Логотип
Рәссам сәхифәсе

Әсәрләрдә – күңел җылысы

Милли сәнгатебез хәзинәләрен үзенчәлекле иҗади табышлары белән баеткан хатын-кыз рәссамнарыбыз Гайшә Рахманкулова, Рада Нигъмәтуллина һәм Рушания Якупова   иҗаты  күпкырлы, төр­ле һәм һәркайсы энҗе бөртекләре сыман затлы, кабатланмас, кызыклы.
Атказанган сәнгать эшлеклесе Рушания Якупованың сиксән яшь­лек юбилеена багышлап, Ка­зан Кремлендәге «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы залларында оештырылган күргәзмәсе рәссам иҗатының үзенчәлеген — табигатьне, ел фасылларына һәрчак яшьләрчә сокланып, аның тылсымлы һәм гүзәл күренешләрен яңача, камил итеп ача белүен янәдән раслый. Күргәзмәдәге иҗат җимешләре 1990-2000 елларда иҗат ителгән икәнлеге күрсәтелсә дә, алардан ташып торган дәрт, көч-куәт, хис, садәлек-сафлык тамашачыны һәрчак әсир итә.

Рушания ханымның иҗади язмышы катлаулы да, бәхетле дә. Балачактан иҗат мохитендә үсүе аны сәнгать дөньясына тартып кертә: кыз Оренбург өлкәсендәге Кызыл Мәчет авылында зәркәнче оста Мостафа ага гаиләсендә туа. Абыйсы Байназар Әлминев — танылган рәссам-график, татар халык әкиятләренә сурәт-рәсемнәр ясау белән мавыга. Рушания исә Дулев һөнәр-сәнгать училищесында фарфорга сурәт төшерү бүлегендә укый, аннан Казанда сәнгать училищесында укып, осталыгын чарлый.

Бүгенге көндә Рушания Якупова үзенә генә хас, башкалардан аермалы язу манерасына ия булган, өлгергән оста. Артта — олы тормыш юлы, академик, СССРның халык рәссамы Харис Якупов белән кулга-кул тотынышып үткән гомер. Аларның уллары — Фәрит белән әнвәр Якуповлар да талантлы рәссам булып танылды. Шулай да аның иҗат ялкыны зур гаилә мәшәкатьләренә күмелеп сүнмәде, һәрчак дөрләп янмаса да, көч җыйды, якты төсмерләр белән баеп, яңа яңгыраш алды, өлгерде. Рушания  Якупова дөньяны үзенчә күрә, хис-тәэссоратларын сурәтли белә. Гап-гади әйберләрне — чәчәкле натюрмортның якты төсләрен, җиләк-җимешне сусыл, тере, тәмле итеп күз алдына бастыру рәссамнан зур осталык һәм күңел байлыгы, иҗади хыял таләп итә.

Яраткан жанры — натюрмортта төсләрнең чисталыгы һәм яңгырашы образның күтәренке рухы белән яраша. Иҗатының тагын бер үзенчәлеге — ачыклык, рухи бердәмлек, оптимизм — яктыга тартылу бербөтенгә әйләнә. Рәссам үз стилен, язу манерасын тапкан, сюжет кору осталыгына ирешкән. Тыштан ул үзгәрешсез тоела, әмма һәр әсәрдә үсеш, авторның хис-тойгылары белән бәйләнеш тоемлана. Хатын-кызга хас йомшаклык, мөлаемлык гүя ул җан өргән чәчәк бәйләмнәренә, татар сөлгесе, самовар белән бизәлгән натюрмортларга да күчә. Ихлас ярату белән нәкышләнгән һәр бизәк гади яшәешнең матурлыгын күрергә әйди сыман.

Рушания Якупова әсәрләре кырык елдан артык Бөтенсоюз, зона, республика күргәзмәләрен бизи. Татарстан Дәүләт музее, АКШ һәм Европа илләре коллекционерларының шәхси тупланмаларында саклана торган, күңел җылысы 
сеңгән сурәт-картиналары үзенчәлекле рәссам иҗатының үлемсезлеген раслый.

«Сөембикә», № 10, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар