Логотип
Рәссам сәхифәсе

Тылсымлы язу остасы

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның Габдулла Тукай әдәби музеенда эшли башлаган «Гарәби каллиграфия: шәмаил, ләүхә, тугра, миниатюра, китап мөһере, шәҗә­рә...» дип аталган күргәзмәсе зур кызыксыну уяткан иде.

Татар яшәгән бик күп йортларны бизәүче шәмаилләр безгә балачактан таныш югыйсә. Пыялага бөдрә гарәп хәрефләре белән Коръән аятьләре язылган булгандыр. Хәер, арада Тукай шигырьләре дә булуы мәгълүм. Йомарланган-бөгәрләнгән фольга нурланып-җемелдәп якты нур өстәгәнгәме, күңелне дулкынландыра, үзеннән-үзе тылсымлы сүзләргә соклану хисе уята иде. 

Матур язу сәнгатенең киң таралуы безнең бабайларның ислам динен кабул итүе белән бәйле. Гарәпчә матур язу ярдәмендә Ходай Тәгаләне зурлау, данлау Идел буе Болгарларына унынчы гасырда килеп кергән. Мәктәп, мәдрәсәләрдә балаларны хөсне каләм – матур язу – каллиграфиягә өйрәткәннәр. Умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйгандай, гарәпчә язу өслүбенең иң матурларын сайлап, могҗиза тудырырга сәләтле каллиграфларга атеизм чәчәк аткан чорда көн бетә. 

Нәҗип Нәккаш – узган гасырның туксанынчы елларында, иң беренчеләрдән булып каллиграфия сәнгатен яңартуга алына. Остазы итеп ул Бакый Урманчыны саный. Университетның беренче курсында укыганда ук профессор, әдәбият белгече Хатип Госман киңәше белән Остаз янына килә, аннан дәресләр ала. Гарәпчә чыганак­ларны өйрәнә, архивларда актарына. Борынгы татар әдәбияты ядкарьләре  – «Мәҗмугыл хикәят»не, Ибн әл-Мөкаффагның «Кәлилә вә Димнә», Җәмаледдин Бикташиның «Фазаилеш шөһүр яки саваплы гамәлләр» әсәрләрен барлап, китап итеп бастыра. Халык тормышын, рухын яхшы белгән рәссам шәмаилләр, тугралар, нәсел агачы – шәҗәрәләр эшли. Кешенең холкын, эш-шөгылен өйрәнеп, күңел биреп, җан җылысын биреп ясалган тугралар гаилә, нәсел тамгасына әйлә­нә. Аларның формасы да гаять кызыклы, хәреф һәм сүзтезмәләрдән мәчет, кораб, аккош, скрипка ачкычы сурәтләре килеп чыга. Аның үзенең туграсы очыштагы күгәрчен сурәтендә. Эшләреннән яктылык, киләчәккә ышаныч бөркелеп тора. Күфи язуы, гарәп графикасы серләренә төшенгән Нәҗип Исмәгый­лев татар традицион каллиграфиясен нигез итеп алып, ХХ йөз ахыры татар сәнгатендә үз мәктәбен булдыру дәрәҗәсенә ирешкән зур рәссам булып өлгерде. Аның күргәзмәләрен казанлылар гына түгел, Иран, Франция, Төркия халкы да кинәнеп карый. 
                    
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар