Логотип
Рәссам сәхифәсе

«Мин шулай күрәм...»

Табигатьтәге нәзберек бизәкләрдән фәлсәфи мәгънә табып, яшәү асылына якынаю омтылышын фотосурәттә чагылдыра белү – сирәкләргә бирелгән сәләттер. Андый фотосунарчылар иҗаты кемне дә битараф калдырмый: табигать могҗизаларына күзеңне ача, йокымсыраган уеңны сискәндерә, әйләнә-тирә мохит белән яңача аралашу теләге уята. Танылган язучы Марсель Галиевнең 50 ләп эшен берләштергән «Тынлык дәшкәндә» дип аталган фотокүргәзмәне караганнан соң да үзеңдә нәкъ менә шундый ихтыяҗ барлыгын тоясың. Гүя автор һәр фоторәсеме белән Раббыдан илһамланган табигатьнең үзенең дә кабатланмас иҗатчы икәнен раслый. Үзең дә сизмәстән, күр инде, юкса без дә шундый ук урманнардан йөрибез бит, нигә соң бу хикмәтләр безнең күзгә-башка чалынмады икән дип гаҗиз каласың хәтта. Сәнгать белгечләре исә Марсель Галиев эшләрендә табигатьнең шундый самими, ихластан илаһи иҗаты – әверелүләр темасын күреп, моны ачыш, сынлы сәнгатьтә яңа бер сәхифә дип атады.
Автор белән бергәләп урман хәятен гизгәндә, чыннан да шулаймы соң бу, кебек сораулы-өндәүле фикерләргә урын калмый шикелле. Чөнки барысы да ничек бар шулай, сәнгати ялангач халәттә «уянган». Монда син тарихи шәхесләрдән – «Семирамида». «Нурсолтан», «Скиф яугире», «Мөрид Шамил»не дә, «Шамбала изгеләре», «Урман ияләре»н дә күрә аласың. Биюче гөмбәләр циклына нинди генә гөмбәләр кермәгән. Гади генә гөмбә дә әллә нинди, күз күрмәгән экзотик зат булып кабул ителә. Чәчәкләр таҗыннан яралып чыккан «Галәм хуҗасы», «Лемуриец», «Җил иясе» кебек фотосурәтләрен автор «Фитографика» дип атаган.
 
– Фотоаппараты бик шәптер инде аның, – диләр күргәзмәгә килгән кешеләр. Марсель Галиев әллә нинди катлы-катлы объективлары булган фотоаппарат асып йөрми – күзенә берәр матур күренеш чалына калса, кесәсендә йөрткән уч төбе чаклы фотоаппаратын ала да... «Булмаса, алтын фотоаппарат белән дә булмый, – ди ул. – Яшәүнең кызыгын таба белсәң, КҮҢЕЛЕҢ АЯЗ БУЛСА ГЫНА сурәткә җан өртелә...»
 
Хикмәт шунда: язучының сүздән – сурәткә, сурәттән мәгънә чыгаруга ирешүе – табигатьне зсизгер тоя белүеннән киләдер. Чатыртауның җилен дә мәҗүси-җанлы итеп, «Галибанә татар моңын» да тарихи эпохаларны бер учка җыеп, гаҗәеп образлы тел белән тасвирлаган әдипнең с ү з с у р ә т е н н ә н к ү з с у р ә т е н ә күчү мәленең шаһитлары без бүген. Рәссам рухлы әдипнең урман дөньясындагы кыргый да, зиһенле дә садәлек асылын кеше җанына якынайтып, үз фәлсәфәсенә төреп бирә белүе соклангыч! Казан тирәсендәге урманнарга Күк катларыннан мөкәммәл сәнгать әсәрләре иңдерелгән дип кем уйлаган?!
Күргәзмәне карагач, Фәндәс Сафиуллин болай дигән иде: «Бу – Философ-фотографның күңел тоемына корылган иҗаты. Язучы философ булганда гына иң тирән каләм иясе була, чын язучы булганда гына иң тирән философ була. Марсельнең язмышына менә шушы ике бәхет тәңгәллеге бирелгән».
 
Марсель Галиев үзе исә, гадәтенчә бераз шаяртып:
– Урманда мин аучы кебек йөрим. Агачларны үземә ияләштерәм. Аларга да соклана белгән тамашачы кирәк. Алар мине үзләре дәшеп китерә. Берәр агач янында озаграк юансам, әйләнә-тирәдәгеләре көнләшә башлый. Мин шулай күрәм... – ди.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар