Логотип
Гөлләр

​Сабыр гөлләр

Исемнәре үк нәфис аһәңле музыка сыман яңгырый торган бик матур декоратив бүлмә гөлләре бар. Мәсәлән, сансевиерия, аскарагус, нолина... Алар, иң ышанычлы дуслар сыман, безнең һәр ялгышыбызны киче­реп, тын гына үсеп утыралар.


Исемнәре үк нәфис аһәңле музыка сыман яңгырый торган бик матур декоратив бүлмә гөлләре бар. Мәсәлән, сансевиерия, аскарагус, нолина... Алар, иң ышанычлы дуслар сыман, безнең һәр ялгышыбызны киче­реп, тын гына үсеп утыралар.
Әйе, без кайвакыт көндәлек тормышта тиен кебек бетерелеп, ярат­кан гөлләребезгә су сибәргә дә онытабыз. Шул җитешсезлегебезне күздә тотып, табигать безгә корылыкка һәм караңгылыкка чыдам гөлләр дә биргән. Алар хуҗабикәнең җылы кул сузганын сабыр гына көтә беләләр.

Аспидистра. Туры кояш нурларын өнәми, ә күләгәле бүлмәдә бик рәхәтләнеп үсә. Ул бигрәк тә көзге һәм кышкы чорда, аз яктылыклы бүлмәдә үстерү өчен кулай гөл санала. Аспидистраны зур булмаган уртача чүлмәккә утыртыгыз. Тамырлары зурайгач, һәр дүрт ел саен күчереп утырту зарур. Гөлгә атнага бер тапкыр, туфрагы кипшергәч кенә су сибегез. Аны корырак тоту файдалырак. Аспидистрага кызыл балчык белән торф катнаштырылган аш­ламалы туфрак кирәк.

Сансевиерия. Якты кояш нурларын үз итүче гөл. Бу Африка үсемлегенә җылы коры һава куркыныч түгел. Аны батарея өстендәге тәрәзә төбенә утыртсаң да ярый.
Гөлгә артык су сипмәгез, корырак тотуның да зыяны юк. Кышкы чорда өч атнага бер мәртәбә су сибү дә җитә. Тамырлары үсеп ныгыгач кына күчереп утыртырга кирәк. Сансевиерияны төбенә эре дренаж салып, ком кушылган кызыл балчыклы туфракка утыртыгыз.

Нолина. Якты, җылы һәм җиләс урынны ярата. Гөлне еш ачыла торган тәрәзә төбенә утыртсаң да ярый, ул һава үзгәрешеннән курыкмый. Нолина- га туфрагы кипшергәч, айга бер тапкыр гына су сибегез. Аңа чуерташ кушыл­ган кызыл балчыклы һәм тиресле туфрак яхшы булачак.

Хлорофитум. Уртача температуралы ярым яктылыкка җайлашкан. Бу гөл кашпода бик матур үсә. Аны чуерташлы һәм торфлы, ашлама кушылган туфракка утыртыгыз. Җире һәрвакыт дымлы булырга тиеш.

Аспарагус. Яктылыкны ярата, шуңа күрә күләгәле урында акрынрак үсә. Иң мөһиме, гөл җылылык батареясеннән ераграк торырга тиеш. Аспарагус берничә атна сусыз тора ала, тик аңа аз-азлап даими сибү файдалырак. Аңа ашлама кушылган кызыл балчыклы туфра кирәк.

Теги: гөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голлэрнен рэсемнэрен куйсагыз эйбэт булыр иде. Хэр кеше исеме белэн белми бит

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе шул .

      Хәзер укыйлар