Логотип
Рәссам сәхифәсе

Алмалы иҗат

Алланып пешкән зур-зур алмалар, алмалар… Һәм каядыр артта, икенче планда, башка яссылыкта – башка дөньяда яулыгын артка чөеп бәйләгән хатын-кыз сыны. Алма җыючы хатын-кыз...



Мин генә күрәмме аны, әллә башкалар да күрә микән? Киндер тукымага төсле буяулар белән төше-релгән картина – мизгелне төп-төгәл чагылдырган фотосурәт кенә түгел шул.  Монда рәссамның үз кичерешләре – алмалы балачакны сагынуы да өстәлгән.

Рәссам Гөлназ ӘДҺӘМОВАның иҗади эшләре беренче карашка бик хыялый, хәтта әкияти кебек. Әмма шунысы кызык – аларның һәрберсенең гап-гади тарихы бар. «Беренче чәчәкләр»дәге умарталык та, әнә, уйлап чыгарылган түгел. Вазага куелган чәчәкләр – күңел түренә салынган бер якты хатирә: әтиләре җәй хәбәре итеп ел саен урманнан беренче чәчкәләрне җыеп алып кайта торган булган. Шушы ике истәлекне бергә кушкач, нинди сихри күренеш килеп чыккан. Умарталык еракта, әйтерсең лә, томан артында.

Ә чәчәк бәйләме яп-якында – анысын үрелеп алырга да булыр сыман. Шушы үзенчәлек – ике яссылыкта эшләү – рәссамның күп картиналарында чагылыш тапкан.
Икенче үзенчәлек – Чаллы кызы булса да, Гөлназ иҗатында авыл тематикасы күп. 

– Минем рәссам булып китүем дә табигатькә якынлыктан, – дип сөйли Гөлназ. – Җәйне гел авылда үткәрә идек без. Ә бабабыз (исеме дә гадәти түгел – Заман бабай!), ышанасызмы, айга карап, һава торышын фаразлый белә иде. Менә шундый – табигать белән бербөтен булып яшәүче кешеләр...

Гөлназ Әдһәмова 2005 елда Татарстан һәм Россия рәссамнар берлегенә кабул ителә. 2011 елда Чаллыда «Ел рәссамы» булып таныла. Аның эшләре Төркиядә узган Чаллы рәссамнары күргәзмәсендә дә урын ала. Бүген үзенчәлекле иҗаты белән ул Россиякүләм, Халыкара күргәзмәләрдә даими катнашып килә. Педагог буларак, шәһәрдәге рәсем сәнгате белән бәйле уку йортларында булачак рәссамнарга белем бирә.   

Гөлназ Әдһәмова – реалист-рәссам. Яраткан эш алымы – күзе күргәнне тукымага төшерү, ягъни натурадан язу. Хәер, күзе күргәнне генә дисәк, дөрес тә булмас. Күңеле тойганны, башкалар күрмәгәнне дә, ягъни мәсәлән.  Рәссамнар телендә бу «сурәткә стиль бирү» дип атала икән. Чынбарлыкны аз гына үзгәртеп, мөһим санаган элементларны күпертебрәк бирү, дип аңларга кирәктер инде моны. 

Гөлназның иҗат эшләре арасында кәгазьгә ясалган график хезмәтләр дә күп. Кайберсе үзенчәлекле алым белән – юеш кәгазьгә ясалганнар. Кәгазь кибеп беткәнче (бу күп булса ике сәгать эчендә), рәсем ясалып бетәргә тиеш! Мондый хезмәтләр үзенчә матур! Рәссамның һөнәри осталыгын, ягъни башкалардан өстенлеген хезмәттәшләре төсләрне сайлый, алар белән «уйный» белүдә дә күрәләр икән. 

Гомумән, иҗат кешесе һәрвакыт эзләнүдә, һәрвакыт үзгәрүдә. Гөлназның быел октябрь аена планлаштырылган чираттагы шәхси күргәзмәсенә декоратив бизәк-орнаментлар белән бәйле хезмәтләре тупланачак. Бу аның иҗатында яңа этап. Һәм монысы, һичшиксез, тагын да кызыклырак! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ризидә Гасыймовага бик зур рәхмәт, иҗатымның ичтәлеген матур итеп тасвирлаган очен. "Сөембикә" журналына зур, зур рәхмәт !!!

    Хәзер укыйлар