Логотип
Дөрес туклану

Яз сые – кузгалак

Кузгалак – ашарга яраклы күпьеллык үсемлек. Яфракларының әчкелтем тәме калий тозлары һәм кузгалак кислотасы булу белән аңлатыла. 100 грамм кузгалакта С витаминының тәүлек нормасының 68,7 проценты, бета-каротинның – 50 проценты,

Кузгалак – ашарга яраклы күпьеллык үсемлек. Яфракларының әчкелтем тәме калий тозлары һәм кузгалак кислотасы булу белән аңлатыла. 100 грамм кузгалакта С витаминының тәүлек нормасының 68,7 проценты, бета-каротинның – 50 проценты, К витаминының – 37,5 һәм лютеинның 15 проценты бар. Әлеге үсемлек бор, магний, калий, никель, тимер, бакыр, йодка бай.
Кузгалак мондый составы белән иммун һәм нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Анда ризык җепселләре кандагы шикәр һәм холестерин күләмен киметергә булыша, бавырдагы токсиннарны чыгара, бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

Яшел борщ яки кузгалак ашы 
Кирәк: сыер ите; 3 бәрәңге; 2 баш суган; 2 кишер; 150–200 г кузгалак; тәменчә тоз-борыч; бизәү өчен 3 йомырка; үзегез яраткан аш тәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Башта шулпа кайнатабыз. Бәрәңгене вак шакмаклап турап, әзер булганчы пешерәбез. Суган белән кишерне кыздырып, шулпага кушабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез.
Кузгалакны турап, аш пешеп чыгарга 5 минут кала гына кушабыз. Ахырдан аз-азлап кына күпертелгән йомырканы агызабыз. Пешкән йомырканы тәлинкәгә генә дә сала аласыз.
Аш әзер. Табынга чыгарганда яшел аш тәмләткеч үләннәр һәм каймак өстибез.

Кузгалак салаты 
Бик тә файдалы һәм җиңел бу салатны әзерләр өчен тәлинкәгә яшь кузгалак яфракларын, шпинат, руккола салып, өстенә туралган ярты авокадо тезәбез, киндер яки чиа орлыгы сибеп, зәйтүн маен кушабыз. Үзегез яраткан башка төрле орлык һәм чикләвекләр дә куллана аласыз.

Соус 
Үзенчәлекле соуслар яратсагыз, кузгалактан песто әзерләп карый аласыз. 
Блендер савытына кузгалак, петрушка, зәйтүн мае, сарымсак, тоз-борыч, кырылган лимон кабыгы салып, куе соус хәленә килгәнче ваклыйбыз. Куерак булса, су өстибез.
Ашларыгыз тәмле булсын! Сәламәтлек телибез сезгә!

Кузгалакның яфрагы һәм орлыгы бөрештерү һәм сызлауны басу үзлегенә дә ия. Яфраклары яраларның тизрәк төзәлүенә ярдәм итә, ялкынсынуны баса. Әлеге үсемлекне борын-борыннан зәңгелә (цинга) авыруыннан дәва буларак кулланганнар.
Файдасы күп булса да, бәвел юлларында ком яки таш булганда, подагра, ревматоидлы артрит, кискен гастрит, холецистит белән авырганда, кузгалакны ашаудан тыелырга кирәк.
Кузгалакны әзерләгәндә беренче кагыйдә – аны озак пешерергә ярамый. Ризык пешеп чыгарга берничә минут кала гына кушсаң, андагы файдалы матдәләр таркалып өлгерми.

Искәрмә! Оеган сөт ризыклары кузгалак кислотасын нейтральләштерә. Сөттәге кальций кислотаның оксалатка әверелүенә юл куймый. Дөрес, шул рәвешле кальций үзе дә үзләштерелми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар