«Сөйләшә торган сурәт...»

Рәсем ясау – сүзсез бер шигырьдер, ә шигырь сөйләшә торган сурәт», дигән борынгы грек фәлсәфәчесе Плутарх, сәнгатьне шәрехләп. Бу сүзләр нәкъ менә Хәмит Латыйпов иҗатын күздә тотып әйтелгән кебек. Чөнки аны да рәссам буларак ачыйм дигән кеше, һичшиксез, нәкъ менә ул үзе генә тойган төсләргә манылган шигырьләрен укып сурәт күзалларга; ә шагыйрь буларак күңел халәтен тирәнрәк тою өчен – «канатлы сурәтләр»ен, агачта энә төртер урын калдырмыйча, челтәр кебек «үрелгән» панноларын, Галәм гаме салынган сыннарын, җирнең үзеннән яралган керамикасын күрергә тиештер. Аның кебек берьюлы икешәр иҗат берлегендә торучылар да (Татарстан Язучылар берлеге һәм Россия Рәссамнар берлеге) юк түгел. Әмма, күр инде, бу ике иҗат бер-берсен шуның кадәр аңлый, яклый-саклый, тулыландыра дип, нәкъ шушы очрактагы кебек сокланган чакларыбыз еш буламы икән? Аның шигырьләре дә, Хәмит ага үзе әйтмешли, бары рәсемнәреннән саркып тамган фикерләр, сагышлар, бизәкләр генә... Кулына беркайчан да кылкаләм тотып карамаган шагыйрь:
Сукмакларга сары яфрак сибеп,
Көз урманны моңга күмдергән.
Рәссам бага урман күзләренә...
Урман күзе, димәк, тиздән үзе
Кешеләргә багар киндердән, – дип язар идеме икән?
Хәмит Латыйповның икенче китабы булган «Гамәли гамь» (Татарстан китап нәшрияты, 2006) дип аталган шигъри альбомында да рәссамчылык, корымчылык, шагыйрьлек, бер-беренә үрелеп, бербөтен итеп бирелә. Үзе генә белгән бик күп серләре белән уртаклашырга әзер булган уемчы буларак та ачар иде әле аны күпләр. Тик менә мәктәп яшендәге балаларга агачтан уеп эшләүнең һөнәри үзенчәлекләрен ярып салган китабы ничә еллар инде дөнья күрергә чират көтеп ята. Олыдан кубып, эшче һөнәрләре спартакиадасы уздырырга җыенып йөргән; халык һөнәрчеләрен саклау турындагы программалар кабул ителгән бер мәлдә теләсә кайсы нәшрият мондый кулланма-әсбап чыгаруны заман белән бер сулышта бару дип кабул итәр иде сыман. Юк икән.
...«Үксез бала моңлы була», диюләре шушыдыр. Хәмит аганың да күңеле тулы моң бит. Тормыш дигәннәре, гомумән дә, башыннан сыйпамаган аның. Җиде ай дигәндә әнисеннән ятим калса, ярты җанын яу кырында калдырып, әсирлек михнәтләрен татып кайткан инвалид әтисе дә сугыш яраларыннан мантый алмый: 13 яшьлек улын тома ятим калдырып, дөнья куя. Җиде кат тире чыкканчы бил бөксә дә, кыйналса-орылса да, тез чүкмәс, баш бирмәс бер горур зат итә аны бу үксезлеге. Һәм бүгенгәчә шундый булып кала бирә ул.
Саклаучы-яклаучыларны да иҗатында үзе тудыра ул. Ничек кенә төрләндерми рәссам аларны. Бер караганда, «Бәхет кошы», икенчесендә – «Сакчы кошлар», өченчесендә – «Әкияти кош», «Серле кош», «Гаҗәеп кош», «Сәмруг кош»... һәм, ниһаять, фәрештә!
Мондый образларны рәссам иҗатының буеннан-буена күзәтергә була. Ана образы белән дә шул ук хәл. Халкыбызның меңьеллык мифологиясе, фольклоры белән сугарып, ниндидер үзенчәлекле тылсымга, гамьгә төреп бирә белә ул аларны.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.