Логотип
Өй

Яңа елны көткәндә...

Тыныч, тәвәккәл металл Үгезне 2022 елда кыю Юлбарыс алыштыра. Аның стихиясе – су. Бу ел хыял булып кына йөргән теләкләрегезне тормышка ашырыр өчен яхшы вакыт. Юлбарыс елы – кыю үзгәрешләр елы. Эш һәм яшәү урынын алыштыру өчен дә кулай. Киләсе елда яңалыкка омтылуга, яңа белем үзләштерүгә дә юллар ачык булачак. Үзегезне куркыныч астына куймасагыз, сәламәтлек белән авырлыклар туарга тиеш түгел.


Тыныч, тәвәккәл металл Үгезне 2022 елда кыю Юлбарыс алыштыра. Аның стихиясе – су. Бу ел хыял булып кына йөргән теләкләрегезне тормышка ашырыр өчен яхшы вакыт. Юлбарыс елы – кыю үзгәрешләр елы. Эш һәм яшәү урынын алыштыру өчен дә кулай. Киләсе елда яңалыкка омтылуга, яңа белем үзләштерүгә дә юллар ачык булачак. Үзегезне куркыныч астына куймасагыз, сәламәтлек белән авырлыклар туарга тиеш түгел. Юлбарыс – үзсүзле җәнлек, үзе усал түгел. Ул һәрвакыт актив, кызыксынучан, табыш эзләгәндә курку белми, яңалыклар ярата. Юлбарыс билгесе астындагы 2022 ел энергияле, якты һәм көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак. Яңа ел алдыннан өегездә булган талисманнарны, үтеп баручы ел символларын ераккарак алып кую хәерле, Юлбарыс көндәшләр яратмый.
2022 елны өйдә яисә кунакта каршыларга була, әмма зур компанияләр белән җыелырга кирәкми. Юлбарыс, холкы буенча, тавыш яратмый, аңа уңайлы, тыныч мохит кирәк, шуңа күрә Яңа елга әкренләп хәзер үк әзерләнә башласагыз да була. Бәйрәм табынына туганнарны, якын дусларны гына җыю да Юлбарыс күңеленә хуш килер.
Яңа елны көлеп-шаярып, җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап шат күңел белән каршы алыгыз. Кыю Юлбарыс актив кешеләрне үз итә!

Бәйрәм табыны
Эскәтер һәм салфеткаларны яраштырып, ак һәм алтын төсләрдәгесен сайлагыз. Яңа ел төсләре буларак кабул ителгән яшел һәм кызыл төсләр быел артык булыр. Шулай ук табынга шәмнәр кую үзенә күрә бер ямь өстәр. Өстәлегезне тагын да матурлатасыгыз килсә, моның өчен кипкән җиләкләр, сәйләннәр яки чыршы уенчыкларын кулланып була.
Өстәлне ничек кенә бизәсәк тә, монда иң мөһиме – бәйрәм сые. Ул тәмле генә түгел, ә күзләрне дә җәлеп итәрлек булсын. Быел бәйрәм табынында итле ризыклар бигрәк тә хуплана – ел хуҗасы ерткыч җәнлек бит. Өстәлдә ит күбрәк булган саен, яхшырак. Кем кайсы итне хуш күрә, шунысын куя. Җиләк-җимешләрдән хөрмә, әфлисун, мандариннар булсын.
Иттән кала, табында яшелчәләр дә булу зарур: помидор, татлы борыч. Кабымлык өчен төрле рулетларны чиратлаштырып тезеп куярга мөмкин, үзенә күрә юлбарыс бизәген дә кабатлый бит.
Эчемлекләр гәрәбә төсендә булса бигрәк тә. Җиләк-җимеш морслары, компот, шампан шәрабы. Берничә ризыкны юлбарыс тиреседәй итеп итеп ясап карагыз.

Яңа ел бүләге
Якынлашып килүче елда бүләкләр файдалы да, шул ук вакытта матурлык, күңел өчен генә дә булырга мөмкин. Хатын-кызларга парфюм, картина, чигү, бәйләү кебек төрле кул эшләре өчен кирәк-яраклар бүләк итеп була. Ир кешеләрне яраткан шөгыльләренә, эшләренә туры килә торган әйберләр белән шатландырырга мөмкин. Мәсәлән, ау яисә балык тоту өчен кирәкле нәрсәләр.
Юлбарыс – укыган кешеләрне хөрмәт итә. Димәк, китап – кем өчен дә яхшы бүләк. Актив тормышны үз итүче Юлбарыс елында төрле квестларга билетлар, матурлык салоннарына сертификат та кулай.

Яңа ел төне сынамышлары
1. Өегездә бер генә булса да юлбарыс сыны торсын.
2. Акча янчыгыгызда өр-яңа акча булса, тагын да яхшырак. Ләкин ул ертык, бөгәрләнеп беткән булмасын.
3. Юлбарыс, гадәттә, төннәрен бик актив була, шуңа күрә Яңа ел каршылаганда йоклап китмәгез.
4. Быел ясалма чыршыдан баш тартып торыгыз. Өегезгә бер генә ботак булса да, чын чыршы алып кайтып куегыз.

Өйне бизәү
Яңа елны каршы алырга әзерләнгәндә өйне әйбәтләп җыештырыгыз, артык, кирәкмәгән әйберләрегезне чыгарып ташлагыз, ләкин җиһазларны урыннарыннан күчермәгез. Йорт бизәүне фасадыннан ук башларга була. Ишегалдында кар сыннары ясап, гирлянда элү – әкиятне хәтерләтер. Яңа елның аерылгысыз атрибутлары – җем-җем итеп янып торучы төрле төстәге утлар, шарлар, ел хуҗасы сыннары, һичшиксез, булырга тиеш. Өй бизәү өчен табигый материаллар бик уңышлы булачак: эрбет агачы күркәсе, киптерелгән әфлисун телемнәре өйдәге бәйрәм рухын тагын да көчәйтеп җибәрәчәк.
Ел хуҗасы өйдә җылы, рәхәт булганны ярата, шуңа күрә диван һәм кәнәфигә йөнтәс плед ябып, йомшак мендәрләр куегез. Әмма артык ялтыравык әйберләр белән мавыгып китмәгез.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар