Логотип
Дөрес туклану

Яшел карабодай ипие

Дөрес тукланырга тырышучылар яшел карабодай турында яхшы белә. Әлеге ярма үзенең файдалы үзлекләре белән кыйммәтле, һәм үз сәламәтлеген кайгыртучылар табынында аны еш күрергә мөмкин. Бу юлы яшел карабодайдан ипи әзерлибез.

Дөрес тукланырга тырышучылар яшел карабодай турында яхшы белә. Әлеге ярма үзенең файдалы үзлекләре белән кыйммәтле, һәм үз сәламәтлеген кайгыртучылар табынында аны еш күрергә мөмкин. Андагы витаминнар һәм микроэлементлар таркалмый саклана, чөнки, җентекләп кыздырылган гадәти карабодайдан аермалы буларак, яшел сортлысы термаль эшкәртү узмый. 
Яшел ярманың гадәти карабодайдан аермасы бармы, аның файдасы нидә һәм аны ничек кулланалар? Бу хакта безгә дөрес туклану рубрикасының даими авторы Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА сөйләр һәм яшел карабодайдан икмәк пешерү серләре белән бүлешер.

Яшел карабодайның файдасы:

  • Әлеге ярма яшьлекне һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче аминокислоталарга бай.
  • Ул – антиоксидантлар чыганагы. 
  • Яшел карабодай гликемияне көйли, аны кулланганнан соң кандагы шикәр күләме артык зур сикерешләр ясамый. Шушы сыйфаты өчен ул шикәр чире белән авыручыларга һәм гәүдә авырлыгын нормада тотарга теләүчеләргә файдалы. 
  • Андагы клетчатка һәм ризык җепселләре эчәклекләрнең эшчәнлеген яхшырта. 
  • Матдәләр алмашын тизләтә. Бу исә, үз чиратында, тизрәк ябыгырга ярдәм итә. 
  • Бу ярма организмнан төрле агулы матдәләрне чыгара.
  • Менә дигән иммуномодулятор, ягъни иммунитетны күтәрүче. 
  • Ул әле витаминнарга һәм микроэлементларга да бик бай, болар исә тирегә, чәчләргә, тырнакларга яхшы йогынты ясый.
  • Иң файдалы юл – яшел карабодайны үрдереп куллану. Ярманы 12 сәгать җылымса суда бүрттереп тә кулланырга була. Яшел карабодайны он итеп тарттырып, аннан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. 

Ипи әзерләр өчен безгә бары яшел карабодай, су, бал, тоз һәм бераз вакыт кына кирәк булачак.
 Эш барышы:

  • 500 г ярманы әйбәтләп юабыз. Юылган ярма өстенә дүрт бармак киңлеге чыгарлык итеп фильтрланган чиста су салабыз (чишмә суы да мөмкин). Аны шул суда бер тәүлеккә калдырабыз. Суны бик нык «йотса», тагын бераз өстибез, безгә суның күләме тәүлек ахырына бер бармак киңлегеннән артыграк булуы кирәк.
  • Тәүлек узганнан соң, суын түкмичә генә, ярманы блендер белән (стационар блендер кулайрак) ваклыйбыз. Шунда ук аш кашыгы ярым тоз һәм 1 чәй кашыгы бал өстибез. Яхшылап туглыйбыз. 
  • Барлыкка килгән массаны савытка салып, тагын бер тәүлеккә җылы урынга куябыз. Ул күперергә тиеш. 
  • Ипи пешерә торган форманы майлап (мин сары май кулландым), камырны салабыз һәм бер сәгатькә 190 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз. 

Менә шулай санаулы гына ингредиентлар һәм бераз вакыт кулланып, файдалы да, тәмле дә ипи пешереп була. Бу рецепт белән пешерелгән ипине хәтта диета тотучылар да куллана ала. 
Якыннарыгызны тәмле ипи пешереп сыйлагыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар