Курчаклы уйнаучы рәссам

Татьяна ВОЛКОВАның үзен күреп белмәсәләр дә, иманым камил, курчаклары күпләрнең хәтеренә уелып кала торгандыр. Аның кибетләр каршында сатып алучыларны урамнан ук мөлаем елмаеп «каршы алып утыручы» әби-бабайлары янында басып кемнәр генә фотога төшми калды икән Казанда?! Хәер, хәзер инде Казанда гына да түгелдер. Ни өчен дигәндә, останың милли киемнәр кигертеп ясалган ул хикмәтле курчаклары күргәзмәдән күргәзмәгә йөри торгач, күптән инде чикләрне узып, Франция, Германия, АКШ, Израильгә кадәр үк барып җиткән.
– Мин яшәгән Казанның Урман арты бистәсендә гомер итүче зирәк картлар кечкенәдән күңелемә якын. Әбиләр дә, кичен өйдәге эшләрен бетерүгә, ак яулыкларын, берсеннән-берсе матур чигүле алъяпкычларын ябып, бәйли башлаган оекбашларын тотып, капка төбенә чыгып утырырлар иде, – ди автор, милли курчаклар иҗат итүгә сәбәп булган балачак хатирәләрен яңартып.
Менә шуннан соң, ничек шушы кадәр дә нурлы йөзле итеп ясый ала икән ул бу татар әби-бабайларын, дип гаҗәпләнмисең инде. Күңелендәгесе белән әнә шулай юмарт бүлешә оста. Бабайларын мыек астыннан хәйләкәр елмайтуын гына күр... Ә күзләр?! Алардагы яшәү дәртен, очкынны, рәхәт канәгатьлекне күрсәтүнең бар әмәлен таба Татьяна Николаевна.
Юкса күз урынына бөтенесендә бер төймә генә бит инде... Шулаен шулай, әмма аның «очкынлы» дигәннәре бөтенләй башка. Күз кырыйларына кырыкмаса-кырык сыр чыгартып, бәбәкләрен кыса төшә дә, җайлап кына ирен читләренә хәйләкәр елмаю кундыра оста.
– Кәефсез, дөнья мәшәкате баскан курчаклар ясау минем эш түгел. Моңа хәтта үземнең хокукым да юк дип саныйм, – ди автор бу уңайдан.
Курчак кына дисәк тә, биредә курчакчы өчен бер генә вак мәсьәлә дә юк. Бар да мөһим – пропорцияләр дә, килеш-килбәт тә, киемдәге һәр деталь дә. Шул ук вакытта милли традицияләрдән (бәби итәкле күлмәкләр, чигүле калфаклар, изү, камзул, түбәтәйләр, тамбур җөй һәм башкалар) тайпылыш булырга тиеш түгел, дигән фикердә оста.
Соңгы өч елда Татьяна бөтенләе белән диярлек 50 нче, 60 нчы елларда калган балачак иленә кире әйләнеп кайтты. «Крестьян балалары», «Кышкы әкият» шәкелләре бер-берсен кабатламаган 50-60 курчакны берләштерә. Аларның һәркайсы уч төбенә сыярлык кына булса да, шулар аша тулы бер дөньяны, дәверне сурәтли автор. Биредә аяк астындагы карның шыгырдавын гына түгел, чана белән таудан җилдереп төш-кәндәге тизлекне дә, карның йомшаклыгын да, битләрне кызартканчы чеметтереп чыныктыручы суыкны да тойган кебек буласың. Иң мөһиме: салкын кышны да җылы итеп, назга төреп бирә белә.
Яңа техника, бөтенләй үзгә материалны ача ул бу эшләрдә үзе өчен. Сүз дә юк, сарык йоныннан эшләнүләре аларга үзенә бер җылылык өсти. Киез дә, табигый тукымасы да тәнгә генә түгел, җанга ук якын. Бу җылылык останың тылсымлы куллары аша үтеп, тулысы белән курчакларга күчә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.