Сәйяр рәссам

Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе әгъзасы... Закир Солтан улы БАТРАЕВ белән таныштыруны әнә шул рәвешле рәсми төстә дә башларга булыр иде. Әмма бик күпләр өчен иң беренче чиратта ул олы йөрәкле педагог. Бу җәһәттән ул үзенә бер – ярты гасырга якын, төгәлрәк әйткәндә, 49 ел буена Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура факультетында рәсем һәм нәкыш укытучысы, студентларын үз балаларыдай якын күрүче кеше турында башкача әйтеп тә булмыйдыр. Шуңа күрә дә укучылары белән чын-чынлап горурлана рәссам: араларында Россиянең дәүләт премиясенә ия булучылар да, фән докторлары да, үкчәсенә басып килердәй рәссамнар да байтак.



– Әти – автомобильләр буенча техник-конструктор. Ул төннәр буе керосин лампасы яктысында сызым сыза торган иде. Әни дә гаҗәеп сәләтле зат. Аның кәгазьгә рәсем төшермичә дә катыргыдан төрле хайван сурәтләре кисеп ясый алуын тын да алмыйча күзәтә торган идем. Күрәсең, шуңадыр, мин дә үземне белә башлаганнан бирле рәсем ясадым. 4 нче сыйныфта укыганда инде миннән «Мактау тактасы»на куярга дип күрше колхоз алдынгыларының портретларын ясата башладылар. Исәп-хисапны онлата, бодайлата түли торган иделәр. Сугыштан соңгы еллар бит. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала. Минем «хезмәт хакым» да иш янына куш булып өйгә кайта. Мәктәптә укыганда Такташ, Тукай портретларын ясаучы да мин идем... – дип балачак хатирәләрен дә яңартып ала рәссам.

Хәер, профессиональ рәссам булгач та портретларны шактый эшәргә туры килә аңа. Ул язган портретларда сугыш ветераннарын да, сәнгать әһелләрен дә, гап-гади замандашларыбызны да күрергә мөмкин. Икешәр мольбертта берьюлы төгәллисе эшләре көтеп тора рәссамны. Узган елның сентябрь, октябрь аенда гына сәфәр кылган Венеция дә әле рәссам хәтерендә үз төсен җуярга өлгермәгән. Шуларны тәмләп ясап ятуы. Пейзажларында Казан күренешләренә, меңьеллык шәһәрнең тарихи-архитектура һәйкәлләренә, иске агач йортларына да еш мөрәҗәгать итә ул. Үзенең күргәзмәләрендә тамашачыны Казанның инде «югалган» урам-тыкрыкларын искә төшерү мөмкинлегеннән дә мәхрүм итми. Вакыт-вакыт эшләрендә кайчандыр үзе үскән, укыган Урта Азиянең архитектура үрнәкләре дә чалынып китә. Дөнья буйлап сәяхәт иткән рәссам Мисыр пирамидаларын да, Һиндстан күренешләрен дә киндердә үзенчә шәрехли. Әнә бит, рәссамчылык инде канда: кая гына бармасын, этюднигын үзеннән калдырмаган. Африка, Испания, Греция... Кояш нурына манчылган илләрдә кылкаләме әфлисун төсенә ешрак үрелсә, Себер якларында актан да агырагын эзләгәндер ул төсләрнең. Күләгә талымлаган шәркый дөнья чалымнары, Урта Азиянең архитектура образлары да очраклы килеп кермәгән аның тупланмасына. Болары рәссам туган (Бохара), укыган (Ташкент театраль-сәнгать институты) җирләр. Ул аларның һәркайсына үз вакытында тулы шәлкемнәр багышлаган. 

Тагын бер хикмәт – тауларга менү, биеклекләр яулау ләззәте. Андагы сихри манзаралар, альпинистларны гына түгел, рәссамнарны да гел ымсындырып үзенә чакырып тора шул. Бу яктан Закир Батраев та искәрмә түгел. Картиналарын күрмәсәң, бар булмышы, Ходай биргән табигате белән ашыкмый-кабаланмый торган, басынкы гына булып тоелган бу рәссамны Памир, Тянь-Шянь, Һималай, Арарат, Альп, Кавказ тауларында үз сукмагын калдырган кешедер дип уйламас та идек.

– Тауда салават күперендәге бөтен төсләрне генә түгел, тагын әллә нинди могҗизалы төсләрне күрергә була. Анда яктылык та башкача. Тянь-Шаньга өч рәссам – мин һәм ике Ташкент рәссамы бергә күтәрелдек. Без өстә, бездән аста вертолет оча. Гаҗәп бит!.. 

Кыскасы юл йөрүгә килгәндә, сәйяр рәссам сәяхәтчеләрдән калышмый. Эшләре дә кимен куймый дияргә буладыр.  Бүгенге көндә Россия, Япония (Токио), АКШ (Сиетл), Кытай (Харбин) сәнгать галереяларында саклана Закир Батраевның эшләре. Йөзәрләгән картинасы Россия буйлап таралса, тагын шуның кадәрлесе Англия, Франция, Югославия, Чехословакия, Төркия, Мисыр, Венгрия, Израиль, Греция кебек илләрдә шәхси тупланмаларда саклана. Рәссамның дистәгә якын эше Татарстан Сынлы сәнгать музеенда да урын алган.


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7937
    4
    108
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    9391
    5
    71
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    9162
    2
    60
  • Дәва Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...
    4435
    4
    38
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 11:58
    Без имени
    Бик матур язгансыз Венера !Э чынлыкта бу булган хэл !Фэридэ ул чыннан да бик лаеклы ,хормэтле ,бик чибэр дэ унган да хатын -кыз !Исеме генэ узгэртелгэн .
    Күз яшьләрең булып мин тамам...
  • 6 август 2020 - 15:36
    Без имени
    Сабак алмаган бу хатын
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 19:21
    Без имени
    Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...