Логотип
Рәссам сәхифәсе

Илчеләр безне көтә...

Аны сюрреалистик рәсемнәр остасы буларак кабул итү гадәткә кергән. Гәрчә танылган урам рәссамы, Казаныбызның горурлыгы Рөстәм Сәлимгәрәев өчен кысалар юк шикелле: граффити, киндердәге сурәтләр, иллюстрация, дизайн – аның кулыннан барысы да килә. Ә сюрреализмга килгәндә, миңа аның бер гыйбарәсе бик ошый: «Бу төш кебек: безнең йогынтыбыз кайда тәмамлана да, табигать үзе кайдан башлана – әйтүе кыен». Искә төшереп үтик әле. Мексика рәссамы Фрида Калоны нәзберек француз сюрреалистлары үз тарафдары дип исәпләгәч, Фрида бу чагыштыруга бер дә мөкиббән китми: «Алардан аермалы буларак, мин үз чынбарлыгымны язам», – дип кырт кисә. 

Рөстәмнең киндердә, ә бигрәк тә йорт диварларында тудырган дөньясы шулкадәр чын ки, «сюрреализм» төшенчәсе урынсыз булып тоела башлый. Рене Магриттның чаршауда силуэты калып, аның аша болытлар агылып, күк йөзе күренеп торган абзыйны гәүдәләндергән полотносы безнең чынбарлыкка ничек тәңгәл булса, монда да шулай.

Аның дөньясында һәм Шәрык, һәм Гареб суфый-дәрвишләрен хәтерләткән затлар яши. Ияләр, дәрвишләр, илчеләр. Кинәт араларыннан берсе Шәмс Тәбризи булып чыгар кебек тоела, йә булмаса, францискан монахларының озын ябынчасына төренгән яланаяклы Франциск Ассизийский. Хәер, бу дәрвишләрнең күбесенең аягында – кеды, ә аркаларында – рюкзаклар. «Дхарма дәрвишләре»н дә хәтерләтә алар, һәм бер дә гаҗәп түгел: безнең заман иҗатчылары дзен-буддизм кайтавазларын үзендә эреткән Сэлинджер, Керуак, Гинзберг фәлсәфәләрен, гомумән битниклар буынының оеткысын уңышлы үзләштереп, аны яңа заман «пәйгамбәрләренең» уен тәгълиматлары белән берләштерде инде. 

Рөстәмнең дәрвишләре шуңа да аерым бер тәгълиматлардан, фәлсәфи агымнардан, һәм, аннан да битәр, дини юнәлешләрдән азат. Шуңа да аларның капюшон астындагы йөзләре дә – галәмнәр күчеп йөри торган порталлар. «Кичке әкият» дип аталган график рәсемне генә алыйк: өч дәрвиш утыра, алларында ачылган китаплар. Ул китаплар диңгез булып шаулый, бу диңгездә кечерәк масштаблы яңа бер дәрвиш көймәдә йөзеп бара, башкасының китап-диңгезендә дулкыннар маякка бәрелә-бәрелә дулый, өченчесенекендә – уйга талган берәү дөнья белән хозурлана. Таулардыр бу, бәлки, Җирнең төп биеклек нокталары, борынгы сакраль гыйлем тупланган урыннар: Эверест, Килиманджаро, Кайлас, Шамбала... Кемгә укыйлар бу төнге әкиятне? Әлбәттә, миңа! 

Һәм мин сурәтнең эченә кереп китәм дә, алгы пландагы ике дәрвишнең йөзләре булырга тиешле порталлардан агып-йөзеп йөри башлыйм. Ирексездән Кастанеда әсәрендәге ике нагваль – Дон Хуан белән Дон Хенаро, һәм аларның, нур бәйләмнәренә әверелеп, башка дөньяларга чыгуы, арадагы чикне юк итүе искә төшә. 

Менә Норвегиянең Осло шәһәрендәге бинаны бизәп торучы «Яшәү чыганагы» дип аталган мурал. Аркасына җирән рюкзагын аскан дәрвиш, кабырчыкка чумырып, су эчә. Ул чүмәшкән түмәр – Мезоамерика джунглиларының фәкыйрь бер калдыгы бугай. Конкистадорлар Яшәү агачын һәм үлемсезлек бүләк итүче Тереклек чишмәсен шуннан эзләгәннәр бит...

Рөстәм сурәтләгән дөньяларда проблемалар спектры гаять киң, шул ук вакытта алар барыбер бер төенгә кайтып төйнәлә: без һәм безнең асылыбыз. Менә аның киндергә майлы буяу белән ясалган «Лабиринт»ы. Шәһәр манзарасы өстенә табигатьнең бер символы булган такта утыргычынмы, намазлыгынмы җәеп салган ялантәпиле дәрвиш, бер кулы белән таягына таянып, икенчесенә компас тотып, юнәлеш эзли. Бәлки, Кыйбланы барлыйдыр? Бу күккә ашкан йортлар эченә мыжлап тулган халыкның кыйбласын? Дәрвиш үзе дә – бер лабиринт, аның теткәләнеп беткән киемнәргә уралган гәүдәсендә – ишекләр, баскычлар. Кеше аңын гармониягә китерүне лабиринтлар ярдәмендә башкаручы заман «пәйгамбәрләре» бар, практик психология һәм медицина моны дәлилләргә омтыла. Тукта, безнең аңыбызны заман информацион шаукымы чын-чынлап Минотавр тозагына әйләндермәдеме соң әле? Шуны хәбәр итүедер, бәлки, бу илченең?!  

Заман урам сәнгатенә мөнәсәбәт бездә, Татарстанда, әле һаман да бәхәсле булып кала бирә. Кемнәрдер соклана бу сәнгать төренә, кемнәрдер, киресенчә, «шәһәрне бозалар», дип уфтана, пошына. Гәрчә мәдәниятнең барлык этапларында да булган мураллар – совет идеологиясен чагылдырган панорамаларны искә алабызмы, Диего Ривераның Рокфеллер үзәгендәге юлбашчы Ленинны сурәтләгән масштаблы бәхетсез шедеврынмы, Сикст капелласы фрескаларынмы... 

Рөстәм Сәлимгәрәев һәм аның җир шары буйлап таралган аркадашлары Дөньяга үз сүзен шушылай җиткерә. Айфон һәм компьютер экраннарындагы кечкенә порталлардан аерылып, табигый масштабтагы асылыбызга кайтырга өндәүдер бу, бәлки? Метафизик сурәтләргә яшеренгән кодлар да – бөтен культуралар һәм аларның символларын берләштереп, «аң уеннары» рәвешендә тәкъдим ителә. Әйтик, Польшаның Гданьск шәһәрендәге бинада сурәтләнгән ребус-башлы Ата һәм Ул. Алар уйный, Дөньяның иң гади дә, катлаулы да булган кубик-рубигы серенә төшенергә телиләр. Сүз уңаеннан, Рөстәмнең сәнгать дөньясындагы кушамат-атамасы QBic, бу да уен культурасының үзенә бер элементы.  

Ә без нәрсәгә дә булса төшенергә әзерме? Илчеләр безне көтә. Алар илткән хәбәр, бәлки, ошамас та безгә. Әмма үзеңә юл беркайчан да җиңел булмаган...  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар