Логотип
Рәссам сәхифәсе

Казан һәм Тукай

Габдулла Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Ирина Колмогорцева­ның «Казан һәм Тукай» дип исемлән­гән шәхси күргәзмәсен карап йөрим. Рәссамның балачактан ук таныш исеме күңелдә уйдык-уйдык хатирәләрне яңартып ала: «Гөлчәчәк» әкиятен, Бари Рәхмәтнең «Сара мәктәпкә бара», Абдулла Алишның «Койрыклар» китапларын бизәгән рәссам бит бу!
Иҗатының башлангыч чорында анималистика жанрында аеруча күп эшлә­гән... Аның «Мин Казанда яшим» дип аталган «Үзең буя» альбомындагы рәсемнәргә бик мавыгып төсле карандашлар белән «җан өреп» утыруларым да исемдә... Соңрак мин аның Львов полиграфия институтын тәмам­лавын, ире – рәссам-сынчы Георгий Зяблицев белән Казанга кайтуын, биредә яраткан эшен табуын белдем. Ул – пейзаж, натюрморт, портретлар, китап графикасы остасы, искиткеч гравер. Һәм, әлбәттә, Е. С. Тейс дигән атаклы рәссамнан офорт ысулын үзләштергән сирәк рәссамнарның берсе. Татарстан китап нәшриятында кырык елдан артык эшләү дәверендә дистәләгән балалар китабын бизәгән, шуңа күрә аның күп эшләре әдәби юнәлеш алу да гаҗәп түгел. Иҗатында Пушкин, Цве­таева, Дурова һәм, әлбәттә, Тукай – иң түрдә!

Тукай дөньясы аны тәмам сихерли! «Тукай-Кырлай» офорт циклы, шагыйрьнең төрледән-төрле портретлары, әсәрләренә багышланган күпсанлы иллюстрацияләр... «Тукай. Шәкерт белән очрашу» композиция­сендә шагыйрь образы яраткан Казаныбыз күренешләре белән тыгыз үрелеп бара. Ә менә «Тукай. Уйлану» портретында – шагыйрь уйга чумган яшь егет сурә­тендә. Аның романтик кичереш­ләре динамик штрихларда бик төгәл чагыла. «Шагыйрь­нең балачагы» литогра­фия­сендә исә эчкерсез уйчан малай халык әкиятләре дөньясында. «Авыру Тукай» композициясе шагыйрьнең соңгы көн­нәрен, аны югалту хәсрәтен соры-караңгы төсләр гам­масында тагын да көчәйтә. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» дигән күләмле офорттагы катлаулы композицияне күргәч, ихтыярсыз көлеп җибәрәсең. Төрле төсләр белән чуарланган шәрык келәмен хәтер­ләтә ул: поэма геройлары нинди генә кыяфәткә кер­мәгән!.. 

Ирина Колмогорцева картиналарындагы әкияти Казан мине тәмам сихерли: урамнары, җыйнак ишегаллары, борынгы шәһәргә бизәк булып калыккан заманча яңа йортлар, чал Кремль, тылсымлы замокларны хәтер­ләтүче Кекин йорты, Сынлы сәнгать музее, зәңгәр Әҗем мәчете... Бөтенесе таныш, әмма мин аларны яңача ачам. Динамика, ирекле штрихлар, ракурстан оста файдалану, төсләр, күр, ничек үзгәртә икән һәммә­сен! Кремль янында апрельнең алсу сыек томаны аша яфракка бөреләнгән тупыллар, октябрь парк-ларындагы алтын төсләр дуены, җәйге җылы төн зәңгәр­леге... Идел буендагы бакчасында үзе үстер­гән алмалар, күз явын алырдай чәчәкләр – аларын да рәссам пумаласы иркәләп узган... Рәссамга рәхмәт­ләр укып, рәхәт бер халәттә картиналарны кабат күздән кичерәм. Сокланам. Тиздән 85 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнүче зур талант Ирина Колмогор­цева һаман тынгысыз иҗатта!


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар