Логотип
Рәссам сәхифәсе

Казан рәссамы кияүгә чыгарга ярдәм итә торган картиналар иҗат итә

"Татар-информ" хәбәрчесе иҗат хакына бизнестан баш тарткан рәссам белән аралашты. Хәзерге вакытта Наталья Сафиуллина ил буйлап йөреп мастер-класслар үткәрә һәм үз укучыларын уңышлары белән куандыра.

Рәссам Наталья Сафиуллина – бик тә кызыклы һәм күпләр өчен гадәти булмаган корал – мастихин белән эшли. Ул кечкенә көрәкне хәтерләтә. Шуның ярдәмендә Наталья натюрмортлар һәм пейзажлар яза. Рәссамның остаханәсе хуш исле матур чәчәкләр үсеп утырган бакча кебек. Бүлмәне ачык төсләр белән тутырган картиналар, тәрәзә артында көзге соры төсләр хакимлек итүгә дә карамастан, җәйге кәеф бүләк итә. Кайчандыр җитди бизнесын иҗатка алыштырган рәссам моңа тамчы да үкенмәвен әйтә. 

– Наталья, сез – рәссам, шуның белән бергә икътисади һәм юридик белем дә алгансыз. Бу ничек шулай килеп чыкты?

– Рәсем ясау белән күптәннән мавыгам – мәктәптә редколлегиядә катнаштым, хәтта сәнгать училищесын да тәмамладым. Әмма шундый вакытлар булып алды – рәсем сәнгате икенче планга күчте, компьютерлаштыру чоры башланды. Һәм мин укуымны дәвам итәргә булдым, икътисади һәм юридик белем алдым. Казанда өч лизинг компаниясе бар иде, аларның барысына да яңа сулыш өрдем.

– Гаиләгездә рәссамнар бар идеме?

– Юк. Әти – машина йөртүче, әнием исә төзелеш училищесын тәмамлаган – штукатур-маляр булып эшләде. Ул балалар лагерьларына барып, андагы таучыклар, өйләрне буйый иде. Әнием мине дә үзе белән алып йөрде. Бәлки аның эше миңа илһам биргәндер. 

– Сәнгатькә яңадан ничек әйләнеп кайттыгыз?

– Шундый бер чор булып алды: мин көне-төне яздым да яздым. Бу – эчке ихтыяҗым булгандыр, мөгаен. Көннәрдән бер көнне бер танышым: «Син моны ничек эшлисең?» – дип сорады. Икенчесе: «Мине дә өйрәт әле», – диде. Аннары шундый көн килде: мине ир-ат бизнесын алып бару туйдырды, һәм лизинг компаниясеннән китеп, баш-аягым белән иҗатка чумдым. Инде 8 ел буе мастер-класслар һәм квалификация күтәрү курслары оештырам.

– Сез эшли торган техника ничек дип атала?

– Мин мастихин дигән корал белән, импрессионистлар техникасында эшлим. Импрессионизм француз теленнән «хис-кичереш» дип тәрҗемә ителә. Кешенең хис-кичерешләре күп дигәндә 3-4 сәгатькә генә җитә, аннары аның игътибары башка нәрсәгә күчә. Шунлыктан безнең бурыч – менә шушы хис-кичерешне мөмкин кадәр тизрәк, «суынганчы» кәгазьгә төшерү. 

– Эшегездә бары тик бер генә коралдан файдаланасызмы? 

– Мастихинның төрлесе (зуррагы, кечкенәрәге, түгәрәк формадагысы) бар, алар төрлесе төрле вазифаны үти. Әгәр киндер зур икән, мастихинның да зурысын алабыз, чәчәк төшерергә кирәк булса, башкасын кулланасың. Чынлыкта исә, күңел биреп эшлисең икән, теләсә нинди корал да ярый. Әгәр мастихинның эшенә тирәнтен төшенсәң, шундый кызыклы картиналар иҗат итәргә була, ә пумала белән алай эшләү мөмкин түгел. Эшемдә пумала да кулланам – аның белән портретлар язам, чөнки мастихин белән ул килеп чыкмый. Портрет иҗат итү күп вакытны ала, анда бөтенләй башка техника.

– Мастер-классларда нәрсәләргә өйрәтәсез?

– Кешеләр, гадәттә, үз сораулары белән килә, миңа арт-терапевт вазифасын да үз өстемә алырга туры килә. Буяулар, картиналар, сюжетлар, ниндидер күчешләр, хәрәкәтләр, пластика аркылы без кешеләрне борчыган проблемаларны хәл итә алабыз. Хәтта шундый тылсымлы картиналар да бар: алар кызларга кияүгә чыгарга булыша, кемгәдер бала табарга ярдәм итә, кемгәдер акча кирәк, кайберләрен ниндидер проблемалар борчый, кемнәрнеңдер балалары курка... Мин ак киндер каршында бөтен курку-шөбһәләрне юкка чыгарам.

– Моңа ничек өйрәндегез?

– Бу тәҗрибә белән килә. Картиналардагы барлык сюжетлар да үз тормышымнан алынган. Кайчак шулай да була: башка ниндидер фикер килә, картинаны ясыйсың һәм берникадәр вакыттан соң нәрсәгә кирәк инде бу дип уйлыйсың...

– Казан галереяларында сезнең картиналарны күрергә мөмкинме?

– Юк, аларны күргәзмәләргә куйганым юк, бары тик гомумшәһәр программаларында гына катнашам. Быел Татарстаннан – Һөнәрчелек палатасыннан вәкил буларак Красная Полянага бардым. Анда бер ай дәвамында 200дән артык мастер-класс үткәрдем, ягъни 200дән артык кеше картина иҗат итте. Балаларның үз иҗат җимешләренә куануын күрү бик тә кызык һәм күңелгә рәхәтлек бирә. Хәйрия фондлары, әйтик, Анжела Вавилова фонды оештыра торган чараларда катнашам, Республика балалар клиник хастаханәсендә нәни пациентлар белән рәсем ясыйм. Кыскасы, кайда рәсем төшерергә кирәк, мин шунда (көлә).

– Нәни пациентлар үзенчәлекле рәсемнәр ясыймы?

– Балалар үзләренең авыру икәнлеген аңламый, алар бары тик иҗат итә, моны шулай тиеш дип кабул итә. Сабыйларны беркем дә тыймый, кәгазь алалар да ясарга керешәләр. Һәр бала үзенчә рәсем төшерә. Мисал өчен, әгәр сабыйдан әнисенең рәсемен ясавын сорыйсың икән, ул һәрвакыт кулына сары карандаш ала. Сары – ул мәхәббәт төсе. Бала әнисеннән бөркелгән яктылыкны күрә һәм һәрвакыт аны сары чәчле итеп ясый. Әнисенең сары яки кара чәчле булуы мөһим түгел, ул аны шундый итеп күрә.

– Гадәттә, балалар белән нинди рәсемнәр ясыйсыз?

– Кайвакыт билгеле бер сюжет сайлыйбыз, кайчагында үзләре ясыйлар. Мәктәптә үткәрелгән бер мастер-класста мондыйрак сюжет бар иде – ул алмалы керпедән гыйбарәт. Беренче сыйныф укучыларыннан керпе нинди төстә дип сорагач, алар: «Шәмәхә», – дип җавап бирде. «Ә тере керпене күргәнегез бармы?» – дип сорыйм. «Бар», – диләр. «Тере керпе нинди төстә соң?» – дим. Нәрсә дип җавап бирделәр дисезме? «Шәмәхә!». Балалар дөньяны менә шулай кабул итә. Нәтиҗәдә, алар шәмәхә төстәге керпе (янында кызгылт-сары алмалары да бар) рәсеме төшерде.

– Кемнәр белән эшләве җиңелрәк – балалармы, әллә өлкәннәр беләнме?

– Барысы белән дә эшләргә яратам. Өлкәннәр – алар шул ук балалар инде, әмма алар кайчандыр үзләрен нәрсәдәдер чикләгән һәм ачылып китәргә мөмкинлек бирмиләр. Ә ак кәгазь алдында куркуларын җиңгәч, алар әллә ниләр майтарырга сәләтле.

– Иҗат җимешләрегезнең кайсысы иң колачлысы?

– Иң зур эшем – интерьер сәнгате. Уку йортлары, фатирлар, кафе-ресторан диварларына бизәкләр төшерәм. Ә киндергә ясалган рәсемнәргә килгәндә, кораб сурәтләнгән картина – иң зурысы.

– Яраткан картинагыз бармы?

– Аларның барысын да яратам. Картина язган чагында, бөтен күңелемне биреп эшлим.

– Рәссамнар, гадәттә, үзләренә тәнкыйди карашта тора. Сез үз картиналарыгызны ничек бәялисез?

– Күңелемә хуш килмәгән бер картинам бар иде. Аны тирән депрессия кичергән ханымга бүләк иткәннәр һәм ул анда уңай хис-кичерешләр уяткан. Ул чакта шуны аңладым: әгәр картина миңа ошамый икән, димәк, мин аны кем өчендер иҗат итәм. Ягъни аны ошаткан кеше барыбер табылачак.

– Шуңа игътибар иттем – сезнең күп кенә картиналарыгызда чәчәкләр сурәтләнгән...

– Алар мине барыннан да ныграк илһамландыра. Чәчәк – тормыш символы ул, шунлыктан чәчәк нинди генә булмасын – гап-гадиме әллә купшымы – ул һәрвакыт үзенчә матур.

– Кайсы танылган рәссамның иҗаты күңелегезгә аеруча хуш килә?

– Миңа нәрсәдер төзи, иҗат итә, тормыш турындагы хис-кичерешләрен, үз осталыкларын башкаларга тапшыра торган кешеләр ошый. Айвазовскийның тормыш позициясе якын һәм бик тә кызыклы. Ул адмирал булган, хәйрия фондларына акча күчергән, актив яшәү рәвеше алып барган. Айвазовский күпкырлы талант иясе булган һәм ул шуның белән миңа кызыклы да.

– Иҗади планнарыгыз хакында да сөйләгез әле. Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Казанда үткәрелә торган төрле чараларда, башка шәһәрләрдәге арт-галереяларда катнашам. Россиянең төрле төбәкләрендә мастер-класслар оештырам. Быел Кара диңгез буен аркылыга-буйга йөреп чыктым – графигым бик тә тыгыз. Хәзерге вакытта «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашам. Бу – томышымдагы яңа этап һәм үземне яңа сыйфатта күрсәтү омтылышы. Миңа проектта катнашуы бик тә кызык – 50 дәгъвачының һәркайсы тормышта ниндидер уңышка ирешкән. Алар белән танышасы, аралашасы килә. Бу бит искиткеч! Бәйгедә катнашып, яңа илһам чыганагы табу теләге дә зур. Әлеге уңайдан башымда берничә идея туды инде.

чыганак: http://intertat.ru/madaniyat/kazan-r-ssamy-kiya-g-chygarga-yard-m-it-torgan-kartinalar-i-at-it/

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар