Логотип
Өй

Туннар суыткычта саклана

Әйе, коры һәм эссе һавада мехның сыйфаты югала. Мөмкинлеге булган кешегә туннарын җәйге якта саклау өчен махсус суыткычларга тапшырса яхшырак. Мондый хезмәтне зур шәһәрләрдәге химчисткалар тәкъдим итә.

Әйе, коры һәм эссе һавада мехның сыйфаты югала. Мөмкинлеге булган кешегә туннарын җәйге якта саклау өчен махсус суыткычларга тапшырса яхшырак. Мондый хезмәтне зур шәһәрләрдәге химчисткалар тәкъдим итә.

Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, җәй көне затлы туннар өчен уңай шартларны үзебезгә тудырырга кала. Караңгы, әмма җиләс һәм иркен урын булырга тиеш ул. Кысан шкафка дыңгычлап тутырасыз икән, туныгыз күп дигәндә ике-өч ел гына куандырыр.

Шкафка тыгар алдыннан тунны җиләс һавада бик яхшылап җилләтергә кирәк. Әмма кояш нуры төшкән урында түгел, мех кояшны яратмый. Кояш нурлары аркасында тунның төсе тоныклана, мехы начарлана.

Мех киемнәрне полиэтилен капчыкта сакларга ярамый. Чехол һава йөри торган тукымадан булырга тиеш.

Җәй көне туннарга тагын бер куркыныч яный әле – көя күбәләге. Көядән саклый торган төймәләрне тунның кесәләренә, җиң кайтармасына, капюшонына да салып куегыз.

Көя күбәләге әрем, сабын, әфлисун исләрен яратмый. Аларны кечкенә янчыкларга салып, шкаф эченә элеп куярга мөмкин.

Туныгызны элә торган иңсәнең размерына игътибар итегез. Ул җиң утырткан җөйне үтеп китмәслек булсын. Артык кечкенә иңсә дә ярамый, югыйсә тунның рәвеше бозылачак.

Мехны чистартабыз

Әлбәттә, кышкы киемнәрне химчисткада чистартып алсаң яхшы. Инде андый мөмкинлек булмаса, үзегез чистарта аласыз.

Моның өчен коры крахмал яки тальк кирәк. Кемдер коры манный ярмасы белән дә чистарта. Тунны идәнгә җәеп салыгыз да, мул итеп крахмал сибегез. Крахмалны щетка ярдәмендә җиңелчә генә мехка ышкыгыз. Аннары урамга алып чыгып, бик яхшылап селкегез.

Мехның төсе тоныкланса, бергә-бер нисбәтендә чиста су кушылган лимон суты да ярдәм итә ала. Йомшак губканы шушы суда чылатып, мехны акрын гына ышкып чистарталар.

Ак төсле тун саргаеп китсә, өч процентлы водород перекисен су белән сыеклап, мехка сиптерәләр. Кипкәч, сирәк тешле тарак белән тарыйлар.

Ак тунны аз гына синька салынган су белән дә агартырга була. Лычма юешләтеп түгел, әлбәттә.


Кайры тунны чистарту

Мех кебек, аны да коры манный ярмасы белән чистартырга мөмкин. Манный урынына крахмал да ярый.

Кайры тунның ялтырый башлаган урыннарын кипкән икмәк кисәге белән ышкып карагыз. Тундагы икмәк валчыкларын соңыннан йомшак щетка белән сыпырып төшерегез.

Каешланган урыннарны элеккеге хәленә кайтарырга теш порошогы да булыша. Порошокны резин щетка ярдәмендә кесә кырыйларына, җиң читләренә, якага ышкыйлар. Аннары йомшак щетка белән сыпырып, порошогын коялар.

Теги: Туннар саклыйбыз Кышкы кием

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар