Логотип
Рәссам сәхифәсе

Күкләр язган билгесе - җир

Татарстанның һәм Россиянең Рәссам­нар берлеге әгъзасы Алсу Адлер кызы Тимергалинаны бүгенге көндә рәсем сәнгате дөньясында үз юлын сабып, лаеклы урын яулаган хатын-кыз рәссамнарыбызның берсе дип атарга мөмкин. Алсуның иҗаты гаҗәеп күпкырлы: акварель белән язылган картиналар, графика, кулланма сәнгать – паннолар, курчаклар, батиклар...

Бүгенге көндә исә аның иҗатының тагын бер кыры чәчәк ата: Алсу уңышлы рәвештә Татарстан китап нәшриятының Балалар редакциясе белән хезмәттәшлек итә. «Балалар китаплары белән эшләү минем өчен үзе бер олы дөньяны ачуга тиң булды. Минем, гому­мән, үземне сәнгатьнең төрле-төрле өлкәләрендә сынап карыйсым килә, – ди Алсу. – Картиналар язу ялыктырып җибәрсә, нинди дә булса кул эшенә тотынам. Монысы борынгыларыбыздан, каннан килә инде». 

Алсуның тагын бер күркәм үзенчәлеге – татар тарихы белән бәйле урыннарга сәяхәт итү. Шәһри Болгар, Кырым, Касыйм, Әстерхан... Әлеге изге урыннарда җыеп, йөрәгенә сеңдереп кайткан тәэсирләр соңыннан киндергә күчәчәк; Болгарга багышланган, тирән фәлсәфә салынган картиналары мәртәбәле күргәзмәләрдә урын алачак, «Иске Ка­зан» сериясе исә рәссамнан Казаныбызның меңъеллыгына бәһаләп бетермәслек бүләк булачак...

...Җәйнең чыдап булмаслык челләсе. Мондый шартларда иҗат турында уйлау мөмкин дә түгел­дер кебек. Алсу исә октябрь аенда «Хәзинә» галереясында узачак шәхси күргәзмәсенә әзерләнә. «Йолдызна­мә буенча билгем – Җир бит минем, – ди ул, минем сораулы карашыма җавап итеп. – Әледән-әле бакчама барып, җирдән көч-егәр җыеп кайтам».


«Сөембикә» № 8, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар