Логотип
Өй

Заманча «хрущёвка»

1950–1980 елларда төзелгән функционализм  стилендәге  бер типтагы  бу йортлар Россиядәге барлык торак фондының 10 процентын тәшкил итә. Алар Франциядәге күп катлы йортлар проекты буенча салынган. Шундый бер фатирның хуҗасы Искәндәр ХӘКИМОВтан – кызыклы идеяләр.

1950–1980 елларда төзелгән функционализм  стилендәге  бер типтагы  бу йортлар Россиядәге барлык торак фондының 10 процентын тәшкил итә. Алар Франциядәге күпкатлы йортлар проекты буенча салынган. Тиз һәм очсыз торак төзү программасын Никита Хрущев башлап җибәргән. Шуңа аларны халык телендә «хрущёвка» дип атыйлар. Бәдрәф белән ванна берләштерелгән, кухнясы 6 квадрат метрдан артмаган кечкенә мәйданлы фатирга заманча ремонт ясап, яңа сулыш өреп яшәүчеләр дә юк түгел. Шундый бер фатирның хуҗасы Искәндәр ХӘКИМОВтан – кызыклы идеяләр. Программист булып эшләүче Искәндәр ремонтны  үзе ясаган. «Бу фатирга ремонт ясамыйм, яңасына акча җыям, диючеләр бар. Ә без менә күңеле-безгә ошаган фатирда гомер итәбез. Ник иртәгәге көн белән яшәргә, бүген яшисе бар әле», – ди ул.


Коридор 


Ишектән килеп керүгә үк гадәти фатир гына түгеллеге сизелә. Гадәттә, кечкенә коридорлы «хрущёвка»да берничә кеше бергә киенә-чишенә дә алмый. Шунда ук шкаф та, кием элгечләр дә. Ә бу фатирдагы коридорда – бушлык. 
  – Шкафлар стенага кертелеп эшләнгән. Хәтта махсус аяк киемнәренеке дә бар. Моның өчен гипсокартон кулланылган. Почмакта да шкаф. Ул стенадан чыгып тормагач, мәйдан да алмый кебек, ә күпме әйбер сакларлык урын. Өстә тезелеп киткән антресольләр дә тулы бер ансамбль тәшкил итә. 
 –  Стенада эленеп торган көзге дә серле булып чыкты. Кысага утыртылган көзге петля белән стенага ябыштырылган. Ул ишек кебек ачыла. Артына күннән махсус кесәләр тегеп беркеткәннәр. Анда аяк киемнәре өчен төрле кремнар, щеткалар саклана.
  – Сумка, зонтларны элеп куяр өчен стенага элмәкләр ябыштырылган. 
 – Кухняга керә торган коридор томаланган. Анда зал аша керәсе. Шуңа күрә коридор озын һәм сыйдырышлыга әйләнгән.  


Зал


 – Шулай ук стенага кертеп ясалган шкаф. Моның өчен кухняга керә торган томаланган коридор файдаланган. 
  – Стеналар акка буялган. Ак төс мәйданны зурайтып күрсәтә.  
  – «Хатирәләр дивары». Стенага махсус җепләр тарттырып, анда кер каптыргычлары ярдәмендә төрле фотолар эленгән. «Сәяхәт итәргә яратабыз. Бу фотоларга карап үзебез барган илләрне искә алабыз», – ди фатир хуҗасы. Шунда ук балаларның төрле яшьтә төшкән фотоларын да эләргә була. Хатирәләр түшәмдә дә. Анда да җепкә фотолар тезелгән. 
 – Ак залга шарм өстәп, уртада фуксия төсендәге зур диван тора. Янында кечкенә өстәл. Бу – хуҗаларның ял зонасы. 
 – Зал белән кухня арасында – шудырмалы ишек. Ябык вакытта суыткыч белән стена арасында ул. Берничек тә комачауламый. 
 – Гомумән, фатирда ишекләр шудырмалы йә җыелмалы. Мәйданны «саклап калу» өчен тагын бер лайфхак бу. 


Кухня 


  – Почмакта ясалган шкаф күп урын алмый. Әмма күпме әйбер куярга урын бар! Шкаф астына телевизор беркетелгән. 
  – Тәрәзә төбе өстәл булып дәвам итә. Бу – эш зонасы арту дигән сүз. 
 – Бер ягы озынча түгәрәк (урын тар җирдә, почмакларга бәрелмәс өчен!), икенче ягы стенага беркетелгән өстәл махсус кыек итеп ясалган. Өстәл белән кухня шкафлары арасын киңәйтү өчен бу. Болай итеп эшләү газ мичейә табак-савыт юу машинасының ишеген ачарга мөмкинлек бирә. 
 – Һәр «хрущёвка» кухнясының тәрәзә астында «салкын шкаф» бар. «Безнеке, башка фатирларныкы белән чагыштырганда, ике тапкыр зуррак. Стенаны җылыту өчен тыгып калдырган бөтен чүп-чарны алдым да, заманча материаллар белән җылыттым, ЛДСП белән эчләдем», – ди алтын куллы хуҗа. 
– Кухняның күп өлешен биләп торган суыткычны күрмәдегезме? Ул кухняга керә торган коридорга куелган, шунлыктан стена белән бер яссылыкта тора.


Балалар бүлмәсе


  – Зал аша керә торган бүлмә икегә бүленгән: балалар бүлмәсе һәм хуҗаның кабинеты. 
  – Кечкенә фатирда һәр метр кадерле. Спорт белән шөгыльләнергә яраткан малайларының скейтбордларын, чаңгыларын саклау урыны – түшәм! Әйе, әйе, түшәмгә баулар тарттырылып, шунда спорт җиһазлары урнаштырылган. 
 – Бүлмәдә дә тәрәзә төбе өстәл булып дәвам итә. Бу – кабат эш зонасы арта дигән сүз.


Юыну бүлмәсе


  – Юыну бүлмәсен көзгеләр ярдәмендә зурайтырга мөмкин. Ванна янында эленгән зур көзге дә мәйдан өсти. 
 – Ваннаның астын капламау – юыну бүлмәсен зуррак күрсәтә.
  – Кер юу машинасы да стенага кертелеп ясалгач (монда да кабат кухняга бара торган томаланган коридор ярдәмгә килгән), бүлмәдә урын арткан. Дөрес, каршы якка канализация һәм суүткәргеч сузарга туры килгән. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар