Логотип
Рәссам сәхифәсе

Канатлы рәссам

Ай йөзле бу кызны мин ерактан ук абайладым. Ул да минем уңышлы кадрлар эзләп, фотога төшереп йөрүемне кызыксынып күзәтте. Инде объективны үзенә төбәгәч, сөйләшеп тә киттек. «Мәрьям Садердинова булам мин. Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасымын. Әтием белән җырчы якташларыбызга һәйкәл ачу тантанасына кайттык. Минем әтием шушы төбәктә – Петрякс авылында туып-үскән. Мәскәү авиация институтын тәмамлаган». Рәссам-график икән Мәрьям. Китапларга иллюстрацияләр ясау белән мәшгуль. Әмма аның майлы буяу белән эшләнгән сюжетлы картиналары да байтак.



Бу яшь кенә күренгән туташның инде үзенең башка рәссамнар өчен остаз булуын белгәч, соклануым тагын да арта төште. Югыйсә аның бар булмышында чагылган тыйнаклыгы бу инсафлы татар кызын өй мохитеннән бер дә читкә җибәрмидер кебек тоелган иде. Ул, әнә, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамларга да, Россия Рәссамнар берлегенең дипломанты булырга да, Англиядә, Франциядә, Иранда, Словакиядә төрле елларда үткәрелгән конкурсларда лауреат исемен алырга да өлгергән.



Ул бизәгән китаплар арасында Шекспир трагедия­ләре җыентыгы, Ф. Рабленың «Гаргантюа һәм Панта­грюэль» романы, А. Пушкинның «Борис Годунов» әсәре аерым бер урын алып тора. Күрәсең, китап бизәү эшенә Россиянең халык рәссамы, профессор В. Пановтан өйрәнү, Россиянең халык рәссамы, профессор Ю. Иванов янында стажировка узулар эзсез калмагандыр.



Татар укучысы Мәрьям Садердинованың Мәрҗани китап йорты чыгарган татар әкиятләре җыентыгына ясаган эшләрен аеруча хуп күрә. «Өч күгәрчен» әкияте аның үзенә дә кечкенәдән таныш. Кайсы татар баласы әкият тыңламыйча гына йокларга ятсын инде! Ул әкиятләрдә канатлы атлар да, батыр егетләрне очыртып кына алып китә торган Сәмруг кошлар да бар. Әнә шул канатлы очышлар турында хыяллану әтисен авиация институтына юнәлткән булса, кызны канатлы иҗатка алып килгән. Чыннан да, татар һәм кырымтатар әкиятләренә ясалган иллюстрацияләрдәге егетләр, грек әкиятләрендәге Икар кебек, күккә талпынып очалар. Һәр әкияттәге кебек, аның рәсемнәрендә дә урманнар кап-кара, күлләр сер тулы, аждаһалар явыз. Әмма барысында да яхшылык җиңеп чыга.



Татар әкиятләрендәге кебек, рәссам Мәрьямнең дә иҗат юлы җиңүле. Ул инде 2001 елдан бирле Мәскәү, Бөтенроссия, чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнашып килә. 2012, 2013, 2015 елларда аның үзенең персональ күргәзмәләре дә булган. Исем булгач, иҗатына ихтыяҗ да бар. Мәрьям Садердиновага акварель, гуашь, темпера, акрил, тушь белән язылган эшләргә заказлар килеп кенә тора.



Аның хезмәтләре Россиянең һәм дөньяның төрле коллекцияләрендә урын алган. Алар хәтта Бөек­британия королевасы Елизаветаның шәхси фондында да бар. Франция, Словакия, Америка сән­гать­сөярләре – җәмгысы 11 шәхси коллекция үзлә­рендә Мәрьям Садердинова әсәрләрен булдырган.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар