Бонсай! Үзе бер сәнгать

Бонсай – агачларны подноста үстерү сәнгате. Ул Япониядә барлыкка килгән, дип исәпләнә. 盆栽 - әлеге иероглифлар япон теленнән шулай тәрҗемә ителә дә: “подноста үстерелгән. Чынлыкта әлеге сәнгать төре Тан империясе чорында (VIII – X гасырлар) Кытайда барлыкка килгән. Имештер, кайсыдыр бер император империясенең бәләкәй нөсхәсен күрергә теләгән. Шул максаттан агачларның бәләкәй вариантларын үстерергә өйрәнгәннәр дә.
Бонсай үсемлекнең тамыр системасын көйләү, тирәнгә түгел, ә җәелдереп үстерү исәбенә формалаша.
Бонсайны өйдә үстерү өчен бакчачылар агачларның түбәндәге төрләрен сайларга киңәш итә. Бу агачларны үстерүнең мәшәкате азрак:
- цитруслыларның бүлмә төрләре: әфлисун, лимон, каламондин;
- Бенджамин фикусы;
- кәрлә анары;
- тал;
- алмагачның декоратив төрләре;
- барбарис;
- камырлык;
- имән;
- өрәңге.
Бонсай агачының орлыкларын 3-5 айга сфагнум мүгенә яки дымлы комга тыгып, савыты белән суыткычка тыгалар. Дөрес температура режимы һәм дымлы мохит орлыкны үсәргә әзерләяәчәк. Орлыкны җылы урынга чыгаруга, орлык тизрәк уяначак.
Бонсайны орлыктан үстерү өчен яз һәм җәй айлары кулай вакыт.
Туфракка тыгылган орлыкка беренче айларында “ярдәм итеп” торырга кирәк: аңа дымландырылган торф яки комлы-торфлы субстрат салалар. Үсенте тишелгәнче, савытны караңгыда пленка астында тоталар.
Үсенте борын төртүгә, аны якты урынга күчерергә кирәк.
Бонсайны әзер чыбыкчадан да үстерергә була. Бу ысул белән бонсайны бер елга иртәрәк үстерергә була. Чыбыкчаны язын сайлап алалар.
Яртылаш агачка әйлән башлаган 5-10 см лы чыбыкчаны эшкәртелгән, әйбәт туфракка утырталар.
15 см диаметрлы тирән генә савытның төбенә акадама һәм вак таш катнаштырып салалар.
Савытның калган өлешенә әзер туфрак салалар.
Чыбыкчаның аскы өлешендәге вак ботакларын кисәләр, юан сабагын кыеш итеп юнып алырга кирәк.
Чыбыкчаны махсус гормональ препарат белән эшкәртергә дә була (алар үсемлекләр кибетләрендә сатыла).
Үсентеләрне утыртабыз, араларында җитәрлек урын калырлык булсын.
Су сибәбез.
Чүлмәкне кояш нурлары туры төшә торган урыннан читкәрәк урнаштырабыз.
Үсентеләрне вакыт-вакыт дымландырып торырга онытмыйбыз.
Үсенте яңа яфраклар чыгара башлаганчы, берничә атна узачак. Бер елдан соң үсентеләрне аерырга кирәк. Тагын ике елдан соң бонсайны формалаштыра башларга була.
Бонсай өчен нинди савыт сайларга?
Бонсайны иң яхшысы тирән һәм зур булмаган савытка утыртырга. Бонсай өчен дөрес савыт сайлау мөһим роль уйный. Шул ук вакытта бонсайны шактый озак еллар үстерәсе була – моны да исәпкә алырга кирәк. Бонсай өчен креамик – балчык чүлмәк яхшы санала. Төбендә берничә тишек булырга тиеш.
Чүлмәкне кайнар су яки марганец катнашмасы белән юып алалар. Бу бонсайның тамырларын гөмбә авыруларыннан саклаячак.
Туфрак агачка дым һәм туклану өчен кирәк, шуңа да тәрәзә төбендә имән яки юкә үстерергә теләсәгез, махсус субстрат алырга кирәк. Бу субстратның нигезендә билгеле бер сорт балчык (глина) ята, Япониядә аны акадама, дип йөртәләр.
Ярмалы субстанциягә ком яки туфрак кушыла.
Чәчәк ата торган культуралар үстерү өчен өч өлеш комга җиде өлеш туфрак кушыла.
Яфраклы агачлар өч өлеш юылган эре ком белән җиде өлеш туфрак катнашмасын ярата.
Ылыслы токымнар көпшәк туфракта яхшы үсә.
Бонсай утыртыр алдыннан туфракны бик яхшылап әзерләргә кирәк, агачның тамырларына уңайлы булсын өчен, чүп тә калдырмаска кирәк.
Бонсайны формалаштыру
Агачка матур кыяфәт бирер өчен бакыр чыбык кулланалар.
Башта агачның аскы өлешендәге ботакларын һәм корыган яфракларын алалар. Анна соң ябалдашның өч төп ботагын аерып билгелиләр: читтән караганда, тигез янлы өчпочмак хасил итәргә тиеш. Теләгән кеше 2 яки 4 ботак калдыра ала.
Кәүсәсен бөгү өчен, тамырлар өстеннән бер кат туфракны алалар да кәүсәне кирәк кадәр әкрен генә бөгәләр. Бакыр чыбыкның бер башын кәүсәнең бөгелгән ягына бәйләп яки туфракка тыгып куялар.
Шуннан кәүсәне җайлап кына аскы яфракларына кадәр бакыр ыбык белән урарга кирәк. Бакыр чыбык урынына йомшак чыбык та кулланырга ярый.
Кәсүәдән әлеге чыбыкны ике елдан соң гына алалар, югыйсә кәүсә яңадан үз хәленә кайтып, тураеп үсәчәк.
Бонсайның матурлыгын саклар өчен ябалдаштан әледән-әле озын булып үсеп чыккан ботакларын кисеп торырга кирәк. Шулай ук бонсайны дөрес итеп тукландырып торырга һәм су сибәргә онытмагыз!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Алты өлеш бәхет Икенче балаларын, бәлки, кыз туар, дип өметләнеп көтсәләр дә, Рәхимә белән Гафур Ходай биргән малайны сөенеп кабул иттеләр. Гафур шулай да хатынын юатып маташты: «Кыз да булыр, яшьбез бит әле, әнисе». Сүз дә юк, булыр, Алла бирса...
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.