Логотип
Дөрес туклану

​Смузи

Нәрсә ул смузи? 

Нәрсә ул смузи? 

 

Смузи – блендерда издерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, үләннәргә су, сөт, йогырт яки солы лавачы кушып ясалган куе эчемлек. 

 

Аның файдасы нидә? 

 Яшелчә, җиләк-җимешләрдәге барлык витаминнар да сакланганлыктан, ул организмга көч бирә, тукландыра. Көненә берничә порция смузи эчү көнлек яшелчә һәм җиләк-җимеш нормасына тиң. 

Смузи ябыгырга да ярдәм итә. Кичке ашыгызны үләннәрдән торган яшел эчемлеккә алыштырып карагыз әле, нәтиҗәсе озак көттермәс. Өстәвенә, витаминнар һәм үсемлек җепселләре ашкайнатуны көйләргә булыша. Ә менә «Детокс смузи» дигәне организмны чистарту өчен әйбәт. 

 

Смузины кайчан кулланалар? 

Яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрдән генә әзерләнсә дә, смузины бер тәлинкә аш ашап куюга тиңләргә кирәк. Җиләк-җимештән ясалган эчемлекне – иртәнге ашка, яшелчәле-җимешлесен – көндезге аш вакытында, ә яшелчәләрдән әзерләгәнен кичке ашка куллану яхшырак. Җиләк-җимешләрдән әзерләнгән смузины көненә 200 мл, ә яшелчәләрдән ясалганын 400 мл куллансаң, шул җитә. 

 

Смузи формуласы 

Бу төр эчемлек белән яңа мавыга башлаучыларга гади генә бер формула бар:  1 яки 1/2 стакан сыеклык + бер чынаяк үлән + 1 яшелчә яки 1 алма (банан, груша, киви... – ниндине телисез) яисә 1 чынаяк җиләк. Шушы ингредиентларны кушудан файдалы һәм тәмле эчемлек килеп чыга. 

 

Смузи рецептлары 

Ярты стакан солы лавачы һәм ярты стакан йогуртны блендер савытына салып, 15 минут тотабыз. Шуңа кара җиләк (башка төрле җиләк тә ярый), бераз су, 1 чәй кашыгы бал, 1/4 чәй кашыгы имбир кушып, барысын да блендерда туглыйбыз. 

2 киви + ярты яшел алма + ярты банан + 2 аш кашыгы лимон суты + бер уч бөтнек яфрагы + бер чеметем дарчин (корица). 

1 банан + 1 әфлисун + 4-5 бөртек яшел рәйхан яфрагы (базилик) + 1 киви. 

10 шпинат яфрагы + 1 банан +1 авокадо + 1 груша + бер чеметем кунжут орлыгы + бераз су. 

Үсемлек сөте белән ясалган смузилар: 

250 мл бадам (миндаль) сөте (кокос, солы сөте дә була ала) + 1 банан + 1 стакан шпинат. 

Бадам, кокос, солы сөтләрен ничек әзерләү һәм аларның файдасы турында сайтыбыздан укый аласыз. 

 

Детокс-смузи: 

1 уртача зурлыктагы чөгендер + 2 чынаяк руккола үләне + 1 кызыл алма + 4-5 рәйхан яфрагы + 1 банан + су. 

1 брокколи + 1 яшел алма + 1 тәлгәш яшел виноград + 2 уч шпинат + 2 кәбестә яфрагы (теләсә нинди кәбестәнеке дә ярый). 

 

Мөһим кагыйдәләр: 

Смузи өчен тыгыз нигез кирәк. Бу банан, авокадо, груша була ала. 

Организмны чистартырга теләсәгез, эчемлеккә сөт ризыклары кушмаска кирәк. Иң яхшысы: җитен яки чиа (шундый үсемлек) орлыгы, төелгән чикләвек, имбир яки дарчин өстәү. 

Үләннәр күбрәк булган саен, яхшырак. Шпинат, укроп, петрушка, кыяр, сельдерей, рәйхан, бөтнек – витаминнар, минераль матдәләр, клетчатка чыганагы. 

Шикәр комы урынына – бал, тоз урынына диңгез тозы куллану отышлы. 

 

Камилә Димөхәммәтова әзерләде 

фото: http://pixabay.com

Теги: Смузи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар