Логотип
Дөрес туклану

Таныш булмаган таныш

Моннан 30 еллар элек кенәч әй гөмбәсе салынган банкаларны һәр йортта диярлек очратырга мөмкин иде бит. Соңрак сатуга газлы сулар, төрле лимонадлар чыга башлагач, чәй гөмбәсенең дә популярлыгы кимеде. Бүген исә аның белән кызыксыну кабаттан көчәйде, тик хәзер аның атамасы башка – комбуча дип йөртелә. Комбуча тәмле генә түгел, файдалы эчемлек тә. Җәйге эсседә ул газлы суларны, төрле лимонадларны алмаштыра торган эчемлек.

Чәй гөмбәсе үскән банканы бер тапкыр да күрмәгән кеше бар микән ул? Моннан 30 еллар элек кенә әлеге эчемлек илебездә үтә дә популяр иде. Чәй гөмбәсе салынган банкаларны һәр йортта диярлек очратырга мөмкин иде бит. Соңрак сатуга газлы сулар, төрле лимонадлар чыга башлагач, чәй гөмбәсенең дә популярлыгы кимеде. Бүген исә аның белән кызыксыну кабаттан көчәйде, тик хәзер аның атамасы башка – комбуча дип йөртелә. Комбуча тәмле генә түгел, файдалы эчемлек тә.
Ул ашкайнатуны яхшыртырга, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә, энергияне арттыра. Аның иммунитетны ныгытуы, ябыгырга булышуы, кан басымын көйләү һәм йөрәк чирләрен дәвалау үзлекләре дә билгеле.

Комбуча – ферментлаштырылган чәй ул. Гомумән, ферментлаштырылган ризыклар микробиом һәм эчәклекнең сәламәтлеге өчен бик файдалы. Ферментлаштыру нәтиҗәсендә иммун системасын ныгытырга булышучы пробиотиклар хасил була.
Файдасы күп, әлбәттә, ләкин ашказанында гастрит, җәрәхәт, ялкынсыну булганда комбучаны куллану тыела. Тозлы кәбестә, лимон ашаганнан соң ашказанында җайсызлык сизсәгез, комбуча эчә башлаганчы, ашказанының лайлалы катламын дәваларга кирәк. Бары тик шуннан соң гына комбучаны куллана аласыз. Моны саклык белән, бер кулланганда бер аш кашыгы күләмендә генә башларга киңәш ителә. Организмда гөмбәле инфекцияләр булса, газлар җыелу күзәтелсә, биткә сыткылы бетчәләр (акне) чыкса, сөт гөмбәсе (молочница) һәм кандидоз белән авырганда комбучаны кулланмау яхшырак. Иң элек организмны гөмбә флорасыннан дәваларга кирәк, шуннан соң гына әлеге файдалы эчемлекне эчә башларга мөмкин.

Чәй гөмбәсе эчемлеген әзерләүнең  берничә кагыйдәсе бар: 

  • бары тик пыяла савыт кына кулланырга;
  • чәй гөмбәсен чиста куллар белән генә тотарга, савыт та чиста булырга тиеш;
  • чәй гөмбәсендә күгәрек барлыкка килсә, бу эчемлекне эчәргә ярамый.

Беренче тапкыр ферментлаштыру
Эчемлек әзерләү өчен (3 литрлы банкада), куе итеп пешерелгән чәй (1 литр суга 10 бал кашыгы чәй бөртеге алына), 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы алына (шикәр комын аз салмагыз, чәй гөмбәсе аны эшкәртеп бетерә). Шикәр комы тулысынча эреп бетәргә тиеш. 3 литрлы банкага чәй белән шикәр комын салып, 200 мл чәй гөмбәсе суын өстибез. Банка авызын марля белән каплап, 5–10 көнгә калдырабыз. 5 көннән эчемлекне татып карарга була. Әзер комбуча әчкелтем-татлы тәмдә. Кулланыр алдыннан комбучаны вак иләк яки марля аша сөзәргә кирәк.

Икенче тапкыр ферментлаштыру 
5–10 көн узганнан соң, эчемлекне икенче тапкыр ферментлаштырырга мөмкин. Моның өчен аны авызы бөкеле буш шешәләргә агызып, төрле тәмләткечләр кушалар һәм тагын 3–5 көн ферментлаштырырга калдыралар. Ачканда сак булыгыз, ул бик газлы. Мондый эчемлекне суыткычта сакларга кирәк.

Тәмләткечләр төрлечә була ала: 

  • лимон суты+бөтнек
  • алма пюресы+дарчин (корица)
  • җиләк пюресы+рәйхан (базилик)
  • лимон суты+имбирь
  • йөзем суты+розмарин
  • кара карлыган суты+артыш (можжевельник).

Комбучага теләсә нинди җиләк-җимеш һәм тәмләткечләр кушып, үзегез яраткан тәм булдыра аласыз.

Икенче тапкыр ферментлаштыру уздырганнан соң, комбуча файдалы һәм тәмле лимонадка әверелә. Аны бер тапкыр татып караганнан соң, кулыгыз 3 литрлы банкага үзеннән-үзе үреләчәк, һәм сез элекеге традицияне инде яңа белемнәр белән дәвам итәчәксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар