнең ике па­ры гаҗәп: күн мозаика көмеш һәм алтын җепләр белән чигелгән. Рус тарихчысы Николай Костомаровның “тезгә җитеп торган сафьян оеклар” дигәне, күрәсең, шу­шы читекләр булгандыр. “Ичетыги” дигәне — төсле, кызыллы-сарылы, алтын белән чигелгән, кунычка мөгез, яфраклар каелган, энҗеләр таккан аяк киеме.



1846 елда Вена шәһәрендә Сәнәгать күргәзмәсенә куелган ирләр читеге.

Германия музеендагы читекләр, энҗе белән чигелмәсә дә, гаҗәп затлы: зәңгәр җирлеккә кызыл, ак күнне металл җепләр белән тоташтырып сурәт чигелгән, икен­чесендә аклы-каралы бизәкләр кызыл фонны бизи. Киселеше, орнаментлары без­нең күзләр күреп гадәтләнгәннәреннән аерылып тора. Куныч белән алгы як бизәкләре тоташ итеп эшләнгән. Кунычның өске як бизәкләре аеруча матур. Ике читек тә борынгы — берсе Европага 1812 елгы сугыш чорында килеп эләгә. Хәзер икеләнмичә әйтә алабыз: хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә бу уңайлы һәм матур аяк киемнәрен яратып кигәннәр, читекләр 39—45 нче размерлы. Яссы үкчәле, каты табанлы кунычлы читекләр 1846 ел­да Вена шәһәрендә Сәнәгать күргәзмәсенә ку­елган булган. Әлбәттә, мондый матур, чыдамлы сыгылмалы күннән тегелгән, каюлы, җайлы чи­текләр чит илләр белән сәүдә итүчеләрнең күз уңыннан читтә калмый.
Әлбәттә, йомшак сәхтиян итекләрнең мөселман халыклары — Казан, Кырым татарлары, Урта Азия, Төньяк Кавказ халыкларының яраткан аяк киеме бу­луын, һәр якта бу төр аяк киемнәрен үз ысуллары белән тегүләрен онытырга ярамый. Урамга чыкканда читек өстеннән тупасрак күннән тегелгән калошлар  (кәвешләр) яки үкчәле башмаклар кигәннәр. Тарихчылар рус дворяннарының да “сапоги”, “чоботы”,



Алтын җепләр белән чигелгән каюлы сәхтиян читек. XIX гасыр башы.

“башмаки”, “ичетыгы” дигән аяк савытлары кию­ләрен тасвирлаганнар. Игътибар итсәгез — барысы да төрки сүзләр бит.
Кызганыч, Казан татарларының казанышы — ха­лык иҗаты, сәнгать әсәре буларак, читекләр фәнни классификацияләнмәгән. Шуңа күрә дә немец галимнәре безнең халыкта популяр булган читекләрне башта Кавказ, аннан Кырым татарлары иҗаты дип кабул иткәннәрдә.
Әмма барыбер Германия күн музее туплаган бу экспонатлар Казан татарлары һөнәрчелеге тарихын яңа күз белән карарга мөмкинлек бирә. Күн мозаика киң та­ралган заманны ачыклап кына калмыйча, күптөрле, кабатланмас бизәкләргә карап, халык осталарындагы саекмас фантазия, осталыкка — камиллеккә омтылышка сокланабыз.

(Автор фотосүрәтләре.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар