Логотип
Өй

Җәйге киемнәрне дөрес саклыйбыз

Елга ике тапкыр бик мөһим эшебез бар безнең. Яз җитсә – кышкы киемнәрне, көзен исә җәйге киемнәрне саклауга кую. Быел яратып кигән матур күлмәкләрегез киләсе елге да сөендерсен өчен, киемнәр саклауның берничә гади генә кагыйдәсен үтәү мөһим.

Елга ике тапкыр бик мөһим эшебез бар безнең. Яз җитсә – кышкы киемнәрне, көзен исә җәйге киемнәрне саклауга кую. Быел яратып кигән матур күлмәкләрегез киләсе елге да сөендерсен өчен, киемнәр саклауның берничә гади генә кагыйдәсен үтәү мөһим.

Беренче һәм төп кагыйдә – кыш көне киелми торган киемнәрне көздән үк яхшылап юып калдыру. Хәтта бер генә тапкыр киелгәннәрен дә юмыйча шкафка тыгарга ярамый. Быел беленмәгән кечкенә генә тап киләсе язга инде тукымага сеңеп, сез аннан гомердә дә котыла алмаячаксыз.

Икенче кагыйдә – юылган киемнәрне яхшылап киптерү. Урамда, җиләс җилдә киптерсәң, бигрәк тә яхшы. Аз гына дымлы булса да, язга кадәр киемгә бурсыган ис сеңәчәк.

Өченче кагыйдә – өзелгән сәдәфләрне, сүтелгән җөйләрне көздән үк тегеп калдыру. Беренчедән, язга кадәр ул сәдәф югалырга мөмкин. Икенчедән, яз көне тиз генә алып киим дигәндә, киемне тәртипкә китерер вакытыгыз булмавы да ихтимал.

Дүртенче кагыйдә – трикотаж һәм стрейч тукымадан тегелгән киемнәрне, шулай ук шифон яки челтәр күлмәкләрне төрелгән килеш кенә саклау. Элгечкә элсәң, трикотаж сузыла. Башка киемнең каптырмасына эләгеп, нәфис тукымадан тегелгәненең җепләре чыга.

Шакмаклап төргәнгә караганда, киемнәрне бөтереп – рулет сыман төреп саклау отышлырак. Болай урынны да күп алмый, бөгәрләнүе дә азрак. Кирәк  булганда эзләп табуы да җайлырак.   

Көя күбәләге кортының йонны гына түгел, ефәкне яратканын да онытмагыз. Чын ефәктән булган киемнәрне кышка алып куйганда шулай ук көядән саклый торган препаратлар кулланырга кирәк.

Сатуда вакуумлы пакетлар бар. Кием-салымны тутырып, махсус нипель аша һавасын чыгаргач, капчыкның күләме бик нык кими. Андый капларның эченә тузан да, көя күбәләге дә, яман ис тә үтеп керә алмый. Юка булганга, берсе өстенә икенчесен куеп, өске киштәдә саклавы уңай.

Киемне бурсыган исләрдән саклау өчен, араларына киптерелгән лаванда яки тимьян салынган кечкенә генә янчыклар кыстырып калдырыгыз. Лаванда исе көядән дә саклый.

Аяк киеме һәм сумкаларның рәвешләре бозылмасын өчен, эченә йомарланган кәгазь тутыралар. Сумка эченә рулонлап төрелгән җәйге яулык, шарфларны  да салырга була. Сумкаларны элеп түгел, тартмада сакласаң яхшырак. Җиңелрәкләрен элеп куеп та сакларга була.

Җәйге эшләпәләрне саклау – шулай ук актуаль тема. Эшләпә бөгәрләнмәсен өчен, аларны берсе эченә берсен кидереп, торттан бушаган зур тартмада сакларга мөмкин. Киләсе сезонда тартмасыннан чыгаргач, бөгәрләнгән кырларын үтүкләп җибәрергә була.

Рамкага:
Шарф, каеш ише җиңел әйберләрне саклар өчен уңайлы элгечне үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен гап-гади кием элгече һәм ванна пәрдәсен элә торган пластмасса боҗралар гына кирәк. Элгечнең аратасына тагылган боҗраларны ябабыз да менә дигән лайфхак була.

Кием элгеченең аратасына уртача калынлыктагы һәм 40–50 сантиметр озынлыктагы берничә сүс бау бәйләп куйсаң, эшләпәләрне саклар өчен менә дигән җайланма килеп чыга. Гап-гади кер кыстыргычы белән баш киемнәрен бауга каптырып кына куясың.

Махсус элмәге булмаган итәкләрне, чалбарларны кер кыстыргычы белән элгечкә каптырып кую бик уңай.

Җәйге аяк киемнәрен саклар өчен, уңайлы органайзерны аз гына энә тота белгән  кеше үзе дә тегә ала. Моның өчен киңлеге – 30 см, озынлыгы 60 см булган ике кисәк тыгыз тукыма кирәк. Тукыма кисәкләрен бер-берсенә уң ягы белән салып, өстән һәм астан тегеп тоташтырабыз. Ачык калган ике кырые сыпылмасын өчен, бөкләп, тегеп чыгарга була. Өске яктан 15–20 см чамасы төшеп (туфлиның биеклегеннән тора), аркылыга җөй салабыз. Анысыннан 20 см төшеп, тагын бер җөй салына – өч бүлемнән торган «капчык» барлыкка килде. Өске ягына ике элмәк ясап, кием элгеченә беркетәбез. Һәр бүлемгә берәр пар аяк киеме сыя.   


 

Теги: Җәйге киемнәрне саклау кием саклау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар