Логотип
Рәссам сәхифәсе

«Сөембикә», «Фәридә», «Мәрьям»...

Чүлмәк дип кенә гомумиләштерергә ашыкмыйк әле – аларның һәркайсының үз исеме бар, һәм рәссам үзенең «Энҗе», «Нурсолтан», «Мәрьям», «Сөембикә», «Фәри­дә»ләренең һәркайсын «йөзеннән», килеш-килбәтеннән әллә каян танып тора. Инде шулкадә­ресе мәгълүм булгач, син үзең дә аларга башкача карый башлыйсың, һәрберсенең аның үзенә генә хас чалымнарын табарга тырышасың. Күр инде син аларны: берсеннән-берсе көяз, берсеннән-берсе сылу, нәзакәтле, затлылар! Элек-электән юкка гына чүлмәк савытларны хатын-кызның буй-сыны белән чагыштырмаганнар шул инде. Ә менә Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бакый Урманче премиясе лауреаты Зөфәр Сәит улы НИЗАМЕТДИНОВ-ның савытлары җисеменең кулга ук ятып торуы белән бер отса, төсләренең тыйнак булуын, бизәкләренең җылылыгын, миллилеген дә инкяр итеп булмый.

 90 нчы елларда аңа: «Бу бит шәрык!» – дип кабатларга яратсалар да, ул әлегәчә: «Бу – без! Бу – безнеңчә!» «Безгә инде күптән үзебезнең академик мәктәпне булдырырга кирәк. Юкса сәнгать мәктәпләрендә безгә әлегәчә көнбатыш Европа мәдәниятен өйрәтәләр. Без үз мәдәниятебезне укы-тырга, шуны өйрәтергә тиешбез», – дип тәкрарлый.

Болгарга елына бишәр, алтышар тапкыр баруының да үзенә күрә хикмәте бар. Юк, бу аның нидер эшләргә дип, этюдниклар асып юлга кузгалуы түгел, җан азыгы эзләп, күңеленә нидер сеңдереп кайту өчен баруы.
Әгәр дә без останың керамик эшләнмәләрендә борынгы Болгар чүлмәкчеләренең гасырлар аша иңгән аһәңен тойгандай булабыз икән, бу, һичшиксез, әнә шул сәфәрләрнең кайтавазы булуы бик мөмкин. 
 Моннан күпмедер еллар элек Эстониянең Пярну шәһәрендә узган шәхси күргәзмәсендә аның нәкъ менә шушы чүлмәкләрен, керамик эшләнмәләрен күреп, хәтта калырга да димлиләр. Хуҗаларның ымсындыргыч тәкъдимнәре дә калдыра алмый аны чит җирләрдә. Чөнки җирсеп яшәүнең ни икәне – канында. Свердловскидан (Екатеринбург) ерак түгел Серов шәһәрендә туып-үскән, Түбән Тагил педагогика инсти-тутының художество-графика бүлекчәсен тәмамлаган оста Татарстанга да юкка гына кайтмый бит инде. «Учительская газета»да (1988 ел) Алабуга педагогика институтының сәнгать графика бүлегендә эш урыны булу турында язып чыгулары бөтен күңелен кузгата. Вәгъдә ителгән фатирдан битәр, 20 нче елларда репрессияләнеп сөргенгә сөрелгән бабасының туган ягына кайту теләге урыныннан кубара рәссамны.

Кем әйтмешли, бу җирләргә җан да, кан да тарта милли тәрбия алып үскән Зөфәрне. Һәм менә бүген үз илемдә – үз көнем дип яшәве. Эшләренең Татарстанның «Иң яхшы товар»ы дип бәяләнгән чаклары да булмады түгел. Авиатөзелеш районының «Яшьлек» мәдәният йортында керамика дәресләре алып баручы остазның шәкертләре дә шактый хәзер. Башкарасы эшләре бихисап. Берсен дә үги итәсе килми үзенең: барысына да кулы да, күңеле дә җитә. Ара-тирә булса да, портретлар эшләргә дә, чүлмәкләргә тәмләп бизәкләр төшерергә дә, җиң сызганып, кызыл балчыкка тотынырга да җае табылып тора.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар