Логотип
Рәссам сәхифәсе

Картиналарым – минем үзем, тормышым хакында

​Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=8143
 
«Рәсем ясамыйча тора алмыйм, – ди ул. – Дога кебек ул минем өчен... Кулыма кылкаләм алсам, тынычланам, бөтен барлыгым ярату, мәхәббәт белән тула. Дөньяга, балаларыма, якыннарыма...» Яшәү, үлем, ялгызлык, нәсел, тамырлар... Аның һәр эшенә ниндидер мәгънә, уйлану, фәлсәфә салынган. «New York Realism» халыкара бәйгесен оештыручылар да Раушаниянең «Үз өеңне эзләү» картинасы өчен Алтын медаль бирергә хәл иткәндә, әнә шуңа игътибар иткәннәрдер. Әйе, кеше дөньяның теләсә кайсы почмагына китеп яшәргә мөмкин – юллар ачык. Әмма үз-үзеннән беркая кача алмый: җанына кадерле булган һәркемне, һәрнәрсәне ул үзе белән уйларында йөртә. «Үз өеңне эзләү» – шул хакта сөйли. (Нью-Йорк шәһәре галереясы үткәргән халыкара бу бәйгегә аның эшләрен улы Рәүф җибәрә. Шатлыклы хәбәр Америкадан ярты елдан соң килә. «1 апрель иде. Рәүф ниндидер хатның тәрҗемәсен салган. «Алтын медальгә лаек булдыгыз», – дигәннәр. «Сез – миллионер», дигән хатлар интернетта еш килә бит, шуңа күрә исем дә китмәде. Бераздан улым шалтырата: «Әллә син сөенмисең дәме?» – ди. «Ә нәрсәгә?» – дим. «Хатны укымадыңмени?» – ди ул аптырап. «Укыдым. Шуннан нәрсә?» – дим... Океан аша очарга да насыйп булды шулай итеп».)
 
Яки менә «Ачкычларны ничекләр яратырга» картинасы. «Мин анда бәхет формуласын эзләргә тырышып карадым, – ди әңгәмәдәшем. – Ир-ат сәгать механизмы кебек, ә хатын-кыз – чәчәк атучы агач. Хатын-кыз кармак белән ирнең йөрәген каптырырга – аның күңеленә ачкыч табарга тырыша. Йозакның аның башында икәнен белми ул... (Дөрес, сирәк кенә йөрәк белән белән уйлаучы ир-атлар да очрый. Әмма алар белән тормыш итү бик үк рәхәт түгел: үзеңне ир-атның көчле җилкәсе артында итеп тоймыйсың.) Ир-ат исә, баскыч салып, хатын-кызның башында ниләр барын аңларга тели. Ул да ялгыша: хатын-кызның күңеленә йозак башында түгел, йөрәгендә... Бәхетле булу өчен ачкычларны дөрес ярату гына кирәк». Аның бу картинасы «Экстрасенслар көрәше» бәйгесе җиңүчесе Виктория Райдосның шәхси коллекциясендә саклана. (Узган ел «Башкортстан рәссамнары» проектында җиңеп чыгарга аңа Райдос та булыша: «Ачкычларны ничекләр яратырга» картинасын Виктория интернеттагы үз битенә урнаштыргач, Раушаниягә биргән тавышлар бер көндә 700гә артып китә.)
 
«Ялгызлык» – узган елгы сериядән. «Халык арасында, әмма берүзем калган кебек басып торам. Миңа сыенган улым белән кызымны санамаганда... Артта – үткәндә очрашкан, танышкан кешеләрем, алда – киләчәктә күрешәчәкләр...  Хәер, тормышта һәркем шулайдыр: башкалар янында булганда да без барыбер ялгыз...»
 
«Йөк». «Юлда күп йөрим. Аэропортларда гел пассажирларны күзәтәм: берәүләр шундый зур йөк белән сәяхәт итә, икенчеләрнеке – аркадагы кечкенә генә биштәргә сыеп беткән. Мәңгелеккә күчкәндә дә үзебез белән аласы йөкләр бик төрле безнең...»
 
Хәер, монысы – рәссам әйтергә теләгәннәр. Ә тамашачы, аның картиналары каршында тукталганда бөтенләй башка нәрсәләр хакында уйларга, үзе генә белгән гамьнәрне, үзе генә аңлаган якларны күрергә дә мөмкин.
 
...Төсләр дигән идем... Юк, рәссам гомеренең бер чорын да кара буяуларга күмми. Иҗат иткән эшләре дә үзе кебек якты, ихлас, җылы аның.
 
Казан– Уфа–Казан

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар